«Күңел җылысын биреп эшлибез» - сабалылар җитлекмичә туган балаларга киемнәр бәйли
Вакыты җитмичә, бик кечкенә авырлыкта туган, ике йодрык зурлыгындагы бәхет төенчекләрен күз алдыгызга китерәсезме? Аларны бит кувез дип аталган пыяла тәрәзәле бишектә үстереп, кеше итәсе бар.
Җитлекми туган балалар өчен иң яхшысы — 100 процент йоннан бәйләнгән кием дигән фикергә килгән табиблар. Әле куллары белән кымтырыкларга 100 процент мамык (х/б) тукымадан уенчык бауларын да тоттырып куйсаң, җиңеллек белән тиз генә үсеп тә китәрләр.
Бала тудыру йортларына шундый кием комплектларын тапшыру максатыннан, Саба районы да соңгы айларда бәйләү дөньясына кереп чумган. Саба аграр көллиятенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле студентлары да, Түбән Утар авылының алтын куллы апалары да, Сабаның балалар иҗат үзәгенә йөрүче нәни укучылары да шушы проектка үз өлешен керткән.
Билгеле, мондый зур эш артында олы йөрәкле, миһербанлы кешеләр тора. «Көмеш волонтерлар» хәрәкәтен Сабада да үстерү нияте белән, «Хәят» коммерцияле булмаган оешмасы «Торопыжкам с любовью» проектына волонтерларны җәлеп иткән. Ягъни дөньяга аваз салырга ашыккан нарасыйларга күңел җылыңны биреп, кием бәйлисең…
Оешманың җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова сүзләренчә, иң элек бу эш Казахстаннан башланган — бер журналист реанимациядә кувездагы баланың аягында йон носки күргән. Ул реаниматологтан, ни өчен стериль зонада йон носкилар кулланыла, дип сораган. Табиб, йон носки баланың аягын җылытып, микромассаж ясатып, баланы тизрәк терелтергә булыша, дигән. Ул носкиларны каян аласыз дип сорагач, буш вакытта шәфкать туташлары да бәйли, әбиләрдән дә сатып алабыз, дигән.
— 1 ноябрьдә без дә шушы акциягә кушылдык, башта 4-5 кеше генә идек. Аннары Инстаграм челтәреннән күреп, бүтән авыллардан да апайлар кушылды. Явлаштау, Олыяз авыллары актив, Түбән Утар барысын да уздырды — кеп-кечкенә авылда 42 кеше бәйләде. Колледж балаларын да кушып, Сабада 200гә якын волонтер исәпләнә. Безгә җеп сатып алырга халык та булышты, аннары кайбер эшмәкәрләр кушылды.
Электән җитлекми туган баланы йон тукымага төреп, мич башына салганнар, бала шуннан җылынып, үсеп беткән. Андый нарасыйларда җылылык регуляциясе көйләнмәгән була, чөнки ул 8-9 айда гына формалаша, ә шушы йон кием аларга тәннәрендә температураны сакларга булыша, тизрәк тернәкләнү өчен дә файдалы. Ул бит әзрәк чеметтереп тә ала, артык йоклатмый, ә аларга үсәр өчен гел хәрәкәттә булырга кирәк, юкса, тирән йокыга талып, сулыш ала алмаска мөмкиннәр, — ди Гөлнара Фәтхерахманова.
Җитлекми туган балага капшавычлы уенчык ник кирәк?
«Хәят» оешмасы йон җеп сатып алу өчен акча җыюны оештырган. 600 кеше ярдәме белән 200 мең сумга җеп сатып алынган һәм волонтерларга тапшырылган. Проектка күрше районнан да кушылганнар.
Хәзерге вакытка 1 меңнән артык эшләнмә бәйләнгән. Якын арада алар Татарстанның неонатология үзәкләренә һәм Казан белән Саранск шәһәрләренең «28 күзәнәк» (җитлекми туган балаларга бәйләү эшләнмәләре 28 күзәнәктән башланганга, шулай атала — Т.И. искәрмәсе) клубларына тапшырылачак.
Мондый кием бары тик билгеле стандарт буенча бәйләнә, бөтен җептән дә бәйләргә ярамый, дөрес эшкәртелгән 100 процент йон гына кулланыла.
Комплектка жилет, башлык, носки, кечкенә генә плед һәм махсус «осьминожка» уенчыгы (капшавычлы сигезаяк) керә. Анысы 100 процент мамык тукымадан эшләнгән булырга тиеш. Кувезда яткан балага әллә ничә җирдән чыбыклар тоташтырылган була, сабый шуларны тарткаламасын өчен, кулына шушы уенчык капшавычларын тоттыралар. Ә кулы белән тарткалап тору аңа инде әни карынында ук сеңгән була, шушы капшавычлар әнисенең кендек бавын хәтерләтә.
Икенчедән, бу уенчык сабыйны бераз алдау өчен дә кирәк. Башта әнисенең күкрәгенә куеп торып, әнисенең исе сеңдерелгән уенчыкны тотып, бала гүя иң газизе янәшәсендә булганын сизә һәм тынычрак хис итә.
Гөлнара ханым сөйләвенчә, бу акция кешенең күңелен чистарту алымы да. «Бер белми торган кешегә ярдәм итсәң, күңелгә рәхәт була», — ди ул.
Сабада очрашып, Гөлнара ханымны утырттык та Түбән Утарга кузгалдык. Мәчет янына килеп туктауга, ни күзләребез белән күрик, шушы авылның фельдшеры, бәйләүче волонтер апаларның җитәкчесе Гөлфия апа Гыйбадуллина икмәк, тоз белән каршыбызга чыкмасынмы?! Бермәл хәтта югалып калдык. Ә мәчеткә килеп керсәк, 15ләп апа (42 бәйләүченең 15 е килгән иде очрашуга) эскәмиягә тезелеп, безне дүрт күз белән көтеп утыра. Өстәлгә бәйләгән нәни киемнәрне тезеп чыкканнар.
«Болар булдырган дип, башкалар да кушылыр»
Менә бит, буш булса төшеп кала дип тормаганнар апайлар — 82 комплект әйбер бәйләгәннәр. Гөлфия ханым әйтүенчә, үзләренә китерелгән 61 комплектлык җептән 82 комплект кием чыккан. Калдык җепләрне дә әрәм-шәрәм итмәгәннәр — үзара катнаштырып, тагын өстәмә пледлар, носкилар бәйләп чыкканнар.
— 56 хуҗалык безнең авылда, шушы кечкенә авылда 162 кеше яши. Балалардан кала 140 кешенең 42се бәйләү акциясендә катнашты. «Хәят» оешмасыннан Гөлнара җепләрне китерүгә эшкә тотындык, әле ватсапта аралашып, бер-беребезнекен күрсәтә-күрсәтә башкарып чыктык шушы эшне.
Авылдашларыма бик зур рәхмәт, минем сүземне читкә куймыйча, актив бәйләп, декабрь азагына төгәлләп тә куйдык, — диде Гөлфия ханым.
— Бик каты бәйләделәр, бер-ике генә кеше булыр дип уйлаган идем, 42 булды әле болар, — дип әйтеп куйды мәчет имам-хатыйбы Нәҗип Кәримов та.
Иң яшь бәйләүче Илһамия Тимергалиевага 25 яшь, иң өлкән бәйләүче Рауза апага 81 яшь.
— «И, шундый балаларга бәйлисе булгач, миңа да җеп алып кер, Гөлфия», — дип бик теләп риза булды Рауза апа, 6 пар носки бәйләде. Шушы комплектта иң авыры носки әле аның, кечтеки булгач, шунысы кулда тормый.
Безнең авылда бөтен кеше бәйләү-чигүгә оста, яшерен талантлар да ачылды. Аеруча авылга килен булып төшкән Альбина Шәяхмәтованың берүзенең әйберләреннән дә күргәзмә ясарлык. Күргәзмәгә куяр өчен сандыкларны актарып, әниләр чиккән әйберләрне дә чыгардык, — дип сөйләде Гөлфия апа.
Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигәндәй, бәйләүчеләр игътибарсыз калмады. Гөлнара ханым аларга Рәхмәт хатлары һәм «Тылсымчы» дигән махсус значоклар өләште. Күңелгә күп кирәк димени, шуңа да риза инде ул!
— Сезгә карасаң, чын кешеләр бар икән дип уйлыйсың. Сезне бүләклисе килә, Казанда да аның кадәр бәйләүче волонтер юк, ә монда бер бәләкәй авылдан 42 кеше. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмый, шуңа чакырдык та инде журналистларны, менә, үз күзләре белән күрсеннәр!
50 яшьтән узган «көмеш» волонтерлар хәрәкәтен районда да үстерәбез. Барыгызны да шул реестрга кертәбез. Санкт-Петербургта бер җыен булган иде. Татарстанда волонтерлар аз, диләр. Нишләп булмасын, мин әйтәм, татарлар барысы да яхшылык эшли, хисап кына тотмыйлар. Бездә андый гадәт юк, отчет өчен эшләмибез бит инде. Хәзер сезне күргәч, кем белә, бәлки, бүтән районнар да үрнәк алыр. Татарлар шулай бит, гадәттә: болар булдырган бит әле дип, бер-берсеннән уздырып эшли, — дип рәхмәт сүзләрен җиткерде ул.
«Кызымның улы 500 граммлык булып туган иде»
Гөлфизә апа Галиева барлыгы 7 комплект кием бәйләп биргән. Үз башыннан үткән кеше генә бөтен авырлыгын аңлый диләр бит әле, монда да нәкъ шул хәл: Гөлфизә апаның үзенең дә оныгы шулай бик кечтеки булып, вакытыннан алда дөньяга килгән. Шул вакытта ут йотып йөргән көннәре күңелен сызып-сызып үткәндер.
— Җитлекми туган балаларга йон җептән кием кидертү турында белә идем, үземнең кызымның улы шулай 500 грамм булып кына туды. Шөкер, үсте инде, мәктәпкә керергә җыена. Бик бәйлисе килеп бәйләдем шушы киемнәрне, — дип уртаклашты Гөлфизә апа.
«Аны бәйлисе генә килеп тора»
Мөнирә апа хастаханәдә балаларга андый кием кидертеп үстерүләрен беренче тапкыр ишеткән.
— Үлчәмнәре нинди булырга тиешлеген башта аңлаттылар, күзәнәкләрен күпмедән аласы, ничә см озынлыкта бәйлисен әйттеләр. Бәйләүчеләр белән ватсап аша элемтәдә тордык — кем ничек бәйли, ничек булдыра ала… Кемнеке матуррак була, шуннан үрнәк алып, тагын да канатланыбрак бәйлисең. Бар булган җепләрне бәйләп бетердек. Аны бәйлисе генә килеп тора.
Шушы киемнәрне киеп тазарсыннар, үссеннәр дигән теләк белән бәйләдем. Миһербанлы, әти-әниләренә шәфкатьле булып үссеннәр, исән-сау булсыннар иде. Күңел тула инде шуларны уйласаң… Яшәргә туган, яшәргә тырышучы балалар бит инде алар. Ышанам. Барыбыз да теләп бәйләгәнбездер, теләмәсәк, тырышмасак, моның хәтлене булдырмас идек, — дип кичерешләре белән уртаклашты Мөнирә апа. Ә күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәшеп төште.
Акцияләр булса, Утар авылы апалары тагын катнашабыз, диделәр. «Шундый файдалы була алуыбыздан күңелгә рәхәт», — дип өйләренә таралыштылар.
Күргәзмәгә куелган коймаклар белән, эх, бер чәй эчеп тә алсаң иде ул, дигән уй баштан йөгереп узарга өлгермәде, ул арада безне табын янына чакырдылар. Гөлфия апа үзенең «уң кулым» дип атаган Лилия Шәяхмәтова ит бәлеше пешереп килгән. Ат итеннән пешерелгән, авызда эрерлек бәлеш ашаганнан соң, нарасыйларга дигән киемнәрне букчаларга тутырып, юлга кузгалдык.
Бала тудыру йортларына озатылачак махсус капшавычлы уенчыклар һәм йон носкиларны Саба аграр көллиятенең пешекчеләр төркеме дә бәйләгән. Бу төркемдә акылга зәгыйфь балалар укый. Шулай ук аларга башка төркемнәрдән дә берничә студент кушылган. Ә малайларның да шушы эшкә үз өлешен кертергә теләвен генә карагыз әле сез! Уенчыклары да сигезаяклар түгел, чыршылар, Нургали урманнары чыршылары…
— Быел коррекцион мәктәпләрдән килгән пешекчеләр төркеме оешты, алар белән эшләргә Теләчедән, Сабадан да кеше эзләдем — юк кына бит… Аллаһы Тәгалә ишетеп алды: шул балаларны бәйләргә генә түгел, яшәргә өйрәтә торган, күңел җылысын биреп эшләүчене таптым, — дип сөйләде Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов.
Бөдрә «капшавычлы сигезаяклар”ны Саба балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм башлангыч сыйныф балалары да бик теләп бәйләгән. Шулкадәр мавыгып киткәннәр ки, хәтта кайсы уенчыкларның капшавычлары әйтеп бетергесез куе.
— Гөлнара ханым безгә мөрәҗәгать иткәч, сөенеп риза булдык. Бердән, балаларга да ниндидер стимул, икенчедән, шундый зур эш башкару зур горурлык булды. «Осьминожка”ларны балалар бәйләде, пледларны, носкиларны мин үзем, мондагы хезмәткәрләр дә бәйләште.
Бәйләү энәсе белән җайлырак та ул бәйләү, крючок белән алай бик тиз бәйләнми шул, җебе нечкә бит аның, натураль мамык тукыма булгач, крючокка да кертү җайсызрак, шунлыктан әкренрәк бәйләнә.
Хәтта 2 нче класс кызларым бәйләде. Без кемнәр өчен бәйләгәнне аңлаткач, бик шат булдылар инде, — дип сөйләде педагог Зөлфия Гыймадиева.
Үзәк директоры Диләрә Хәбибрахманова коммерцияле булмаган сектор белән эшчәнлек балаларга тәрбия ягыннан әһәмиятле булуын әйтте.
– Без балаларга, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүне үзебезнең мисалда күрсәтергә тиеш. Тәрбиянең мөһим өлеше дип уйлыйм. Мондый акцияләргә сөенеп кушылабыз. Балалар крючок белән бәйли белгәч, бик рәхәтләнеп риза булдык. Барлыгы ун бала бәйләде. Аны бит әле капшавычларын боргалап бәйләргә, эченә чүпрәккә төреп синтепон да тыгып калдырырга кирәк. Балалар зур эш башкарганнарын аңлап эшләделәр, — дип сөйләде ул.
Атнасына ике-өч тапкыр үзәккә килүләрен исәпкә алып, бер уенчыкны бәйләүгә балалар якынча өч атна вакыт сарыф иткән.
Казанның 4 нче балалар тудыру йортыннан балалар реанимациясе мөдире, неонатолог Евгения Агафонова да йон кием һәм капшавычлы уенчыкларның җитлекми туган балалар өчен әһәмиятен аңлатты.
— Реанимациядә вакытта бала, бигрәк тә җитлекми туган балалар, шул капшавычларын карында әниләренең кендек бавын капшаган кебек капшыйлар. Реанимациядәге чыбыкларны тарткаламасыннар өчен дә уңайлы бу. Әни кеше күкрәгенә куеп йөртеп, үз исен сеңдерсә, бигрәк тә яхшы.
Ә кием 100 процент йон тукымадан булгач, баланың тән тиресе өчен файдалы, җитлекми туган балалар кайчак тын алмый торырга мөмкин бит, ә йон әйбер баланың тәненә ышкылгач, сабыйга тирән йокыга талмас өчен яхшы. Йон кием җылылык ягыннан да кирәк, чөнки әле алар тәннәрендә җылылык саклый алмый.
Факторлары күп инде. Нинди матур әйберләр бәйләнгәнен күреп, әниләрнең кәефе дә күтәрелә. Әни кеше реанимациягә килеп, баласына игътибар, мәхәббәт булганын тою зур нәрсә бит. Баламны карыйлар икән дип, күңеле тыныч була. Бер комплект кием һәм уенчык бер балага гына каралган, аннары истәлеккә әнисенә тапшырабыз.
Казанда бу биш еллап гамәлдә. Безнең бала тудыру йортыннан башта уенчыклардан гына башланган иде, аннары әкренләп башкаларга да күчә башлады, — диде табиб.
Галерея: Саба районы Түбән Утар авылында җитлекми туган балаларга бүләкләр тапшырудан репортаж