Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күңел ачу, сәүдә йорты аша кем нәрсәне искә төшерә?" Шагыйрь Рәниф Шәрипов Кемерово фаҗигасен шигыренә салган

Рәниф Шәрипов - китаплары тиз сатылып бетә торган татар шагыйре.

news_top_970_100
"Күңел ачу, сәүдә йорты аша кем нәрсәне искә төшерә?" Шагыйрь Рәниф Шәрипов Кемерово фаҗигасен шигыренә салган

Шагыйрь Рәниф Шәрипов социаль челтәрдәге битенә Кемерово фаҗигасенә багышлап язылган шигырен элгән.

Файдасы юк тарих сабагының, 
Юкка булган канлы дәресләр. 
Зәңгәр кара белән язам кебек, 
Ә кәгазьдә кызыл хәрефләр.

Котым очып, күзләремне уам, 
Кулларымда кызыл тап кала. 
Колагымда чыңлый чит тавышлар, 
Ярдәм сорап елый ят бала.

Чит буламы бала, елый икән? 
Ят буламы кеше кешегә? 
Күңел ачу, сәүдә йорты аша, 
Кем, нәрсәне искә төшерә?

Сабак түгел, гыйбрәт түгел икән 
Бу кыйммәтле, канлы дәресләр. 
Колагымда һаман бала елый, 
Күз алдымда кызыл хәрефләр.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Кукмара районында туган. 11 яшендә ятим калып, Балалар йортында тәрбияләнгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт химико-технология институтына укырга керә, әмма бер елдан хәрби хезмәткә алынган. Төньяк флотта хезмәт иткән егет армиядән сәламәтлеген югалтып кайта - Баренц диңгезендәге хәрби хезмәт аның суставларын хәрәкәтсез калдырып, урын өстенә "беркетеп" куя. 1982 елда Рәниф Шәрипов катлаулы операцияләр аша үтеп, култык таягы белән аякка баса. 1983 елда беренче җыентыгы басылып чыга. 

Шагыйрьнең алты китабы, поэмалары, сәхнә әсәрләре, күп сандагы мәкаләләре бар. Казанда яши. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100