Көнкүрештә агулану: парацетамол үтерергә мөмкинме?
Әз генә тән кызыша башласа да, парацетамолның үзен, я суга болгата торган катнашмасын эчәбез. Янәсе, хәл җиңеләя дә, җиң сызганып эшлибез. Бер яктан хәлсезлекне җиңсәк, икенче яктан, бавырны каһәрлибез икән, ләбаса. Парацетамолның үлемгә китергән очраклары да бар. Табиблар даруны чамасыз эчү зыяны турында сөйләделәр.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина әйтүенчә, ОРВИ, грипп күтәрелеше чорында парацетамол препаратларын артык күп куллану күзәтелә.
— Даруларны еш кына составын белмичә чамасыз кулланалар. Парацетамолдагы ацитаминофен матдәсе ашкайнату әгъзаларына, бавырга начар тәэсир итә. Быел агуланып, хастаханәгә эләгү очраклары ешайды. Пациентлар, грипп, ОРВИ билгеләреннән котылу өчен, парацетамол, порошок формасындагы даруларны күп эчкәннәрен сөйләде. Шактыеның бавырлары нык зыян күргән. Соңгы атнада гына да җиде кеше мөрәҗәгать итте, — ди ул.
2018 елда хәтта аяныч үлем очрагы да булган.
— Казанда 18 яшьлек кыз үлде. Эч авыртуын басам дип, тәүлегенә 20 төймә парацетамол эчкән. Табибка бармаган, ата-анасына, әбисенә дә әйтмәгән. Без аның парацетамол эчкәнен соң белдек, әбисе генә әйтте, дарудан бушаган каплар тапкан булган. Безгә дүртенче тәүлеккә генә килеп эләкте, кызганыч, аны коткара алмадык, — дип сөйләде Алия Насыйбуллина.
Парацетамолны кемнәргә эчәргә ярамый?
Министрлыкның штаттан тыш баш терапевты Диана Абдулганиева парацетамоллы даруларны, порошокларны, бигрәк тә температурасы 37 тирәсе булып эшкә йөрүчеләр атлаган саен эчә. Ник дисәң, кеше рәтенә кереп, эшләргә кирәк бит. Температура югары булмагач, «больничный» алу урынсыз дип уйлыйлар.
— Әз генә хәлсезлек, тән авыртуын сизәләр икән, үз белдеге белән температураны төшерә торган дару эчә башлыйлар. Бераздан эштә кабат хәле китүен сизсә, тагын шул ук чыжылдаучы катнашма, порошокларны ясап эчә. Көн дәвамында кайчак 6-8 тапкыр шулай итүчеләр бар. Тик шуны белмиләр: катнаш дарулар структурасында парацетамол да, нестероид препарат (ибупрофен шундыйларга керә — Т.И. искәрмәсе) молекулалары да бар, алар парацетамол эффектын тагын да көчәйтә. Температураны төшерә торган препаратларны көненә күп дигәндә 3-4 мәртәбә генә кулланырга ярый.
Әйе, парацетамол күпләргә бер зыянсыз препарат кебек тоела, авырып торганда хәлне чыннан да яхшырта. Ләкин пациентның бавыр чирләре, әйтик, стеотоз булса, таза кешеләрнең 60 процентында бавыр күзәнәкләрендә май тупланачак. Вируслы этиологияле гепатит, терминаль авырулары булса, бавыры цирроз стадиясендә икән, кешегә даруның зыянлы тәэсире өчен 2 грамм парацетамол да җитә. Бу 500 мг лык дүрт төймә дару. Халык еш кына бу хакта белми, — диде Диана Абдулганиева.
Токсиколог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, парацетамолның үзен эчмим, чыжылдаучы катнашмасын гына ясап эчәм, аның зыяны юк дип юанучылар ялгыша.
— Андый ясап эчә торган порошоклы препаратларда да парацетамол аз түгел. Бер даруда стандарт доза 500 мг булса, бер дозалык порошок пакетында ул 375 мг, яртысыннан да күбрәк. Шундый фикер бар: җир йөзендә халыкның 20 процентында ацитаминофенны авыр эшкәртүче фермент бар. Алар хәтта минималь терапевтик дозаны да авыр кичереп, эчләре авырта башларга мөмкин. Соңрак анализларда бавыр маркерлары артуын күрәбез, — диде ул.
Табиблар хроник авырулары (шикәр чире, артериаль гипертензия, онкология, бронхиаль астма һәм башкалар) булган пациентлар, бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләргә үз чиреннән эчә торган дарулары белән бергә парацетамол эчү тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин булуы турында кисәтә. Баш токсиколог парацетамолны аракы белән кушып эчүнең зарарын да искәртте.
— Теләсә нинди алкоголь эчемлеге парацетамоллы препаратның агулау тәэсирен көчәйтә, мондый синтез уңышлы түгел. Шулай ук, нерв системасы авырулары, эпилепсия өянәкләре диагнозлары булган кешеләрдә дә үз дарулары белән парацетамолны бергә эчүдән тискәре нәтиҗәсе көчәя.
Алия Насыйбуллина парацетамолны элек Европада бөтен авырулардан дәва итеп күргәннәрен һәм парацетамол белән беренче агулану очраклары Европада, Америка, Франциядә киң таралганын билгеләп узды.
Диана Абдулганиева аның сүзен җөпләп, бөтен дөньяда бавыр күчереп утыртуның аеруча еш очрый торган сәбәпләре арасында парацетамол белән агулану булганын әйтте.
— Даруны чамасыз эчкәнлектән, бавыр бик зыян күргән була, дәвалап булмагач, күчереп утыртырга мәҗбүр булалар. Бу фактны табиблар барысы да белә, — диде.
Баш токсиколог ашказаны җәрәхәте, канында хроник чирләре, бавырларында проблемалары булганнарга нестероид препаратлар, ибупрофен, аспирин ярамаганын искәртте. Өстәвенә, температураны төшерә торган порошокларны эчкәч, кан басымы да күтәрелергә мөмкин икән, чөнки порошок составына парацетамолдан тыш, ибупрофен, диклофенак керергә мөмкин. Дарудан соң кан басымы күтәрелүгә бигрәк тә өлкәннәр бик сизгер, ди Алия Насыйбуллина.
Температураны кайчан төшерергә ярый?
Белгечләр әйтүенчә, температураны дару эчеп төшерү кешенең яшенә карый.
— Балалар, олылар булса, сәламәтлек тарихларында эпилепсия, көзән җыеру өянәкләре булган булса, температура 37,5-37,7гә кадәр күтәрелгәч, төшерергә кирәк. Калганнарда организм үзе көрәшергә тиеш. Шәхсән мин, җитди хроник авырулары булмаса, 38,2-38,5 кадәр төшерергә тырышмыйм, температура сәгатьләр буе тормый, үзе дә төшә ул.
Маңгайга салкын чүпрәк куеп торырга була. Кешенең муен өлеше ачык булырга, кием якалары кысып тормаска тиеш, калын юрган ябарга кирәкми. Уксуслы су белән ышкыган очракта, ул тәннән эссене ала, тик озакка түгел. Күбрәк сыеклык эчәргә кирәк, — диде.
Табиблар, табиб рецептыннан башка даруханәдә дару сатып алганда, составын карарга киңәш итә. «Даруханәче белән киңәшләшергә кирәкми, аларның төп бурычы сату бит, алар дөрес дәвалану схемасын билгеләүче түгелләр. Шуңа күрә кеше хәлсезлек сизә икән, тоткарланмыйча, табибка барырга кирәк», — ди алар.
Бер стакан «незамерзайка» - бәхәскә
Татарстанда аш серкәсе һәм «незамерзайка» белән агуланып үлү очраклары булган. 2019 елда Казан хастаханәләренә аш серкәсе эчеп зыян күргән 19 кеше китерелгән, ике очрак үлем белән тәмамланган. «Незамерзайка» аркасында 12 пациент зыян күргән, яртысы үлгән.
— Пациентлар еш кына аш серкәсе эссенциясен белеп түгел, ялгышып эчә. Мәсәлән, 70 процентлы сыекчаны уңайлы булсын дип судан бушаган пластик шешәгә күчереп салалар. Зәһәр исенә карамастан, голт-голт берничә йотым эчсәләр дә, ул эчке әгъзаларны яндыра, 1-2 сәгатьтән соң бөерләргә зыян килә. Пациентны тиз арада хастаханәгә китермәсәләр, кеше я бөер җитешсезлегенә дучар була, я үлә, — диде Алия Насыйбуллина.
Ул аш серкәсе сыекчасының ашказаны-эчәклек тракты, авыз куышлыгы өчен дә куркыныч булуын әйтте. Аны балалар ача алмаслык итеп, каты итеп борырга һәм аш серкәсе икәнен әллә каян күрсәтеп торучы җете кызыл билге куярга киңәш итте.
Шулай ук, баш токсиколог 2019 елның ноябрендә Казанда 16 яшьлек яшүсмерләр «незамерзайка» эчеп агуланган очрак турында сөйләде. Алар шул сыекчаны бер стакан күләмендә эчү турында бәхәсләшкән. «Незамерзайка» составында метанол булуы белән куркыныч. Бәхеткә, икесе дә исән калган. Алар инде аракы эчкән булган, шуңа күрә исән калган булулары ихтимал, ди табиб. Бу этанол метанолны кысрыклап чыгаруы белән аңлатыла.