Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Радик Сәлаховны бер елга ярышлардан төшереп калдырдылар

Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышында көрәш буенча Татарстан чемпионатында кулын терсәктән бөгеп, әдәпсез ишарә күрсәткән Радик Сәлаховны бер елга ярышлардан читләштерергә дигән карар кабул ителгән.

news_top_970_100
Көрәшче Радик Сәлаховны бер елга ярышлардан төшереп калдырдылар
Салават Камалетдинов

Президиум утырышында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов катнашкан.

«Шәһри Казан» газетасы язып чыкканча, утырышта ике төрле вариант тәкъдим ителгән. Берсе — көрәшчене бер елга, икенчесе — ярты елга республикакүләм ярышлардан читләштерү. Тавыш бирү нәтиҗәсендә, 12 кеше Радикны бер елга төшереп калдыру яклы булып чыккан. Алты кеше ярты ел җитә дип, икенче вариантны сайлаган.

Татарстан чемпионатында килеп чыккан бу ызгыш турында язган идек. Әлмәт командасы көрәшчесе Радик Сәлахов Казанның Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин белән күрешә. Радик Ленизны аркасына яткызып, өченче кисәтү алдырып җиңеп чыга. Һәм китә тавыш. Чөнки халыкка Радикның бернинди алым да эшләмичә җиңеп чыгуы ошамый.

Хөкемдарлар тота да, калган вакытны көрәштереп бетерергә уйлый. Сәлахов, билгеле, кыза. Кире көрәшә башлагач та Радик Ленизга кабат кисәтү алдыра да җиңә. Һәм халыкка таба борылып, кулын берничә тапкыр терсәктән бөгеп күрсәтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100