Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күп булмаса да, рәхәтләнеп, тәмен белеп ашыйбыз»: «Зәкят» фонды мохтаҗларга ит өләшә

Кичә Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга корбан ите таратты. Мохтаҗлар Тукай урамы, 3нче йорт адресы буенча ит алырга килде. Аны дин һәм милләткә карамыйча, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә һ.б. өләшәләр. Корбан итен өләшү ике көн дәвам итәчәк.

news_top_970_100
«Күп булмаса да, рәхәтләнеп, тәмен белеп ашыйбыз»: «Зәкят» фонды мохтаҗларга ит өләшә
Салават Камалетдинов

«Өч тонна ит таратачакбыз»

Коронавирус пандемиясе хәйрия фондының эшенә дә начар йогынты ясаган. Авыру таралу сәбәпле, мохтаҗларга таратыласы ит күләме быел ике тапкырга диярлек кимегән. Хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов сүзләренә караганда, фонд узган елны меңнән артык гаиләгә биш тонна ярым ит тараткан, быел исә якынча җиде йөз гаиләгә һәм биш социаль хезмәт оешмасына өч тонна ит таратылачак.

Итләр тутырылган пакетлар машинага төялгән. Һәр пакетның авырлыгы - якынча өч кило. Килгән мохтаҗлар машина янына ук керми. Алар ишегалды кебек мәйданга килә, теркәлә һәм итләрне волонтерлар чыгарып бирә. Бөтен кеше битлектән, билгеле.

Бүген монда ун волонтер ярдәм итә, иртәгә дә ун кеше булышачак. Бер волонтер машинадан пакетларны алып бирә, калганнары ике арада йөри.

«Мин кешеләргә ярдәм итәргә телим. Бүген бөтен эшемне калдырдым һәм Диния нәзарәтенә, „Зәкят“ фондына ярдәм итәргә килдем. Бүген һәм иртәгә ит таратуда ярдәм итәм, узган елда да булыштым», — дип сөйләде машинадан итләрне алып биреп торучы волонтер.

«Алдан язылмыйча, көнендә генә килүчеләр бар»

Корбан итен алырга алдан язылмаган кешеләр дә килә. Никадәр кызганыч булса да, фонд барысына да ярдәм күрсәтә алмый. Килүчеләрне теркәүче Майя ханым Борһанова ул апаларга читтәрәк көтеп торырга куша. Ит артып калса, соңыннан аларга өлеш чыгаралар. Утырып торырга барысына урын да юк, биш-алты апа шулай көтеп тора. Таякка таянган бер әби: «Озак көтәсе булырмы икән?» — дип борчылып та алды.

«Ел да алдан язылмыйча, көнендә генә килүчеләр була. Гадәттә, 50-100 пакетны аларга өләшү өчен калдыра идек, быел ит аз, шуңа авыррак», — ди Майя ханым.

Мохтаҗлар килә тора: кемдер үзенә ала, кемдер башка кеше өчен. Бер ханымга өч пакет ит чыгарып бирделәр. «Йөри алмый торган әбиләргә ит алырга килдем. Мин ышанычнамә белән аларга дарулар да сатып алам. Былтыр миңа фондтан нишләп килмисез дип шалтыратканнар иде, менә быел килдем. Итне алу өчен алдан язылырга кирәк иде, язылдым. Бүген бер әбигә илтәм, калганнарын иртәгә, алар барысы да бер җирдә яшәми», — дип сөйләде ул.

Рәхимә ханым Ибрашева үзенә һәм авыру игезәк сеңлесенә ит алырга килгән. «Корбан итен алырга икенче ел киләм. „Зәкят“ фондына зур рәхмәтемне әйтәсем килә, безгә һәрвакыт ярдәм күрсәтәләр. Без гаиләдә күбәү шул — җиде кеше. Бу ит 5-6 тапкыр аш пешерергә җитәр, Алла теләсә», — дип сөйләде Рәхимә ханым.

Ләйсән Садриева олы яшьтәге ике апага ит алырга килгән. «Күрше апабыз ит алуымны сорады, шуңа килдем. Ул олы яшьтә, аяклары йөрми, шуңа үзе килә алмый», — дип сөйләде Ләйсән.

Сания Салмова үзенә һәм апасына корбан ите алды:. «Апам бер көн алдан гына язылып өлгерде. „Ярдәм“гә төшке аш ашарга барган идек. Корбан ите — изге ит. Корбан итен ничек эшкәрткәннәрен кичә үзем күрдем. Күп булмаса да, рәхәтләнеп, белгәннәребезне укып, тәмен белеп ашыйбыз».

«Өч балабыз бар, мохтаҗ гаиләләр рәтенә керәбез»

Яшь кенә бер хатын-кыз килде, ул күп балалы әни икән. Карина Шиһапованың өч баласы бар. Өстәвенә, корбан ите аның өчен туган көн бүләге дә. «Мин үзем Мамадыштан, хәзер Казанда яшибез. Олы улыма - 5, кызыма 3 яшь, тагын бер кечкенә кызыма 7 ай. Без ирем белән күптән түгел генә «Зәкят» фонды турында белдек. Белешергә дип шалтыраткан идем, килегез, диделәр. Без күп балалы мохтаҗ гаиләләр рәтенә керәбез.

Мин бала карау буенча ялда, ирем төзелештә эшли. Бүген туган көнем уңаеннан корбан итеннән бәлеш пешерәчәкбез. Яртысын иттарткычтан чыгартып куярга уйлыйм», — ди күп балалы әни.

Читтәрәк көтеп торучы олы яшьтәге апаларның күзләрендәге өмет истә калды. Аллаһы Тәгалә беркемне дә ярдәменнән ташламасын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100