Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Раил Нургалиев «Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрдановны көрәшергә өйрәтә

Танылган көрәшче Раил Нургалиев «Манзара» спорт-музыкаль премиясе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов белән көрәшә.

news_top_970_100
Көрәшче Раил Нургалиев «Манзара» җитәкчесе Айдар Шәймәрдановны көрәшергә өйрәтә
https://www.instagram.com/shatun_official/

16 гыйнвар көнне Казанның цирк бинасында «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Быелгы тамашада премия җитәкчесе Айдар Шәймәрданов та мәйданга чыга. Аның көндәше — Арча районында көрәш буенча тренер, танылган көрәшче Илшат Идиатов. Алар бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте һәм йөзгә-йөз басты.

Айдар Шәймәрданов та, Илшат Идиатов та алышка ныклап әзерләнүләрен яшермәде. Айдар үзенең инстаграм сәхифәсенә танылган тренер Вакыйф Дәүләтшин кул астында шөгыльләнүен һәм Рамил Айзатуллов, Раил Нургалиев кебек көрәшчеләр белән әзерлек үткәрүен хәбәр итеп, берничә видео урнаштырган.

«Манзара» га әзерләнәм. Көнгә ике тапкыр тренировка. Илшат Идиатов бик җитди көндәш. Аңа каршы тору өчен көчлеләр белән генә көрәшергә кирәк», — дип язган Айдар Рамил Айзатуллов белән булган алыштан видео астына.

«Тренерым Вакыйф Дәүләтшин алдагы көрәштә миңа уңышлар теләде. Әзерлек белән Раил Нургалиев та булыша», — дип Айдар Раил белән көрәшкән видеоны урнаштырган.

Күп кеше Айдарга уңышлар һәм җиңү теләгән. «Айдар дустым, уңышлар!» дигән бер инстадаш дусты. Бер язылучының: «Айдар син Илшатны куркытып бетермисеңме? Алыр да көрәшмим дияр!» — дигән соравына Айдар үзе: «Курка торган малай түгел ул», — дип җавап биргән.  

Айдар Шәймәрданов белән Илшат Идиатов көрәше иганәчеләр теләге буенча оештырыла. Әлегә приз фонды илле мең сум тәшкил итә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100