Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме акчалар түккәнсез» — Роза Сябитова кызы белән киявенә Яңа ел бүләген күрсәтте

Димче Роза Сябитованың кызы белән киявенә Яңа ел бүләген виртуаль дуслары ошатмаган.

news_top_970_100
«Күпме акчалар түккәнсез» — Роза Сябитова кызы белән киявенә Яңа ел бүләген күрсәтте
https://www.instagram.com/syabitova_roza/

Роза Сябитова кызы белән кияве торачак фатирларга кыйммәтле ремонт ясап биргән. «9 ай дәвам иткән ремонт тәмам. Миннән сезгә туй һәм Яңа ел бүләге. Бәхетле булыгыз, балалар», — дип язган ул. Заманча ремонт ясалган фатирны да күрсәткән.

Инстаграмда утыручылар, иң беренче чиратта, фатирның артык кечкенә, кысан булуына игътибар иткән һәм әлеге фатир өчен шундый кыйммәтле ремонт ясау акылсызлык дип санаган.

«Бөтен бүлмәләрдә бер үк төсләр. Күзне ардырачак», «Нигә шундый кеччкенә фатир алырга иде инде», ««Мондый ремонт ясаганчы, зуррак мәйданлы фатир алсагыз яхшырак булмас идеме икән?», «Ремонт ярыйсы, ә фатирның планын үзгәртергә кирәк иде», «Бу фатирны күргәч клаустрофобиям башланды», «Чүп ташыруларда катнашып әнә никадәр акчалар эшлисең икән», «Күпме акча түккәнсез», — дип, төртмәле сүзләрне бик күп язганнар.

Роза Сябитованы бик уңган хатын, кайгыртучан әни дип мактаучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100