"Күңеле сизгән шикелле, санаулы еллар гына калды бит, диде". тарихчы Җәүдәт Миңнуллин белән бәхилләшү
“Күп һәм төгәл белүенә шакката идек” ди туганнары, хезмәттәшләре аның турында. Булса да булыр икән тарихка шулкадәр мөкиббәнлек, дип әйтеп була аның турында. Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин кичә, йөрәге тотып, кинәт вафат булды. Бүген үзе яшәгән йорты янында аның белән хушлашу чарасы узды.
"Әйдә, җомга очрашыйк, җомга ул – изге көн, иркенләп сөйләшеп утырырбыз. дигән иде..."
Кичә аның белән соңгы тапкыр сөйләшүчеләрнең берсе - шагыйрь Разил Вәлиев.
– Көндез сәгать 11 ләр тирәсендә мин Җәүдәткә шалтыраттым. Бер йомышым бар иде. Борынгы басма китаплар турында хезмәт әзерлибез, шуңа сүз башы язмассыңмы икән, дип сорадым. Ул уйлап торды да, “Разил, бу тиз кирәктер бит инде”, ди. “Тиз кирәк, гомерләр бик кыска бит, Җәүдәт, ашыгып эшләргә кирәк”, дидем. Ул да: “Әйе шул, санаулы еллар гына калды бит”, - ди. Күңеле сизгән шикелле. “Бүген очрашып булмыймы соң”, дигән идем, “Юк, бүген лекцияләрем бик күп. 8-9 га кадәр университетта булам. Әйдә, җомга очрашыйк, җомга ул – изге көн, иркенләп сөйләшеп утырырбыз”, дигән иде. Кызганыч, кичке сәгать уннарда миңа үлеме турында коточкыч хәбәр килде. Искиткеч зур югалту, - диде Разил Вәлиев.
Җәүдәт Миңнуллин 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкарган. “Җыен” фондыннан берничә кеше, шул исәптән, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Җәүдәт Миңнуллин әле бер атна элек кенә пәнҗешәмбе көнне Балтачка барганнар.
– Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев чакыруы буенча бардык. Мәчет-мәдрәсәләрне карап йөрдек. Мәктәпләрдә чыгыш ясадык. Аның һәр сүзе балаларга, яшьләргә нәсыйхәт шикелле иде. Төп урыннарның берсен Җәүдәт алып торды, чөнки Балтач районына безне “Шәхесләребез” сериясеннән чыккан китаплар белән таныштыру өчен чакырганнар иде. Җәүдәт Миңнуллин фәнни редакторы булгач, энәсеннән җебенә кадәр белә.
2010 елда Миркасыйм Госманов вафат булгач, бу эш аңа күчкән иде, ул чын күңеленнән бирелеп алып барды бу эшне. Аның һәр сүзе эш турында иде. Татар тарихы, мәдәниятебез, борынгы кулъязмалар турында сәгатләр буе рәхәтләнеп сөйли иде. Әле өстәлендә бүген дә эшли башлаган китаплары ятып калды. Ул татар шәхесе Борһан Шаһиди турында китапны эшләп бетереп килә иде. Аннары без Илһам Шакировның киләсе елга 85 еллыгына альбом әзерли идек. Аны да карап чыккан иде. Муса Җәлилгә, Һади Такташка багышланган китаплар әзерләргә җыенып йөри идек. Алар һәммәсе дә калды. ТАССРның 100 еллыгына өч томлык әзерли иде. Икенче томын әзерләп бетердем, китап нәшриятына бирәм, өченче томын эшли башлыйм дип әйткән иде. Эшләгән эшләре күп булды, эшлиселәре, планнары тагы да күбрәк иде, - диде Разил Вәлиев.
“Җәүдәт китү белән татар тарихы белемендә бушлык хасил булды кебек”
Галим, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев озак еллар Җәүдәт Миңнуллин белән бер кафедрада эшләгән. Үлем хәбәре аны ни дәрәҗәдә тетрәндергәне күзләреннән ачык күренеп, тавышыннан да сизелә иде. Дөресен генә әйткәндә, бик күп ир-атлар да күз яшен тыя алмаган беренче матәм чарасы булды минем өчен.
– Мин Җәүдәт Миңнуллинны шаяртып соңгы татар интеллигенциясе дип атый идем. Уйлап карасаң, ул XX йөз башы зыялыларын хәтерләтә иде. Тәрбияле, белемле, итагатьле кеше иде. Шунысы өчен борчылам: Җәүдәт китү белән татар тарихы белемендә бушлык хасил булды кебек. Аның кебек XIX, XX йөз тарихын, гарәп язуын белгән шәхесләр безнең арада хәзер юк диярлек. Шәхесләрне шулкадәр ихлас кызыксынып өйрәнгән, газета-журналларны белә иде. Мин кайвакыт Интернеттан эзләми идем, “Җәүдәт, бу шәхес турында нәрсә әйтә аласың”, дип, аңа мөрәҗәгать итә идем. Бөтен нәрсәне хәтерли иде. Андый кешеләр бармы икән, ай-һай. Без гомер буе бер кафедрада бергә эшләдек. Минем өчен коточкыч зур югалту бу, - диде Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Ул миңа ипләп кенә “син хата язасың, алай түгел, болай ул” диде...
Балтачка сәфәр хатирәләрен Рабит Батулла да яңартты.
– Бик матур як иде, Җәүдәт белән сокланып йөрдек. Әле бөтен дөнья татарлары беткән очракта да, Балтачта татар халкы бетми икән әле, дип сөенеп кайттык. Аның да, минем дә, Разилнең дә сөенече. Юлда тәнәфесләр ясап, матур итеп кайттык. Безнең соңгы күрешү шул булды. Минем аңа үтенечем дә булды: мин татар тарихи мәшһүрләре турында фотоальбом әзерлим. Һәр шәхес турында кыскача мәгълүматы һәм фотосурәте. Зинһар, укып чык, тарихи яктан хаталар китмәсен дип, мөрәҗәгать иткән идем. “Китер” диде, мин әзерләп куйдым, ә ул китеп бара...
Миркасыйм Госмановның иң өметле шәкертләренең берсе. Ул аны алыштырган шәхес. Принципиаль, уңга-сулга борылмый торган тарихчы иде. Йомшак телле булса да, усал иде ул. Мәсәлән, мин бер мәкалә бастырып чыккан идем, анда хата киткән иде, ипләп кенә “син хата язасың, алай түгел, болай ул” диде. Мин рәхәтләнеп төзәттем. Шушы кабатланмасын өчен, мин тарихи шәхесләр турында мәгълүматны да тикшертмәкче идем. Ул рәхәтләнеп риза булган иде. Мин китереп өлгерә алмадым, кинәт китәр дип уйламадым да. Үлем үкенечсез булмый. Язмыш шулай кушкан... – дип сөйләде Рабит Батулла “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Шунда Балтачка барганда сәламәтлегенә зарланмаган идеме соң дип сорыйм аннан.
– Бернинди аһ-ваһ килмәде. Мин генә ул шаталак, кычкырып йөри алам, ә ул бик тыйнак, җитди, андый тарихчылар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара, - диде.
Беренче чыганакларны эзләп табып язуы белән кыйммәтле иде...
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, “Татар әдәбияты тарихы” басмасын төзүчеләренең берсе Әлфәт Закирҗанов та Җәүдәт Миңнуллин турында фикерләре белән уртаклашты.
– Без аның белән татар филологиясе һәм тарихы факультетында күрше кафедраларда 15 елдан артык бергә эшләдек. Минемчә, Җәүдәт Сәлим улы бар кешенең күңелендә тыныч, шул ук вакытта үз эшен профессионалларча белүче, шул өлкәдә максатчан алга барып эшләүче кеше буларак истә калачак. Ул бервакытта шапырынып йөрмәде, ләкин һәр язган мәкаләсе, хезмәте билгеле бер вакыйга булырлык иде, чөнки ул нәкъ менә архивларда булып, мәсьәләнең төбенә төшеп, белеп-аңлап, кемдер сүзе белән яки каядыр чыккан материалга таянып түгел, үзе беренче чыганакларны эзләп табып язуы белән кыйммәтле иде.
Татар халкы тарихын өйрәнде. Аның элекке кулъязмаларда сакланып калган ядкәрләребезне алып кайтуы, кириллицага күчерүе, татар халкының киң җәмәгатьчелеккә аз таныш булган шәхесләренең язмышын күрсәтү, эзләнүләр алып баруы белән кыйммәтле булды. Гомере буе студентлар белән эшләде. Аларда кызыксыну уята белде. Иманым камил: аның дәресләрен тыңлап, әлеге кафедра аша узган элекке студентлар яки бүгенгеләре дә чын мәгънәсендә милләтпәрвәр шәхесләр булып формалашкандыр, - диде.
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, Җәүдәт Миңнуллин дәрәҗәсендә археография, кулъязмалар белән шөгыльләнүчеләр булмаган дип әйтерлек.
– Чын күңелдән фәнне үстерүгә, кулъязмалар туплауга гомерен багышлаган шәхес. Беркайчан да кемгәдер каты сүз әйткәнен күз алдына китерә алмыйм. Йомшак күңелле кеше иде, - дип бәяләде ул.
Язучы Гәрәй Рәхим аның булдыклы кеше булуын әйтте.
– Без бит гадәттә барыбыз да эшкә чиратта торабыз, ә аңа эшләр чират тора иде. Борһан Шаһиди турында катлаулы тарихлы китап чыгарырга җыена идек. Мин аны аңа бирдем, укып чыкты, китапны эшләргә кирәк, - диде.
Курсташларының берсе мәрхүмнең тарихка бик хирыс булуын билгеләп узды. “Тарихка омтылышы зур булды. Кызларын, оныкларын үлеп яратты. Үзе бик яхшы, ышанычлы дус булды”, - ди.
– Вакыты булган саен - дәрес арасында ярты сәгать, бер сәгать булса да, сөйләшеп утыра идек, теләсә нинди сорауга җавап бирә ала иде. Бүген без аны көткән идек, - дип искә ала хезмәттәшләре.
Җәүдәт Миңнуллин шәкертләре, укучылары арасында үтә дә зур хөрмәткә лаек шәхес булган. Бүген аларның күпләп килүе дә шуңа дәлил.
– Ул олпат галим, остазыбыз. Соңгы сулышына кадәр университетта булган, лекциядән соң вафат булган. Татар дөньясы белән элемтәдә торып, милли мәсьәләләрдә киңәшчебез, терәгебез, яклаучыбыз булды, - ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров.
“Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров аның лекцияләреннән истә калган сүзләрен әйтте.
– “Әмма вә ләкин” дип әйтергә ярата иде ул. Таләпчәнлеге бар иде. Басынкы тавышы белән дәресне тыңлата белә иде. Аннары ул ел саен Хәтер көненә чыга торган галимнәрнең берсе иде. Мин аны ел саен күрә идем.
Ул безгә документлар, чыганаклар белән эш итүнең серләрен аңлата башлаган иде. Безнең тарих төркемендәге күп кенә студентлар аның җитәкчелегендә курс эшләре язып, татфакны бетергәч, архивлар, документлар белән эшли торган бүлекләргә китеп баралар иде, - диде ул.
1991-1996 елларда университетта укыган шәкерте Алсу Гәрәева да аның дәресләрне кызыксындырырлык итеп алып барганын әйтте.
– Тәрбияле, зыялы иде шулкадәр, аңа “юк” дип әйтү, тыңламау мөмкин түгел иде. Дәресен авызны ачып тыңлый идек. Бик дикция белән, сәнгатьле итеп сөйли иде. Курку да юк, аңа хөрмәт зур иде. Диплом эшен 5 легә яздым. Мин аңа бик рәхмәтлемен, - диде.
“Абый аланы” дип йөртә идек
Җәүдәт Миңнуллин биш балалы гаиләдә бердәнбер малай булган икән. Апасы, сеңелләре даирәсендә кадер-хөрмәттә үскән.
– Бик кадерле бердәнбер ир балабыз, әни бик ярата иде. “Улым, улым” дип кенә тора иде. Аның йомшаклыгы әйтеп бетергесез. Яшьтән шундый булды. Анда-монда сугылып йөрмәде, күңелендә гел уку булды. Көнгә чыкса, 4-5 китап укымыйча көнен уздырмый иде. Тарих һәм бакчаны шулкадәр яратты ул. Сөйләп аңлата торган түгел. Алмагач, карлыган, чияләр, сливалар үстерде. Безнең 5-7 сыйныфларда укыган чаклар булгандыр инде, бергә утырту өчен чокрылар казыган истә. Тирәнлеге күпме булырга тиеш, дип диаметрларын үлчи иде. “Абый аланы” дип йөртә идек ул почмакны. Әле бу ялда гына авылга кайтып килде әле ул. Гел шул тарих булды аның. “Нәрсәсе бар соң аның абый” дип аптырый идек, - дип сөйләделәр “Татар-информ”га бертуган сеңелләре Җәвәһирә апа белән Зөһрә апа.
Алар, Җәүдәт Миңнуллинның йөрәге авыртуын белеп, гел табибка барырга өндәп тордык, дип сөйләделәр.
– Без аңа гел әйтә идек, үзен үзе аямыйча йөрде. Һаман язу, язу. Гел “ял ит, бер ун еллап ял йортыңа бер дә барганың юк, абый, бар”, дия идем. Үз-үзен аямыйча йөрде экспедицияләргә дә. 33 ел бит! Ничек шулай булырга мөмкин? Соңгы елда сулышың бик авыр дия идек”, - дип өзгәләнә Җәвәһирә апа.
Тормыш иптәше Нурсилә Шакирова белән бергә 15 ел яшәгәннәр.
– Шулчаклы гади һәм күп белә торган галим иде. Күп белүенә шакката идем. Өч көн элек кенә сорадым: цирк бинасын төзүчеләр кемнәр дип. Никитиннар, диде. Ул шунда ук “Никитиннарны Түбән Новгород архивыннан эзләгез, монда түгел алар” ди. “Син каян беләсең” дим. Бөтен нәрсәне төгәл белә иде. Хәтере яхшы иде. “Детский мир” яныннан барганда, мин алтынчы гасырны уйлап барам бит” дия иде.
Холкы белән йомшак, иркәрәк инде. Иркәләдем инде. Эше дә күп булды бит аның. Кыстыбый, коймаклар, варенье ярата иде. Бакчасы да бар бит әле аның. Җәен нәрсә генә утыртмады.
Оныкларын бик яратты инде, конфетлар, шоколадлар әзерләп куйган иде, бара гына алмады, - дип өзгәләнеп сөйләде Нурсилә апа.
Җәүдәт Миңнуллиның ике кызы, дүрт оныгы (ике кыз, ике малай) калган.
Җәүдәт Миңнуллин белән интервью.
Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда "XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов.
2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.
Җәүдәт Миңнуллин 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.