Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәштә машинаны ничек бүлешергә? Экспертлар тәкъдим иткән 4 вариант

Чабаксарда узган федераль сабан туенда көрәштә төп приз - автомобильне жирәбә белән уйнатуга, бу лотереяга Татарстан спортчыларын кертмәүгә бәйле гауга тәмам куерды. Социаль челтәрләрдә фикер алышучылар арасында хәзерге көрәш ярышлары системасын үзгәртергә кирәк диючеләр бар. Ярыш нинди системага корылырга тиеш - "Татар-информ" журналисты фикерләрне белеште.

news_top_970_100
Көрәштә машинаны ничек бүлешергә? Экспертлар тәкъдим иткән 4 вариант

Искәртеп үтик, Чабаксар сабан туенда абсолют батыр булып Марий Элдан Муса Галләмов калды. Әмма төп приз - автомобиль Чувашстаннан Ринас Сатдаровка жирәбә уйнатып бирелде. Ә абсолют батыр калган Мусага нибары тәкә эләкте. Кагыйдәләрнең үзгәртелүе, үз авырлык категориясендә нибары икенче урынны яулаган Ринасның төп бүләкне алып китүе көрәшчеләр һәм көрәш белән кызыксынучылар арасында ризасызлык тудырды. Төп призга Татарстан көрәшчеләренең дәгъва итә алмавы бу ризасызлыкны тагын да көчәйтте.

Социаль челтәрләрдә ярышның нигезләмәгә туры килмәвен утка тоттылар. Машинаның шобага салыначагы нигезләмәдә билгеләнмәгән булган. Анда акка кара белән "Төп бүләк абсолют батырга эләгә" дип язылган.

Оештыручыларның машинаны шобага салуларының мантыйгын аңларга була: бик көчле көрәшчеләр ярышларда ел саен машина "чүпли", ә башкалар коры кала бирә. Шул ук вакытта гореф-гадәтләргә нигезләнгән кагыйдәләрдән тайпылмаска кирәк, элек-электән абсолют батыр берәү булган, 70 килолы көрәшчеләр дә 90 килолыларга каршы көрәшкән, җиңүчеләр дә булган диючеләрнең дә фикере мантыйкка нигезләнә. 

Бу каршылыклы ситуацияне хәл итү өчен, көрәш ярышларын башка төрле - гадел системага салырга кирәк, ди экспертлар.  Алар бу системаның вариантларын тәкъдим итте.

Беренче вариант: профессиональ көрәшчеләрне аерым көрәштерү

Бу тәкъдимне журналист, режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов җиткерде.

– Бәлки, безгә көрәшнең профессиональ төрен булдырырга кирәктер? Бокста бар бит, мәсәлән, һәвәскәрләр аерым, профессионаллар аерым. Әлбәттә инде, аның үзенең кануннары. Мәсәлән, әгәр дә чыннан да профессиональ көрәш дибез икән, көрәшчеләргә профессиональ статус биреп, алардан милли каһарманнар ясап, сумо кебек көрәш шоуы үткәрергә була. Көрәштә дә шушы алымны кертсәк, зур призлар мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Проблема чыннан да бар бит. Төрле-төрле авыллардан гастролер шикелле көчле көрәшчеләр киләләр дә, авыл-районның призларын алып китәләр. Ә гадирәк көрәшчеләр бүләксез кала. Бәлки, ниндидер үпкәләү хисе дә каладыр, үзебезнең егетләргә калмады дигән сүзләрне ишетергә туры килә. 

Профессиональ көрәшчеләргә аерым турнир, ә гадирәк көрәшчеләр өчен ниндидер бер аерым этабын уздырырга була. Бу профессиональ көрәшкә заявка кебек тә булыр иде.

Мин федераль сабан туенда көрәш ярышларын оештыручыларны күпмедер дәрәҗәдә аңлыйм. Безнең республикада көрәшкә игътибар зур булгач, көрәшчеләребез көчле. Аларның җиңү ихтималы бик югары. Логика буенча караганда, профессиональ спортчыга каршы гади кеше чыкканда, аның җиңү ихтималы түбән. Әлбәттә, ниндидер регион ярыш оештыра икән, аның үз кагыйдәләре булырга мөмкиндер. Система дигәндә исә ниндидер кагыйдәләр булырга тиеш. Быел болай, икенче елга тегеләй булырга тиеш түгел. Быел оештыру принциплары татар җәмәгатьчелегенә ошамаган икән, безгә моннан нәтиҗәләр чыгарырга кирәк.

Икенче вариант: ярышта "абсолют батыр" титулына көрәш оештырмау

Татарстан Республикасы көрәш федерациясе вице-президенты Равил Хәйруллин бу ситуациягә карата катгый ризасызлыгын белдерде. 

– Машина Татарстан Президентыннан килгән икән, шул төбәк көрәшчеләре арасында гына үткәрергә кирәк алайса. Үзләрендә кем көчле – шуңа булсын. Болгатып, алдашып ятмасыннар өчен, әйтсеннәр иде – Чувашиядә булгач, монда кала машина, машина шулар арасында гына уйнатыла дип әйтергә була. Нәкъ менә Татарстан командасы кертелми дип язу ник кирәк? Күпсенәсе булгач, ник кирәк ул тавыш чыгару? Башта әйтмичә, аннары уйнату...

Мин үз гомеремдә мондый әйберне беренче тапкыр күрдем. 50 яшендә Иван Поддубный Америкага бара, ирекле көрәш буенча абсолют батыр кала. Америкалылар, бу рус аюы безнең егетләрне җиңеп бетерәчәк дип, кертмәсәләр дә була иде бит. Алар шул елларда ук керткәннәр аны. Менә бу ситуацияне ничек аңларга була икән соң? Гаҗәп бит бу! Болар көчле дип ничек кертмәскә була икән? Ул спорт төре икән, нигә кайсыдыр төбәктән керә, ә каяндыр керми? Каян килеп чыккан ул? Әйтергә сүз калмады бит инде. Киләчәктә дә Татарстаннан килгән спортчыларны көрәштермәсәк, бу көрәш үсәрме икән соң? Алар да тагын да яхшырак шөгыльләнсеннәр дә, отсыннар.

Тагын бер нәрсә бар: без республикада төбәкләр арасында яшьләр, олылар өчен 10-11 ярыш үткәрәбез. Берзаман бу егетләр тиз-тиз үсәләр дә, ярышларда ота башлыйлар. Гаҗәп бит инде. Алар, димәк, шулай әзерлекле килгән. Беркем дә башкорт дусларыбыз килеп җиңсә дә каршы түгел. Ачык ярышлар бит ул. Ә ничек алдан шулай Татарстан спортчылары кертелми дип әйтергә була? Бу регионның көрәшчеләре кертелми дигән нәрсә беркая да юк. Әгәр дә чеченнар көрәшендә чеченнар кертелми дип язсаң, монда сугыш башлана бит хәзер. Без инде түзәргә, дәшмәскә өйрәнгән халык.

Кечкенә үлчәүдәге көрәшченең баш батыр булып калу көнен күрәсе юк диючеләр күп булса, абсолют батырга көрәшне оештырмаска мөмкин. Призларны үз авырлык үлчәүләрендә беренче калганнарга бүләргә кирәк. Иң әйбәте шулай. Кайсыбер районнарда шулай ул. Машина бирмиләр, бүләкләтә әзерлиләр. Хәер, тавыш чыга торган булгач, хәзер инде күп районнар машина бирми. Андыйлар 7-8 генә калды.

Өченче вариант: машина алган көрәшчене алдагы 5 елда ярышларга кертмәү

“Идел” журналының баш мөхәррире, көрәш ярышларын яктыртып баручы журналист Радик Сабиров театраль сабантуй системасын нигез итеп алырга тәкъдим итә.



– Гел Татарстан көрәшчеләре генә җиңә дип зарланалар. Аны, мәсәлән, театрлар Сабан туендагы кебек эшләргә мөмкин. Абсолют батыр булып машина алган кеше киләсе ярышларга 5 ел кертелми. Бер караганда, көрәшчеләр өчен срок та кебек, ләкин алай күп тә түгел. Артистлар арасында да 5 еллык паузадан соң берничә тапкыр отучылар булды.

Татарстан көрәшчеләрен кертмичә генә, Россиядә көрәшне үстерәбез дип уйланабыз икән, нигә реаль эшләр эшләмәскә? Регоиннарда да көчле көрәшчеләр бар. Төмәннән Егор Егоян бар,  ул безнең Татарстан егетләрен дә алып сала. 

Министр урынбасары татар көрәшендә бүләк бүлешү, хәтта ки Сабан туйларны алдан билгеләп куючылар барлыгын инкарь итми. Бүләкне бүлешмәсеннәр, гадел көрәш булсын өчен тырышабыз. Ләкин бүген профессионал көрәшчеләр күбәйде. Алар көрәш белән ел буе шөгыльләнә. Бер-берсеннән азга гына калышалар, көндәшләрен яхшы беләләр. Ә нигә 30 градуслы челләдә көрәшеп азапланырга? Нигә ватылырга? Күпмедер өлешен бир дә, мин сиңа оттырам, яки киресенчә. Аннары тегенең авылына бара. Бер-берсенә бәйлелек башлана. Ул бәйлелекне өзүе бик авыр. Бурычлар кала, берәүгә исем кирәк, икенчесе машина өмет итә. Ә журналистның да, министр урынбасарының да, тамашачының да егетләрнең сөлге белән бер-берсен өзәрлек итеп көрәшүен, яңа батырлар чыгуын күрәсе килә. Гадел, матур көрәш булганда тамашачы аны ахыргача карый. Көрәштән дә читләшми.

Дүртенче вариант: бүләккә машина түгел, акча бирү

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин үз тәкъдимен җиткерде:  "Акчалата түләргә дә, шуның белән бетте!"

– Көрәшченең хезмәте өчен бөтен дөньяда түләнә, шуның белән эш бетә. Мин Нурлатта эшләгән вакытта, машина түгел, доллар белән бүләкли идек. Һәр авырлык категориясендә доллар белән бирә идек. Абсолют батырга 1,5 мең доллар иде. Әнә бит футболистларга ничек түлиләр! Татарстанныкы гел абсолют батыр булса, нәрсә булган? Ә нигә башка спорт төрендә алай дип әйтмиләр соң, бер үк футболистлар гел чемпион калырга мөмкин бит. Дөрес әйбер түгел бу. Кая карый соң көрәш федерациясе? Федераль Сабан туе булгач, Татарстан да шул Россия төбәге, ләбаса. Читтән килгән кеше батыр кала дип, шулай эшләргә ярамый.

Көрәш буенча җыелып сөйләшергә дә, бертөрле итеп ясарга кирәк кагыйдәләрне. Ул бит ике төрле. Татарстаннан читтә аяк чалып көрәшәләр, ул чын татар көрәше дип аталмый.

Заманында көрәш ярышында машина бирүне мин керткән идем. Ул вакытта федерация рәисе идем. Сабан туйларында машина бирелә башлады. Арчада иң беренче “Волга” машинасы куйдырдым. Ул вакытта “Волга” “Мерседес”ка тиң иде. Ә хәзер акчалата кирәк, чөнки машинаны алгач, аны сата алмыйча тилмерәләр. Саткач, салымын түләргә кирәк. Машина өчен генә көрәшәләр дип әйтәсе юк, бу бик зур хезмәт, спорт. Башка төбәкләр дә шөгыльләнсен.

Халыкта имеш-мимешләр булдырмыйча, көрәшчеләрдә кызыксындыру да уята торган итеп түләү мәсьәләсен киләчәктә карарга кирәк. Мин үзем киңәшемне бирергә ике куллап риза.

Без татар көрәшен югалтырга тиеш түгел. Элек сөлге белән көрәш булмаган. Билбау булган ир-атларның билендә, шуңа ябышып көрәшкәннәр. Иван Поддубный – батырларның батыры да, 1901-1909 елларда билгә чорнап куйган бауга ябышып көрәшкән. Сөлге ул бездән кергән әйбер. Сөлге белән качып була. Шуңа күрә мин өч минут бәйләмичә көрәштереп, аннары бәйләтә идем. Бу бит сугышчылар әзерли торган спортның бер төре булган. Аркасына салырга, аннары дошманны пычак белән кадарга дигән әйбер. 

Жирәбәгә салуны гадел дип санамыйм. Татарда бит батыр кеше дәү кеше булган. 60 кг лы кеше нинди көрәшче ди ул жирәбә салып машина алырга? Татарның гомер-гомергә батыры дәү кеше булган. Көчле кеше батыр калырга тиеш. Жирәбәне көрәшмичә генә дә салып була, аңа калса.


***

2018 елгы федераль Сабан туенда алты авырлык категориясендә Татарстаннан дүрт көрәшче чемпион булды

60 кг нан башлап:

  • 1 урын - Марат Купкенов (Чувашстан)

  • 2 урын - Илмир Камалиев (Татарстан)

  • 3 урын - Миннерахман Вакказов (Татарстан)

70 кг нан башлап: 

  • 1 урын - Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан)

  • 2 урын - Рәмзис Заһидуллин (Татарстан)

  • 3 урын - Радик Васимов (Чувашстан)

80 кг нан башлап:

  • 1 урын - Ренас Кәлимуллин (Татарстан)

  • 2 урын - Ринат Сатдаров (Чувашстан)

  • 3 урын - Игорь Волобуев (Төмән)

90 кг нан башлап:

  • 1 урын - Илмир Төхвәтуллин (Татарстан)

  • 2 урын - Никита Вышинский (Ярославль)

  • 3 урын - Раил Сәлахетдинов (Киров)

100 кг нан башлап:

  • 1 урын - Булат Мусин (Татарстан)

  • 2 урын - Ринат Сәлахетдинов (Киров)

  • 3 урын - Дамир Әдиятуллин (Татарстан)

120 кг нан башлап: 

  • 1 урын - Муса Галләмов (Мари Эл)

  • 2 урын - Руслан Маматов (Пермь)

  • 3 урын - Раил Нургалиев (Татарстан).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100