Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күңелем белән һаман СССРда яшим» — ул заманны сагынасызмы, юкмы?

1991 елның 26 декабре тарихка Советлар Союзының рәсми рәвештә таркалган көне буларак кереп калды. Бер көн алда Михаил Горбачев СССР Президенты вазифасыннан баш тартырга мәҗбүр булды. Нәкъ утыз ел элек булган тарихи вакыйгалар халык күңеленә ничек сеңеп калган? «Интертат» төрле кешеләрнең уй-фикерләре белән таныштыра.

news_top_970_100
«Күңелем белән һаман СССРда яшим» — ул заманны сагынасызмы, юкмы?
Владимир Васильев

1991 елның 25 декабрендә Михаил Горбачев телевизор экраннары аша халыкка СССР Президенты буларак соңгы чыгышы белән мөрәҗәгать итә. Унбер минутлык эфирда ул илнең аянычлы хәлдә булуын әйтә, алты ел дәверендә башкарган эшләренә күзәтү ясый. Горбачев чыгышыннан бер кыска гына өлеш китерәбез:

«Язмыш шулай кушкан. Мин дәүләт башлыгы булуга, илнең хәле әйбәт түгел икәне ачык иде инде.

Җир, нефть һәм газ, башка табигый байлыклар да күп, акыллы һәм талантлылар белән дә Алла рәнҗетмәгән, ә алга киткән илләргә караганда без начаррак яшибез, алардан торган саен күбрәк артта калабыз. Сәбәбе инде күренә иде — җәмгыять команда-бюрократик система кысаларында тончыга иде. Идеологиягә хезмәт күрсәтү һәм кораллану узышының коточкыч авырлыгын алып бару — мөмкинлекләр чигенә җиткән иде.

Өлешчә реформаларның барлык омтылышлары — ә алар аз булмады — бер-бер артлы уңышсызлыкка дучар булды. Ил үз перспективасын югалтты. Болай алга таба яшәү мөмкин түгел иде. Барысын да тамырдан үзгәртергә кирәк иде.

Безнеке кебек җәмгыятьтә масштаблы реформалар башлау — бик авыр һәм хәтта куркыныч эш икәнен аңлый идем. Әмма бүген дә мин 1985 елның язында башланган демократик реформаларның тарихи хаклыгына ышанам», — диде Михаил Горбачев.

СССРның беренче һәм соңгы Президентының тулы чыгышын киләсе видеода карарга мөмкин.

Советлар Союзының таркалуы бер көнлек кенә, хәтта бер айлык кына да вакыйга булмый. Иң беренче булып 1990 елның 11 мартында СССР составыннан чыгуы турында Литва игълан итә. Бераздан аңа башка Балтыйк буе илләре һәм Әрмәнстан кушыла. Калган союздаш республикалар СССР составыннан чыгарга 1991 елның азагына таба карар кыла. Рәсми рәвештә Советлар Союзының таркалган көне буларак 1991 елның 26 декабре тарихка кереп кала.

Билгеле сәбәпләр аркасында, ил тарихында беренче мәртәбә хакимият башлыгы халыкны 31 декабрь төнендә якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләмичә кала. Бәйрәм белән котлау өчен сүз ул вакытта бик популяр булган сатирик Михаил Задорновка бирелә.

«СССРда туган кеше буларак, бу темага шәп җыр яздым»

Рамил Чурагул, автор-башкаручы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

— 1992 елда миңа утыз яшь тә юк иде әле. СССР таркалуын бик авыр кабул иттем һәм моның яхшылыкка алып бармаганын яхшы сиздем. Кемнәрдер азатлык, капитализм кирәк дип йөрделәр инде, ләкин мин андый кешеләрнең фикерләре белән килешмәдем.

СССР таркалу Евразиядә бик матур күренеш булмады. Шуннан соң сугышлар, ызгышлар башланды. Бүгенге көндә Украина белән илебезнең капма-каршы торуы да матур күренеш түгел, чөнки нинди генә милләт кешесе булсак та, барыбыз да Советлар Союзы киңлегендә туганбыз. Европа берлегендә яшәүчеләр рәхәтләнеп Европаның бер иленнән икенчесенә сәяхәт итә ала, ә безнең элеккеге союздаш республикалар арасында чикләр барлыкка килде. Советлар Союзында начар яшәмәдек. Төрле чаклар булса да, киләчәккә өмет бар иде. Ә кешене өмет яшәтә.

Мин СССРда туган кеше буларак, бу темага шәп җыр яздым. Сүзләре дә, көе дә үземнеке. Киләчәктә клибын да төшерергә телим.

Рамил Чурагул үзе иҗат иткән «Безнең ил — Советлар Союзы!» җырыннан ике куплетын башкарып та күрсәтте.

«Безнең ил — Советлар Союзы!» җырыннан өзек:

«Ни булды? Аерылдык, каерылдык,

Тапталды дуслыклар, туганлык…

Тарихның хатасын төзәтеп,

Киредән бер булыйк — берләшик!

Кушымта:

Йөрәктә, җаннарда һич сүнмәс

Туганлык, дуслыкның ут-кузы.

Яшәде, яши һәм ул яшәр

Безнең ил — Советлар Союзы!

Иң гүзәл авыллар, калалар,

Куәтле фабрика, заводлар,

Урман-тау, елга-күл, диңгезләр…

Бездә ул, бездә ул иң-иңнәр».

«Ил таркалмаса, хәзер халык яхшырак яшәр иде»

Ришат Нурмиев, ветеринар, ферма мөдире, Саба районы Олыяз авылыннан:

— СССР таркалуны авыр кабул иттем. «Таратасы түгел иде, хакимият нәрсәнедер дөрес эшләп бетермәде», — дип авылда сөйләшкәнебез истә. Мин Горбачевны йомшаклык күрсәтте, ә Ельцин белән Шушкевичны сатлыкҗаннар дип санадым.

Ул чорда илнең икътисады да нык какшаган иде. СССР бетү алдыннан тормыш начарланып алды. Хезмәт хакларын вакытында бирмәделәр, кибетләрдә каткан «Лимон» карамеле белән «Завтрак туриста» конесервасыннан башка ашарлык әйбер калмады. Кибетләрдәге дефицит илне таркату өчен махсус эшләндеме, җитәкчеләр кайдадыр ялгыштымы? Без моны аңлап бетермәдек. Шулай да, ул вакытта ил таркалмаган булса, хәзер халык яхшырак яшәр иде.

«Күңелем белән һаман СССРда яшим»

Мөдәррис Минһаҗев, Татарстанның халык рәссамы:

СССРның таркалуына нык борчылдым, чөнки аның алдыннан гына бик шомлы Август путчы булды. Шундый гамәлләре белән яңа хакимият үзенең дөрес юлда булуына халыкны инандыра алмады. Аннан соң булган вакыйгалар да илебезнең һаман да көчсезләнә, ә халыкның ярлылана баруын күрсәтте. Хәзер колхозларның бетүе, кырларның буш булуы шулкадәр шомландыра. Заманында гөрләп торган фермаларның җимерек хәлдә күрү нык куркыта. СССР таркалганнан соң илебезнең бәрәкәте китте, киләчәккә ышаныч югалды. Элек яшьләргә зур игътибар бар иде, талантлы яшьләрне үстерергә тырышалар иде. СССР заманындагы лозунгларга кадәр балаларга дөрес тәрбия биргән. Хәзер боларның бөтенесенең киресе куела.

Мин ике чорда да яшәгән кеше буларак, аларны чагыштыра алам. Элек хөкүмәт халык турында кайгыртты, шуңа күрә бездә патриотик хисләр дә ташып торды. Хәзер халыкны кайгырту бөтенләй сизелми. Пенсия күләмен генә карагыз. Аларга яшәп буламы? Коммуналь хезмәтләргә бәяләрне арттыру — бөтенләй кешенең җелеген сыгып чыгару кебек тоела миңа. Пенсионерларга гына түгел, хезмәт кешесенә дә хөрмәт бетте. Шундый зур дәүләтнең сүтелгәненә минем бүген дә күңелем әрни. Күңелем белән мин һаман СССРда яшим әле.

«Илебез составында төрки дәүләтләр калмагач, ничек яшәрбез икән, дидем»

Нурулла Гариф, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

— Мин ул вакытны яхшы хәтерлим. Ике төрле карашым булганы истә. Унбиш республикага ирекне тәлинкәдә китереп биргәч, аларның үзләренчә яши башлавына мин сөендем. Икенче яктан, илебез составында төрки дәүләтләр калмагач, ничек яшәрбез икән, дип борчылдым. Дөрестән дә шулай булды — СССР таркалганнан соң без яклаусыз калдык. Хәзер иң зур каршылыкны татарларга күрсәтәләр инде. Без иң хокуксыз халык булып калдык. Бу тел мәсьәләсендә ачык күренә. Башка ваграк халыклар татарлар күләгәсендә яшәргә омтыла, ләкин безнекеләр тигез хокуклар өчен көрәшми.

«Безгә кабат ниндидер куркыныч яный кебек»

Фәгыйлә Чумарова, Омск шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, журналист:

— Илебезгә куркыныч янаганда, бөтен авырлык гади халык җилкәсенә төшә. Гади кешенең әллә ни зур байлыгы булмаса да, иң күп югалтуны нәкъ шулар кичерә. СССР таркалганда да мин шушыны күзәттем. Югарыда утыручылар үзара хакимият бүлешә алмаудан илебез таркалды кебек тоелган иде миңа ул елларда.

Соңгы елларда тагын яшәүнең тәме китте, күңелдә бушлык урнашты. Безгә кабат ниндидер куркыныч яный кебек. Күңел шулай сизә. Өйдә бикләнеп, авызыңны томалап, сүз әйтергә куркып утыру — бер дә тормышны бизәми. Бу бик куркыныч әйбер. Бәлки, балаларыбызның киләчәге өчен борчылудыр бу.

Әлфинур Низамиева, Биектау районы Айбаш авылыннан:

— Кызганыч, мин бернәрсә дә хәтерләмим. Ике кечкенә бала үстереп, йорт салып йөргән еллар иде ул.

«Комсомолга керә алмабыз микәнни дип борчылдым»

Рамил Мөхетдинов, педагог, Арча районы Наласа авылыннан:

— 1991 елда миңа ун яшь булган инде. Дүртенче сыйныф укучысы СССР таркалуына кайгырып йөргән дип әйтә алмыйм. Шулай да, бер әйбер истә калган. Без ул чорда пионерга кергән идек инде. Әлеге вакыйгалардан соң комсомолга керә алмабыз микәнни дигән борчылу бар иде. СССР таркалу белән бөтен яшьләр оешмалары да юкка чыкты бит.

СССР таркалуына күбрәк әти-әни борчылгандыр инде. Алар барысы да колхозчылар. Ул вакытта колхозларның нык вакытлары әле. «Брежнев үлгәч, әниең елаган иде», — дип әтинең сөйләгәне бар иде. Ул ил язмышы өчен борчылып елаган булган.

Минем балачак дефицит заманына туры килде. Кием-салым, велосипед, тимераяк, чаңгы ише әйберләр абыйлардан, яисә башка туганнардан гына кала торган иде. Өр-яңа спортивка турында хыялланасы да юк иде. Хәзер балаларның бөтен әйберләре дә бар. Смартфон, планшет дисеңме. Велосипед һәм тимераяк турында әйтмим дә. Балачагымны яманлыйсым килми. Нәрсә дисәң, дә тамагыбыз ач булмады. Абзар тулы малыбыз бар иде. Аның уңай ягы да бар — без хезмәт тәрбиясендә үстек. Хәзер балаларга менә шушы җитеп бетми.

«Советлар Союзын халыклар төрмәсе итеп кабул итә идем»

Ленар Мифтахов, блогер һәм җәмәгать эшлеклесе, Алабугадан:

— Советлар Союзы таркалуы минем өчен бәйрәм иде. Ул вакытта миңа унҗиде яшь булган. Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәрендә яшәгән чак әле. Демократия, киләчәктә ачыласы зур мөмкинлекләр турында уйлап, шатлыгым эчемә сыймады, чөнки мин Советлар Союзын халыклар төрмәсе итеп кабул итә идем. Яшьлек беркатлылыгы белән, демократия шартларында без бик күпкә яхшырак, иреклерәк яши башларбыз дип өметләндем, ләкин алай ук килеп чыкмады.

Советлар Союзы заманына кире кайтмас идем. Бүгенге тормыштан күпме генә зарлансак та, ул элеккегедән яхшырак. Хәзерге җәмгыятьнең бөтен кимчелекләрен белә торып та, мин аны Советлар Союзы җәмгыятеннән бер адым алга китеш дип саныйм. Советлар Союзында без ясалма җәмгыятьтә яшәдек. Аның идеологиясе үк алга китеш, киләчәк өчен зыянлы иде. Шәхси милек тыелган дәүләт үзенә үзе үсәргә комачаулый. Шәхси милекне тыю — аның иң зур кимчелеге иде. Калган проблемалар да шуның белән бәйле булды. Советлар Союзының таркалуын мин хакимиятнең утызынчы-илленче елларда халыкка каршы кылган җинаять өчен җәзасы итеп кабул итәм. Күпме халык бер гаепсезгә сөргеннәргә куылды, күпмесе үтерелде! Союз таркала башлагач, хакимиятнең терроры ачыкланды бит.

«Советлар Союзы динне бетереп, мавзолейда яткан бабайга табыну культын булдырды»

Рәмис Латыйпов, «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире:

— СССР таралуны бик күтәренке рух белән кабул иттеләр дип истә калган. Ул вакытта халыкта Татарстан мөстәкыйль дәүләт булачак, күтәреләчәк дигән өмет бар иде. Сталин, ГУЛАГ турында мәгълүматлар халыкка килеп ирешә тора, кешеләр нинди ялганда яшәгәнбез дип әйтә иде. Минем СССР тарала дип кайгырган кешене күргәнем булмады, хәзер генә ил таралды, нинди хәсрәт дип сөйләнәләр.

Татар теленә караш әйбәт иде дигән әйбер дә бик дөрес түгел. СССРга милләт кирәкми иде, алар милләтсез совет халкын тәрбияләде, халыклар сортларга бүленгән иде — союздаш статусындагылар, автономияләр, автоном округлар… Мин беренче класста укыганда тәүге мәртәбә Казанга килгәч, өлкәннәр троллейбуста: «Тсс, татарча сөйләшкәнеңне ишетсәләр, ачуланалар», — дип кисәткәннәрен хәтерлим. Аларның Казанда татарча кычкырып сөйләшергә ярамаганын ишеткәннәре булган. СССР заманында башкалабызда бер генә татар мәктәбе калган иде. Тоталитар режим бетмәгән булса, туган телебезнең язмышы тагын да аянычрак булыр иде, дип уйлыйм.

Кайбер кешеләр Советлар Союзында яхшы яши идек дип искә алырга ярата. Алар яисә яшьлеген сагына, яисә, чыннан да, башкалардан яхшырак яшәгән «югары» катламга — блатка ия булган кешеләр. Арткы ишектән генә кереп, дефицит әйберләрне алучылар, блат белән бөтен мәсьәләне хәл итүчеләр ул заманда да бар иде. Без халыкның катламнарга бүленүен хәзер күреп торабыз, ул вакытта яшерен иде. Мәсәлән, Казандагы ЦУМның подвалында «блатлылар» өчен кибет булган — «элита» шунда сатып алган. Ә калган халыкның акчасы булса да, алырга әйбер юк иде — кешеләр хезмәт хакын сбербанкка илтеп тапшыра иде. Эшлисең, акчаңны илтеп бирәсең кире дәүләткә. Кеше йорт сала, машина сатып ала, матур киенә, бизәнә, дәвалана ала идеме соң? Нинди авыр физик хезмәт иде, көнкүреш өчен бернәрсә дә булмады СССРда. Ә чит илләрдә күпме көнкүреш техникасы булган инде утызынчы елларда ук. Совет чорында авылда яшәгән 40 яшьлек кеше ул инде әби-бабайга әйләнеп бетә иде. Шулкадәр авыр хезмәт, русча әйтсәк, выживание иде бит инде ул чор.

Тоталитар режимда болар күрсәтелеп эшләнмәгәч, халыкның төп массасы тигез яши кебек иде. Чынлыкта, кеше бертигез яшәмәде. Ярлылар белән байлар арасында аерма хәзерге кебек зур булмагандыр бәлки.

Советлар Союзын сагынучылар өчен шул замандагы тоталитар режимны кире кайтарсаң, минемчә, бөтенесе дә бүгенге тормышны кире сайлап алыр иде. Ул шуңа да тоталитар дип атала — дәүләт кешенең шәхси тормышына тыкшынган. Авылда яшәгән кешеләр хәтерлидер: кемнең өенә исереп кайтканы, кем хатыны белән аерылышырга йөргәненә кадәр радиодан җиткереп торалар иде. Бүген тигезсезлек турында ичмасам кеше кычкырып әйтә ала, ул вакытта шыпырт та сөйләшергә ярамый иде бит.

1950нче елларга кадәр авыл халкына паспорт бирмичә интектергәннәр. Газеталарда авыллары белән фермада калалар дигән мәкаләләр чыга иде. Нәрсә инде бу? Мәсәлән, укырга китәсең, табиб яки артист буласың килә ди, ә синең кулыңа сәнәк тоттыралар да, гомер буе фермада эшләргә калдыралар.

Хәзер кеше хокуклары юк дип әйтәләр, ә Советлар Союзында бар идеме соң ул?! Бүгенге көндә кешенең үз фикерен әйтергә куркуы шул СССРдан калган рефлекс дип уйлыйм. Һәр класста такта өстендә Ленин сурәте тора иде. Укытучылар: «Сезне Ленин һәрвакыт күзәтеп тора», — дип тукып, беренче класстан куркытып, шул бабайга табындырып, шәхесне юкка чыгарып үстерделәр. Советлар Союзы динне бетереп, мавзолейда яткан бабайга табыну культын булдырды. Мәчетләр-чиркәүләр бетерелде, дин тоту тыелды, эчкечелек тә шул заманда барлыкка килде. Ул замандагы динсезлекнең нәтиҗәсен без әле бүген дә күрәбез. Нәрсә дип кенә зарлансак та, бүгенге көндә яхшы тормышта яшәргә омтылган кешегә мөмкинлекләр күбрәк дип саныйм. Һәрхәлдә, егылып эшләгән кеше җәен-кышын бер спецовкадан яшәп, Яңа елда гына ике мандарин күрми инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100