Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көмеш кыңгырау» газетасы - яшь буынга иҗат мәйданы

Чаллыда чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы — үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма. Сәләтле, булдыклы балалар, аларның уңышлары турында язудан тыш, бүгенге көндә тагын бер мөһим функцияне үти — яшь буынга иҗат итү өчен киң мәйдан бирә ул.

news_top_970_100
«Көмеш кыңгырау» газетасы - яшь буынга иҗат мәйданы
Автор фотосы

«Интертат» хәбәрчесе редакциядә кунакта булып, «Көмеш кыңгырау»ның бүгенге коллективы һәм газетага бәйле шәхесләр белән аралашты.  

Редакциягә килеп керү белән мине җылы, рәхәт мохит үз эченә бөтереп алды. Якын туганнарын күргән кебек, гөрләшеп каршыладылар мине газета хезмәткәрләре. Машина йөртүчене санамаганда, барысы да кызлар икән алар. «Бездә коллектив сайлап җыелган кебек, — дип таныштыра газетаның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова, — Исемнәрне генә карагыз сез: ике Ләйлә, ике Лилия, ике Ризидә, рәссамыбыз гына Ләйсән исемле. Бу инде техник хезмәткәрләр белән бергә».

Шушы кечкенә генә коллектив көче белән, атна саен газетаның яңа саны чыгып килә.

«Газета тормыштан аерылырга тиеш түгел»

«Көмеш кыңгырау»ның беренче саны 1996 елның 3 гыйнварында дөнья күрә. Аңа кадәр ике ел дәвамында «Шәһри Чаллы»ның кушымтасы буларак нәшер ителә. Чаллы җирлегендә беренче татар балалар һәм яшүсмерләр газетасына нигез салу, аның мөстәкыйль газета буларак чыгуына ирешү өчен күренекле язучы Факил Сафин да, газетаның беренче мөхәррире Нәсимә Садыйкова да күп көч куя. Нәкъ менә алар тырышлыгы белән газета шәһәр басмасы булып кына калмыйча, башка районнарга да тарала башлый, Актаныш, Сарман, Минзәлә, Тукай, Мамадыш районнарында исә балаларның яратып укый торган газетасына әверелә.

 «Бәллүр каләм» журналистика бәйгесендә 3 тапкыр (2000, 2006, 2013 елларда), «Многоликая Россия», «Бумеранг», «Кеше һәм табигать», «Доверие и безопасность», «Татар рухы һәм каләм» кебек бәйгеләрдә күп мәртәбәләр җиңү яулаган газета ул «Көмеш кыңгырау». 

 —  Ул вакытта интернет хәзерге кебек һәр телефонда түгел бит әле. Газета — балалар өчен чыннан да зур мәгълүмат чыганагы булды, — дип сөйли «Көмеш кыңгырау»ның хәзерге мөхәррире Ризидә ханым. Нәсимә апа исә (оста журналист!) балаларны-яшүсмерләрне нәрсә кызыксындырганын бик ачык тоя иде. Факил абый редактор булып эшләгән чорда мәктәпләрдә әдәби түгәрәкләр аеруча актив эшләде, монда «Көмеш кыңгырау»ның да, һичшиксез, өлеше булгандыр.

Бүген газета атнага бер мәртәбә сигез битле булып чыга. Моңа кадәр яздырып алу мөмкинлеге генә каралган булса, хәзер инде әкренләп сатуга да чыга башлый: «Көмеш кыңгырау»ны Чаллы киоскларында һәм элемтә бүлекләрендә генә түгел, Казанда да (Татмедиа постаматларында һәм вакытлы матбугат сатыла торган сәүдә нокталарында) сатып алу мөмкин булачак.

Газетада үзгәрешләр

Шушы көннәрдә басманың дизайнын тулысынча үзгәрткәннәр. Әлеге эштә редакция коллективына Чаллыда билгеле дизайнер Илшат Фәррахов ярдәм иткән.

Эчтәлегенә дә үзгәрешләр кереп килә. Элек ул төрле яшьтәге балаларга адресланса, хәзер 8 яшьтән — 15 яшькә кадәрге балаларны, аларның мавыгуларын күздә тотып нәшер ителә. Һәм редакция беренче чиратта илдә-көндә барган вакыйгалардан һәм балалар дөньясыннан читтә булмаган газета чыгаруны максат итеп куя. Журналлардан аермалы буларак, айга 4 мәртәбә чыгучы «Көмеш кыңгырау»ның балалар белән бәйле вакыйгалар турында алданрак сөйләү мөмкинлеге дә бар бит.

Икенче бурыч — Татарстанның төрле районнарыннан язу теләге һәм сәләте булган балаларны, яшүсмерләрне иҗатка җәлеп итү. Бу эш даими бара, әлбәттә. Күп кенә районнарда «Көмеш кыңгырау» белән элемтәдә торучы иҗади түгәрәкләр-берләшмәләр, һәм аерым яшь хәбәрчеләр бар. Газетаның һәр санында балаларның үзләре язган шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре, кызыклы, фикерле язмалары басыла.

Балалар матбугаты татар теле укытучыларына таяна

«Көмеш кыңгырау»лар фикеренчә, балалар матбугаты, ничек кенә булмасын, татар теле укытучыларына таяна. «Син журналистиканы сайлый аласың, синнән шагыйрь, язучы чыгарга мөмкин», - дигән сүзне балага (һәм һөнәр сайлау яшендәге яшүсмергә) укытучы әйтмичә, кем әйтсен соң?!

—  Сәләтле балаларны иҗади мәйданга чыгарырга тырышучы фидакяр укытучыларыбыз бар әле, — дип сөйли баш мөхәррир урынбасары Лилия Фәттахова. — Балык Бистәсенең Күгәрчен мәктәбеннән Тәнзилә Закирова, Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясеннән Айсылу Галиева, Чаллының 41нче мәктәбеннән Гөлия Вәгыйзова, Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбеннән Миләүшә Хәсәнова… Актаныштан, Арчадан, башка районнардан… Барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел!

Вәрәшбаш мәктәбе дигәннән, пандемиягә кадәр «Көмеш кыңгырау» очрашуларга бик еш йөргән. Шундый очрашуларның берсен сөйләп китте «Көмеш кыңгырау»лар — Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбе үз инициативасы белән танылган рәссам, узган ел арабыздан киткән Фаил Ислам истәлегенә кичә оештырган. 

—  Без Фаил белән бу мәктәптә нибары бер мәртәбә булган идек, — дип сөйли Ризидә ханым. — Һәм менә шундый игътибар. Фаил үзе дә бик ихлас иде шул ул, балалар белән уртак тел таба белә иде. Безне онытырга мөмкиннәр, ә Фаилне — юк. Ул «Көмеш кыңгырау»да газета ачылганнан бирле эшләде, рәссам-дизайнер, әмма шул ук вакытта газетаның эчтәлегенә дә битараф түгел иде.  

Менә шундый зур югалтулар кичерергә туры килә соңгы елларда «Көмеш кыңгырау»га… Әмма ничек кенә булмасын, редакция иҗади коллективны саклап кала. Бүген биредә Лилия Фәттахова, Лилия Гыйбадуллина кебек билгеле шагыйрәләр эшли.  

 «Газета интернет белән дус булырга тиеш»

Газетаны яшүсмерләр арасында танытуда сайт һәм социаль челтәрләрнең роле дә әйтеп бетергесез зур. Әлеге җаваплы эшне «Көмеш кыңгырау»да  журналист Ләйлә Мирзаһитова башкара. «Без ниндидер мәгълүматны әле ишетеп тә өлгермибез, ә Ләйлә инде сайтка язып куя», — дип мактыйлар Ләйләне коллективта.

«Көмеш кыңгырау» сайтының төп үзенчәлеге, мөгаен, бәйгеләрдер. Бер бәйге тәмамланырга да өлгерми, икенчесе башлана. «Кошлар ашханәсе», «Тукай дөньясына сәяхәт», «Ә без кышка шат кына!», «Җәйнең онытылмас мизгелләре», «Көзге остаханә», «Нәни бакчачы»… Әле менә «Көмеш кыңгырау» белән фотога төш» дигән бәйге (газета белән төшкән кызыклы фотолар) бара. Ул инде йөзгә якын баланы үзенә җәлеп итәргә өлгергән. «Йолдызга соравың бармы?» сәхифәсе ютуб-каналда видеоформатта эшли башлаган. 

—  Интернет-бәйгеләрдә катнашучылар әкренләп газетага да яза башлыйлар, даими хәбәрчеләребезгә әйләнәләр, — дип сөйли Ләйлә.

Газетаның үзендә дә бәйгеләр күп. «Дәвам итәбез» әдәби бәйгесе әле ел азагына кадәр дәвам итә. Чаллының 84нче лицее белән «Алдымда ак кәгазь» бәйгесе оештырылган булган, шушы көннәрдә шәһәрнең 12нче татар китапханәсе белән берлектә «Шигъри тәлгәшләр» бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Узган ел газета Татарстан язучылар берлеге белән берлектә Шәүкәт Галиев исемендәге премияне гамәлгә куйган. Ул 2019 ел нәтиҗәләре буенча даими авторларга: 4 бала белән бер профессиональ язучыга тапшырыла. Агымдагы ел нәтиҗәләре киләсе елның февраль аенда ясалачак.

«Балалар өчен язылган әсәрләргә кытлык юк»

Матбугатның тагын бер мөһим вазыйфасын искә алмый булмый — ул профессиональ язучы белән укучы арасын бәйләп торучы да. «Көмеш кыңгырау»ның да һәрбер санында әдәби сәхифә чыгып килә. Бүген язучыларны язмауда гаепләү модада — ә менә «Көмеш кыңгырау» (ни гаҗәп) балалар өчен язылган әсәрләргә кытлык кичерми икән. Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Земфира Исламова кебек Чаллы язучылары-шагыйрьләре белән генә түгел, Казаннар белән дә ныклы элемтә урнашкан.

—  Мәрхүм Роберт абый Миңнуллинның «Көмеш кыңгырау»га мөнәсәбәте бик әйбәт булды, — дип сөйли алар, — Без аның шигырьләрен ярата идек, ул — безнең газетаны. Ләбиб абый Леронның кечкенә күләмле, бик кызыклы хикәяләре бездә даими басылып килә. Хәер, кемнедер аерып әйтү дөрес тә түгелдер бу очракта, берсен дә үпкәләтәсе килми чөнки. Язучыларның барысына да бик-бик рәхмәтле без.

Кыскасы, бүген татар әдәбиятында балалар өчен язылган әсәрләр җитәрлек. Әмма беләсезме, нәрсә җитми икән безгә? Балаларны җәлеп итәрлек җиңел тел белән язу. Һәм үзебезнең балачакны түгел, бүгенге балалар тормышын сурәтләү. Әйтик, Алмаз Гыймадиевныкы кебек кыска-кызык, актуаль хикәяләр. Һәм хәзерге балалар яратып укый торган фантастика жанры.

Балалар матбугатының киләчәге бармы? 

 Балалар хәзер берни укымый инде дигәннәрен безгә еш ишетергә туры килә. Әгәр шулай икән, балалар матбугатының киләчәге бармы соң?

Ризидә ханым белән шул хакта да сөйләштек. 

—  Беренчедән, укымыйлар дип кистереп әйтү гел дөрес түгелдер, — диде ул. — Үзебезнең балачакны искә төшерегез әле. Әллә ул чакларда бөтен сыйныф белән «Яшь ленинчы», «Ялкын» укый идекме? Укучылар һәр сыйныфта ике-өч кенә булгандыр. Дөрес, балалы гаиләләр барысы да газета-журналга языла иде, мин укырга яратучы балалар турында әйтәм. Сыйныф саен ике-өч кеше, миңа калса, хәзер дә бар. Бүген менә сеңлемнең улына шалтыратып: «Ничек хәлләр?» - дип сорашам. «Начар, — ди бу, — Пока әле кызык эш юк». Аның өчен кызык эш — үз кулы белән нинди дә булса техника ясау. Читтән генә балалар-яшүсмерләр барысы да бер калыпка салынган кебек тоела. Чынбарлыкта — алар бик төрле бит.

 «Көмеш кыңгырау» дистәләп бала белән даими элемтә тота. «Йолдызга соравың бармы?», «Яшьтәшемә биш сорау» кебек сәхифәләргә дә яшүсмерләрне җәлеп итәбез. Әлмәттән, Мамадыштан, Әгерҗедән, Мөслимнән, Арчадан, Балтачтан, Балык Бистәсеннән, Чаллыдан, хәтта Кыргызстаннан — Бишкәктән дә татарча язучы балаларыбыз бар. Мамадыштан Әмир Фәрхуллин пьесаларга кадәр язып карый.

Аннары газетаның тагын бер мөһим вазыйфасы — сәләтле балаларны барлау, аларны үсендерү дә бит әле. Очрашулар вакытында балаларның газета өчен ничек фотога төшкәнен, ничек интервью биргәнен күрсәгез икән сез! «Ник кирәк соң бу миңа?» - дигән караш бер тамчы юк. Хәтта бик шук малайларда да ихлас кызыксыну уяна!

Дөрес, интернет-ресурсларның басма матбугатны күпмедер дәрәҗәдә кысрыклавы белән килешмичә булмый. Мәктәпләрдә татар теленең җитәрлек укытылмавы да балалар матбугатына зур зыян китерә. Элек, атнасына биш тапкыр татар теле дәресләре кергәндә, без әле рус мәктәпләрендә укучы татар балаларыннан да язмалар көтә ала идек. Хәзер (аерым очракларны исәпкә алмасак) бу күренеш юк дәрәҗәсендә. Тик болар — безгә бәйсез проблемалар шул, кызганыч. Һәм бүген безгә бу каршылыкларның берсенә дә карамыйча эшләргә туры килә.  

«Көмеш кыңгырау» — тормышымның бер өлеше»

Факил абый Сафин газета белән 2010-2018 елларда мөхәррирлек иткән. Ул безгә газетаның ачылу тарихы турында сөйләде.

— «Көмеш кыңгырау» — минем тормышымның бер өлеше. 1990 елларда миңа, Яр Чаллыда татар телендә уку, татар халкының рухын күтәрү, иҗатка сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, әдәби түгәрәкләр оештырып йөрергә туры килде. Әлеге түгәрәкләргә балалар тартылды, алар гөрләп эшләп киттеләр. Илһамланып иҗат итәбез, укучыларның язганнарын ул вакытта бердәнбер булган «Яшь ленинчы» газетасына җибәрәбез. Балаларның үз хезмәт нәтиҗәсен газета битләрендә күрәселәре килә: язмаларын түземсезләнеп көтәләр. 

Шул вакытта мин бер карарга килеп, балалар газетасы оештыру теләге белән шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәис Шәйхелисламов: 

— Газетаның исеме ничек булыр икән? — дип сорый. 

— «Көмеш кыңгырау» дип аталырга тиеш безнең газета, — дидем мин аңа. — Чың-чың килеп, уйнап тора ул кыңгырау. Ә көмеш исә сафлык, чисталык, сәламәтлек билгесе. Безнең иҗат юлына кереп китүебез чиста, рухи көч белән башлансын», — дип аңлаттым.

Озак та үтмәде, шәһәребез хакиме Рәфгать Алтынбаев балалар газетасын булдыруга үзенең ризалыгын белдерде. Ләкин халык өчен файдалы эшләр башкарганда һәрвакыт аяк чалучылар очрап тора. «Көмеш кыңгырау» шәһәрдәге башка газеталарның урынын алыр дип борчылучылар табылды. Шул сәбәпле, «Көмеш кыңгырау» «Шәһри Чаллы» газетасының кушымтасы буларак чыга башлады. Аның баш мөхәррире итеп Нәсимә Садыйкова билгеләнде. Кушымта килеш тә ул бик тиз популяр булып китте, үзенең укучысын тапты. Тагын ике елдан без «Көмеш кыңгырау”ны мөстәкыйль газета буларак чыгарырга рөхсәт алдык. 

«Көмеш кыңгырау» бик күп иҗади балалар тәрбияләде. Бүгенге көндә кая гына барсам да, юлымда очраган табибмы ул, сәүдә ноктасында эшләүчеме, иҗат кешесеме: «Без бит «Көмеш кыңгырау”ны укып үстек, минем анда шигырем, хикәям басылган иде», — дип искә алалар. Хәзерге бик күп популяр язучылар үзләренең иҗат юлын «Көмеш кыңгырау”да башлады. 

Минемчә, «Көмеш кыңгырау» балаларны иҗатка тарту, балалар тормышын яктырту буенча бик зур эш башкара. Газетада бүген Ризидә Гасыймова җитәкчелегендә көчле команда эшли. Иң мөһиме: яңалыклардан артка калмасыннар, күңел төшенкелегенә бирелмәсеннәр. Чөнки туган тел белән бәйле вәзгыять кысаларында газетага балаларның иҗат эшләре килү бик нык кимеде. Элек һәр мәктәптә әдәби түгәрәк бар иде. Алар бетерелде. Хәзер техник юнәлешкә йөз тоткан түгәрәкләргә өстенлек күбрәк бирелә… Иҗатка омтылышы булган балаларны сайлап алып, аларны үстерү әти-әниләр, татар теле укытучылары, матбугат белән бергә әнә шул әдәби түгәрәкләр аша алып барылса, бик әйбәт булыр иде. Мин бу турыда чыгышлар да ясап карыйм. Кызганыч, бездә ишетмәү сәясәте көчле», — дип борчылып сөйләде Факил Сафин.

 «Кирәклегебезне тоеп, эшлисе килеп торды»

Газетаның беренче мөхәррире Нәсимә Садыйкова «Көмеш кыңгырау»ның иң популяр чакларын искә төшерде.

— Минем «Татарстан яшьләре» газетасыннан «Шәһри Чаллы»га күчеп йөргән вакытым иде. Гомер буе олылар газетасында эшләгән кеше буларак, «Көмеш кыңгырау”ның баш мөхәррире булырга тәкъдим иткәч, югалып калдым. «Булдыра алырмынмы икән?» — дигән уйлар да килде. Шулай да әлеге җаваплы эшкә алындым. «Көмеш кыңгырау» «Шәһри Чаллы”ның кушымтасы буларак чыга башлады. 

Газетабыз шулкадәрле тиз уңышка иреште. 1995 елга кергәндә кушымтаның тиражы рекордлы күрсәткечкә — 18 меңгә җитте. Әлеге сан кушымтаның аерым газета буларак яшәргә хакы барлыгын дәлилләде.  

Мөстәкыйль газета буларак та бик рәхәт эшләп киттек без. Чөнки ул эшен беренче көннән үк үз укучысы, билгеле исеме булган күп тиражлы газета буларак башлады. Газетага өр-яңа коллектив тупладык. Башкортстаннан бик талантлы рәссам Радмир Әхияров килде. 

1995 еллар — татар мәктәпләре, татар укучылары, укытучыларының гөрләп торган вакыты. Мәктәпләр саны күп, Чаллының үзендә генә дә әллә ничә татар мәктәбе, гимназия гөрләп эшли. Ул яктан караганда без искиткеч бәхетле коллектив булдык. Редакцияне мәктәпләргә чакырып, укучылар өчәр сәгать концертлар куялар, «Көмеш кыңгырау”ны шулхәтле яраталар иде. Безнең дә, кирәклегебезне тоеп, эшлисе килеп торды. Төрле кызыклы сәхифәләр уйлап таба идек. Республика күләмендә бик күп бәйгеләр уздырылды. Аларның иң танылганы «Игезәкләр» конкурсы булды. Аны «Татарстан яшьләре» дә күтәреп алды, кабат алар белән бергәләп тә үткәрдек. 

Ул хатлар…. Укучылардан килгән, кулдан язылган хатлар белән егермешәр папка шыплап тула иде. Күз алдына гына китереп карагыз, һәрберсенең тышына сәхифә исеме язылган. Татар мәктәпләре эшләп торгач, шигырь, хикәя язучылар күп булды. Балалар газета тормышында бик актив катнашалар иде. Ул чорда балалар белән эшләвебезнең нәтиҗәләре дә бар. Бүгенге көндә республикабызның бик күп танылган журналист, язучы, шагыйрьләре, иң беренчеләрдән булып, безнең газетада каләм чарладылар. 

Мәктәпләрдәге очрашуларга атнага бер-ике тапкыр чакырмый калмыйлар иде «Көмеш кыңгырау”ны. Шәһәрдә балалар язучылары да күп иде. Заһирә Гомәрова, Мәхмүт Газизов, Рәшит Бәшәр кебек әдипләребез һәрвакыт балалар белән элемтәдә булдылар, безнең белән очрашуларга йөрделәр.

Газетаның тиражы 14-15 мең булып шактый озак сакланды. Татар мәктәпләренең саны кимү генә подпискага турыдан-туры йогынты ясады. Мин киткән чорда «Көмеш кыңгырау”ның тиражы 4-5 мең тирәсенә төште. 

Ничектер үзәктә булып, эшләгәннең нәтиҗәсен күреп, шуннан илһам алып эшләнде һәм яшәлде. Безнең газетаны укыйлар, безгә язалар, безгә кунакка балалар килә иде. Бүгенге вәзгыятьтә эшләү газета коллективына җиңел түгелдер, дип уйлыйм. Телгә булган мөнәсәбәтне тоеп тору — татар газетасында эшләгән журналистның күңелен төшерә торган әйбер ул. Ләкин ул төшенкелек «Көмеш кыңгырау» коллективында сизелми әлегә, Аллаһка шөкер. «Без әле кирәк» дигән девиз белән эшлиләр. Шушы рух аларның күңеленнән беркайчан да китмәсен. Алар, чыннан да, кирәк. Авырлыкларга бирешмичә, сау-сәламәт булып, дәртләнеп яшәргә насыйп булсын», — дип изге теләкләрен җиткерде Нәсимә апа газета коллективына. 

Без дә, Нәсимә апаның сүзләренә кушылып, «Көмеш кыңгырау» газетасына иҗади уңышлар телибез. Сезнең газета һәр гаиләнең көтеп ала торган кадерле кунагы булсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100