Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елгада коенганда бата башлаган кызны коткарганда өч туганы һәлак булган

12 яшьлек кыз көчле агымга эләккән.

news_top_970_100
Елгада коенганда бата башлаган кызны коткарганда өч туганы һәлак булган
https://vk.com/mass54

Обь елгасында су коенганда өч кеше батып үлгән. Алар 12 яшьлек кызны коткарырга тырышканда һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига булган 7 июль көнне көндез Новосибирск шәһәрендә Обь елгасы буенда зур гаилә ял итә. 12 яшьлек кыз бала суга керә һәм аны агым алып китә башлый. Баланы коткарырга дип өч туган суга керә. Алар баланы коткара, тик үзләре батып үлә. Аларның мәетләрен берничә сәгатьтән соң гына табалар. 

Бу гаилә су коенырга ярамый торган урында була. Биредә елга төбендә тирән чокырлар бар, шул урыннарда чоңгыллар барлыкка килә. Обь елгасының агымы да биредә бик көчле була. Кыз су керергә рөхсәт ителмәве язылган язуга игътибар итми. Ул бата башлый. 50 яшьлек ир-ат, 22 яшьлек егет, 14 яшьлек үсмер аны коткарырга маташа. Шул чакта алар үзләре дә хәлсезләнә.

Бу фаҗигане ярдан карап торган башка туганнар белән психологлар эшли, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге гаиләдә 7 кеше була. 12 яшьлек кыз, аның 14 яшьлек абыйсы суда уйный. Кыз кисәк кенә бата башлый. Аны коткарганда үлгән 50 яшьлек ир-ат аларның аталары, 22 яшьлек егет туганнары була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Алар кызны ярга төртеп чыгарган, үсмер малайны коткара алмаганнар, үзләре дә корбан булган. Аларның өчесен дә агым алып киткән. 50 яшьлек ир-ат, 22 яшьлек егет мәетен бик тиз таптылар, 14 яшьлек үсмер мәетен кич кенә таптылар», — дип сөйләгәннәр Новосибирск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Шаһитлар һәм гаиләнең танышлар сүзләренчә, мәрхүмнәр су коена торган урынны яхшы белә. «Анда барысы да яхшы иде. Берничә көн элек без шушы ук урында мәрхүмнәрнең берсенең туган көнен бәйрәм иттек. Бар да яхшы булды», — дип искә ала бер кыз. 

«Биредә балалар бата башлаганы бар инде. Аларны тартып чыгарырга өлгерәләр иде. Бер ай элек тә бала бата башлаган иде. Бу — куркыныч урын, анда чоңгыл бар, агым көчле», — ди башкалар.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкиле сүзләренчә, биредә су коену тыелу турында табличкалар күп куелган. Урын чыннан да куркыныч. Агым хәтта олыларны да алып китә.

«КП-Новосибирск» сайты чыганагы сүзләренчә, фаҗига булган гаилә яхшылар рәтендә. 14 яшьлек үсмер мәктәптә яхшы укыган, самбо белән шөгыльләнгән, спортчы булган. 

Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100