Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көлке дә, кызганыч та (Физәлия Дәүләтгәрәева)

Зәмирә, фатирының ишеген ачып, тупса аша атлаган гына иде, аны кинәт сискәндереп, кесәсендәге телефоны шылтырады.

news_top_970_100

Хатын кулындагы әйберләрен идәнгә куйды да кабаланып телефонга үрелде. Күптән исе-тыны булмаган Мәҗитнең номерын күреп, бераз гаҗәпләнеп куйды. Кышкы киемен дә салырга өлгермәгән Зәмирә, бүлмәгә үтеп, диван кырыена утырды. Кайчандыр бергә эшләгән Мәҗитнең тавышы көр генә ишетелде: «Сәлам, Зәмирә! Ни хәлләрдә ятасың?»

Хәл-әхвал сорашкач, Зәмирәгә сөйләшергә сүз дә бетте сыман тоелды. Ә Мәҗит, тынып калган хатынны шак катырырлык хәбәр әйтерлеге бар сыман, күтәренке күңел белән дәвам итте. Якынлашып килгән хатын-кызлар көне белән котлады. Бергә эшләгән чакларын сагынып исенә төшерде.

Ике ел элек лаеклы ялга чыккан Зәмирә дә, аңа кушылып, авыр сулап куйды. Яшьрәк чагы, эшкә яраклы чоры кемне генә сагындырмый икән соң?! Әзме-күпме бергә эшләгән чакларын искә алып уфтаныр өчен генә шылтыратамы икәнни бу Мәҗит? Башында бөтерелгән бу уйны Зәмирә чак кычкырып әйтмәде. Зәмирәгә Мәҗиттән нидер кирәк сыман тоелды.

Сиземләве дөрес булып чыкты. Мәҗит «баш сүзен» кыскартты да төп сорауга күчте: «Синнән ярдәм кирәк бит әле миңа, матуркай!» Кинәт кенә «матуркай» булып киткән Зәмирә колагын торгызды: «Тыңлыйм сине, Мәҗит абый». Теге башта Мәҗит, уйланыпмы, бераз тынып торды да сайравын дәвам итте: «Хатын-кызлар бәйрәмен әллә бергә каршылыйбызмы дим, Зәмирә? Ят кешеләр түгелбез бит».

Көтмәгәндә мондый сәер тәкъдимне ишеткән Зәмирәнең теле көрмәкләнде: «Бәйрәм? Бергә? ыыы… белмим шул…»

Ят кеше түгел дә Мәҗит, шулай да бәйрәмне бергә каршыларлык якын кеше дә түгел. Завод конторасының бер бүлегендә дүрт ел бергә эшләп калдылар — бар «якынлыклары» шул гына. Аннары Мәҗит пенсиягә чыкты. Сирәк-мирәк бәйрәмнәр белән котлап, телефоннан шылтыратканын искә алмасаң, Зәмирә аның дөньяда барлыгын-юклыгын да белми иде әле. Бүлекнең өлкән белгече буларак, башлы гына иде Мәҗит. Түрәнең уң кулы иде. Тик бит болар сигезенче мартны бергә каршы алырга сәбәп була алмый.

Зәмирә аптыравыннан ни әйтергә дә белмәде. Ялгыз хатын булса да, чакырган бер җиргә чыгып китә торган гадәте юк, Аллага шөкер. Яшьли дә алай йөрмәде, инде олыгая барган яшенең дә, үзенең дә кадерен белә. "Хатын-кыз чисы" дигән төшенчәне Мәҗиткә аңлатып ятсынмы? Хатын-кыз белән очрашуны ирләр менә ничек атый башлаган имеш — "ярдәм".

Зәмирә Мәҗитнең әйдәләвен башта нәзәкәтле генә кире какты: «Йөрмәм инде. Күңелем дә, аягым да тартмый».

Аны болай гына алдыра алмагач, Мәҗит үзен кызгандырырга тотынды: «Беләсең бит, хатын белән яшәмибез. Бәйрәмдә дә үземне ялгызымны гына калдырасыңмы? Син дә ялгыз, мин дә ялгыз дигәндәй…»

Зәмирә шулай да җебеп төшмәде. «Синең балаларың, оныкларың бар бит. Бер дә ялгыз түгелсең», − дип хәленә кергәндәй итте.

«Балалар, оныклар килә дә китә. Ә миңа хатын-кыз кирәк, аңлыйсыңмы? Синдәй матур гына, җыйнак кына гәүдәле хатын-кыз кирәк».

Диванда өске киемен дә салмый утырган «җыйнак кына» хатын эсселектән пешкән иде инде. Телефон төребкәсен куйды да чишенеп алды.

Шул арада Зәмирәне югалтып та өлгергән Мәҗит тагын һөҗүмгә күчте: «Мин сине бергә эшләгән чакта ук ошата идем, Зәмирә! Почти ярата идем!» Үзен «почти яраткан» ирнең бу сүзләре Зәмирәне көлдерә язды. Шулай да ул, бу бәйләнчеккә икеле-микеле уйларга юл калдырмас өчен, тавышына җитдилек өстәп сорады: «Мәҗит абый, сиңа ничә яшь соң әле?»

Аңа ничә яшь икәнлеген төгәл белмәсә дә, Зәмирә чамалый иде. Соравы белән онтылып киткән ирне урынына куймакчы иде. Тегесе исә «яшәрүен» дәвам итте: «Мин әле оһо-һо! Килсәң, үкенмәссең!» Мәҗитнең оһо-һолап нәрсәгә ымлавын Зәмирә аңламады түгел әлбәттә. «Оһо-һолар» артыннан куар чагы түгел Зәмирәнең. Иманга килер, намазга иелер вакыты. Хатын бу мәгънәсез сөйләшүгә нокта куярга булды.

«Ярдәм сорыйсың да, Мәҗит абый. Мин сиңа ярдәм итә алмыйм. Бу минем өчен ярдәм түгел, зина кылу була. Үзеңә башка ярдәмчел хатын эзлә инде яме».

Мәҗит телефонны куймаска үтенде. Ул бу мәсьәләне башка яктан чишәргә тотынды. Янәсе дә ялгыз хатын Зәмирәнең гомере заяга үтә икән. Янәсе дә ир-ат назы күрмичә, хатын-кыз бәхете күрмичә еллары юкка әрәм була икән. «Үз оясында гына казынып» яшәгән хатынны Мәҗит хәтта «соры тычкан» дип тә атады. Мәҗитнең үз гомеренә бәя бирүенә Зәмирәнең кылы да селкенмәсә дә, бу сөйләшүне дәвам итәсе килмичә, Зәмирә телефон төребкәсен куйды.

Баштарак кызык күренгән бу сөйләшү азакта кәефен кырды Зәмирәнең. Менә бит, тып-тыныч кына үз дөньяңда яшәп ятканда нинди тәкъдим ишетте. Теләсә кем белән әллә кайда йөрергә кем дип саный аны Мәҗит? Аллам гына! Бу ирләргә ушларың китмәле! Ялгыз хатын дигәч тә!

Бәйрәмне бергә каршыларга гына түгел, бергә тормыш юлын үтәргә дә үтенүчеләр булды Зәмирәдән. Бәлки тормыш барып та чыгар, дигән ният белән кушыласы килмәде. Ә ул көткән мәхәббәт никтер килмәде. Ә мәхәббәтсез Зәмирәнең кем беләндер язмышын бәйлисе килмәде.

Ялгызмын дип үзен бер дә бәхетсез санамый Зәмирә. Аның өчен өзелеп торган туганнары, якыннары бар. Ялгызлыктан нишләргә дә белмичә һәр ачык кочакка атылган хатын-кызларны ул кызгана гына. Гомер заяга үтү-үтмәү ирләр назыннан гына торса икән! Хәтта хатын бүген әрсез Мәҗитне дә кызганып куйды. Менә бит, олыгаеп барганда хатыны ташлаган. Хатын-кызлардан аермалы, ирләр ялгызлыкны бик авыр кичерә. Мәҗитнең ярдәм соравы да бәлки шуннан киләдер.

Тик Мәҗит ялгызлыгында ничек кенә бәхетсез булмасын, Зәмирә, үз-үзенә каршы барып, андый ярдәм күрсәтә алмый шул. Зәмирә өчен бу адым — үз-үзен пычрату. Мәҗитнең моны аңламавы кызганыч, әлбәттә. Кич буена Мәҗитнең сәер тәкъдиме хакында уйланып йөргән Зәмирә аның ничә яшьтә икәнлеген исенә төшерәсе итте. Һәм үз-үзенә аптырады. Бәй, тиздән сиксән тула түгелме соң бабаебызга? Бәлки бүгенге ярдәм соравы җиңеләя башлаудандыр? Алай дисәң… Күптән комы коелган картның яшь егетләрчә дәртләнеүе сәер генәме соң?! Көлке дә, кызганыч та.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100