Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кешеләрнең Мордовиядәге вазгыять турында белүләрен телим»

Катнаш көрәш буенча спорт остасы Ринат Фәхретдинов чыгышы белән Мордовия республикасының Азюрка дигән татар авылыннан. Ул инстаграм сәхифәсендә үзләрендәге коронавирус белән бәйле вазгыять буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

news_top_970_100
Көрәшче Ринат Фәхретдинов: «Кешеләрнең Мордовиядәге вазгыять турында белүләрен телим»
Рамил Гали

«Кызганыч, авыру безнең республикага кадәр килеп җитте, тик Мордовиянең авыру белән көрәшергә көче җитми. Кешеләр хастаханәгә килә тора. Анда парацетамолдан кала башка дару бирмиләр бугай. Безнең авылдан шәһәргә кадәр 20-25 минутлык юл. Ашыгыч ярдәм машинасы биш-алты сәгать килә. Ул вакыт дәвамында нинди хәл килеп чыкмас?!

Үпкәсе 20-30 процентка зарарланган авыруларны да хастаханәдән өйләрендә дәваланырга кайтарып җибәрәләр. Хастаханәләр тулы. Анда танышлар аша гына эләгеп була. Бу авыру белән хастаханәгә эләгү өчен танышлар яки акча булырга тиеш. Кызганыч, бөтен кешедә акча да, танышлар да юк.

Шуңа күрә дусларыма мөрәҗәгать итәм. Кешеләрнең бездәге вазгыять турында белүләрен телим. Мәсәлән, Дагыстанда, әлхәмдүлилләһ, проблема хәл ителә, чөнки анда хөрмәткә лаеклы кешеләр табылган.

Үземнән шуны өстәп әйтәсем килә: өйдә калыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Авыру да, дәва да Аллаһтан бирелә, шуның өчен дога кылыйк», — ди ул видеомөрәҗәгатендә.

  • Бүгенге көндә Мордовия республикасында коронавирус белән авыручылар саны 2818 кеше исәпләнә. Барысы коронавирустан 1755 кеше терелгән һәм 22 кеше вафат булган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100