Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күл буенда үрдәкләр ашатканда ана белән бала батып үлгән

41 яшьлек хатын 7 яшьлек улын ияртеп күл буена килгән.

news_top_970_100
Күл буенда үрдәкләр ашатканда ана белән бала батып үлгән
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәренең Первомайский районында 17 июльдә фаҗига була. Бер хатын-кыз һәм аның 7 яшьлек улы күлдә батып үлә. Бу турыда Новосибирск.Онлайн хәбәр итте.

Фаҗига «Береговое» бакчачылык ширкәтендә килеп чыга. 41 яшьлек хатын үзенең 7 яшьлек улы белән Кара дип аталган күл буена килә.  

«1979 елда туган хатын һәм 2012 елда туган малай көндез батып үлә. Алар Новосибирскта яшәүче кешеләр. Мәетләре табылды. Урынга полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре барды. Тикшерү эшләре дәвам итә», — дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсендә.

Әлеге фаҗига бәхетсезлек очрагы дип бәяләнә. Якынча мәгълүматлар буенча, әнисе белән баласы күл буена килә. Алар үрдәкләр ашатмакчы була. Шул чакта бала суга төшеп китә. Әни кеше улын коткарырга дип суга ташлана. Кызганычка каршы, алар икесе дә батып үлә.

Моңа кадәр Новосибирск өлкәсендә су буенда ял иткәндә бата башлаган кызны коткарганда, әтисе һәм ике абыйсы һәлак була. Алар кыз баланы ярга төртеп чыгара, тик үзләре батып үлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100