Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза Сябитова кызын икенче тапкыр кияүгә биргән

Роза Сябитова, туй турында сөйләгәндә, татар халкының кунакчыллыгы, килгән кунакларны кыстап ашату, ахырдан күчтәнәч җибәрүе кебек традицияләрен дә искә алган.

news_top_970_100
Роза Сябитова кызын икенче тапкыр кияүгә биргән

Димче, «Давай, поженимся» тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова кызы Ксенияне икенче тапкыр кияүгә биргән. Инстаграмдагы аккаунтында ул яшьләрнең шатлыклы көненнән фотолар куеп, берничә пост урнаштырган.

Туй димченең бакчасында, аз санлы кунаклар белән үткән. «Илдәге вәзгыятькә бәйле рәвештә, күп яшьләр туй көннәрен күчерделәр. Ксения белән Максимга кунаклар да, купшы туй да кирәк түгел иде. Иң мөһиме — алар бер-берсен яраталар һәм бергә булырга теләделәр», — дип язган ул. 

Флористлар һәм декораторлар Роза Сябитованың бакчасыннан бик матур, романтик урын ясаганнар. Туй фотоларын караганнан соң, тантананың кечкенә бакчада, гади итеп үткәрелүенә ышанып та булмый. Бакчаны зәңгәрсу төстәге чәчәкләр белән бизәгәннәр. «Чәчәк композицияләре миңа 51 мең сумга төште», — дигән димче.

Роза Сябитова, туй турында сөйләгәндә, татар халкының кунакчыллыгы, килгән кунакларны кыстап ашату, ахырдан күчтәнәч җибәрүе кебек традицияләрен дә искә алган. «Сез ничек уйлыйсыз, туй үткәргәндә үз халкыңның традицияләрен сакларга кирәкме? Әллә яшьләргә бу кирәкмиме?» — дип сораган ул инстадусларыннан. 

 «Татар халык табынының иң мөһим өлеше — чәй эчү. Кунакка киләсезме сез, туйда утырасызмы — мөһим түгел. Чәй эчүнең төп кагыйдәсе — чәйнектә су бетмәскә, өстәл төрле тәм-томнан, гөбәдия, баллы пироглардан сыгылып торырга тиеш. Ксениянең туенда, тулысынча ук булмаса да, татар табынының кайбер кагыйдәләрен үтәргә тырыштык», — дип язган ул. 

Инстадуслары Ксениягә матур, бәхетле тормыш теләгәннәр. «Туйда татарча биедегезме соң?» — дип сораганнар.

«Татар халык биюен Ксения белән мин генә беләбез. Калганнары музыкага селкенеп кенә тордылар», — дип көлгән Роза Сябитова. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Все знают, что татарский народ издревле славится своим гостеприимством, поэтому для меня традиция моего народа: хорошо посадить, и вкусно накормить гостей, особенно на свадьбе, очень важна. Как правило, татарские застолья — обрядовые, поэтому если уж сели за стол, придётся сидеть. Впереди ещё не одна смена блюд: все виды рыбы, жареная курица и гусь, «фирменный салат тети Хадичи», солёные огурчики «для аппетита», холодец, сырная тарелка, халяльные колбаски, орехи и фрукты, и многое другое. Никаких перерывов нет! Застолье плавно (без передышки) перетекает в чайный стол, о котором поговорим позже, так как ЧАЕПИТИЕ — это важная часть татарского свадебного застолья. Приготовить такой марафон вкусной еды под силу только хорошему ресторану. Поэтому мои слова благодарности ресторану «Галерея» в Ногинске @morozovhall , который блестяще справился с этой задачей. Единственное, от чего расстраивались гости, это от необходимости следовать важному обряду хорошей татарской хозяйки (кыстау – перевод: упрашивать, уговаривать), суть которого сводится к бесконечно повторяемой мной фразе «ешьте-ешьте, гости дорогие, что же вы совсем не едите??!!!». А впереди ещё одна неотъемлемая традиция - «Кучтанач». Кучтанач можно смело перевести как гостинец, которым принято одаривать уходящих гостей. А теперь, насчёт посидеть! Передаю слова благодарности от себя и гостей компании @chiavari_company за удобные стулья и столы. Доволен гость, счастлива и хозяйка. Как вы думаете, стоит ли поддерживать традиции своего народа? Или молодёжи это не нужно? #сябитовароза #сябитоваксения #свадьбадочерисябитовой #свадьбадочери #второйраззамуж #татарскиетрадициизастолья #татарскиетрадиции

Публикация от Роза Сябитова (@syabitova_roza)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100