«Jadid Fest – 2026» фестивале Габдулла Тукайның чордашларына багышланачак
28-29 ноябрьдә 12:00-20:00 сәгатьләрдә Милли китапханәдә «Jadid Fest» фестивале узачак. Быел ул инде 10 нчы тапкыр оештырыла. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында оештыручылар фестивальнең программасы һәм нинди яңалыклар көтелүе турында сөйләде.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны «Тукай елы» дип игълан иткән иде. Шуңа күрә быелгы фестиваль дә Габдулла Тукайның чордашларына, аларның тормышына, иҗатына һәм мирасына багышлана.
«Күпчелек Тукайның кем икәнен белсә дә, аның белән бер чорда кемнәр яшәгәнен, нинди идеяләр белән янганын белми», - диде ул.
Фестиваль программасында иллюстраторлар һәм нәшриятлар ярминкәсе каралган. Шулай ук лекторий, концерт, аудиоспектакль, шигъри баттл, иҗади лабораторияләр һәм милли уеннар булачак.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында махсус кушымта булдырыла. Аңа кереп, килүчеләр үзләренең яшен күрсәтә алачак. Шуннан соң алар 1912 елда яшәгән булсалар, кем яшендә булганлыкларын һәм ул шәхес турында кыскача мәгълүмат белән таныша алачаклар.
«Күпчелек Тукайның кем икәнен белсә дә, аның белән бер чорда кемнәр яшәгәнен белми»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Аудиоспектакль, флешмоб һәм иҗади лабораторияләр
Фестивальнең программасы турында тулырак «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары Рәдиф Кашапов сөйләп китте.
Быел фестивальдә аудиоспектакль тыңлап булачак. Бу – Рәдиф Кашапов яздырган «Алтмыш өч» дип исемләнгән аудиоспектакль.
«Бер яктан, монда яңалык та бар, шул ук вакытта традициягә таяну да, чөнки элекке вакытларда радиоларда һәрвакыт аудиоспектакльләр була иде», – диде ул.
Программада Татар китабы йорты хезмәткәре Алсу Хафизова әзерләгән монологлар перформансы да бар. Анда 10 хатын-кыз үзләренең шәхси тормышы һәм ниндидер герой турында сөйләячәк. Ә Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин татар интеллигенциясенең шәхси, көнкүреш тормышы турында лекция укыячак.
Рәдиф Кашапов шулай ук «Ай, былбылым» флешмобы узачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу җырны татарларга Камил Мотыйгый (журналист, нәшир, җырчы һәм әдәби әсәрләр авторы, ул Тукайның остазы һәм укытучысы була – авт. иск.) алып килгән. Оештыручыларның теләге – бик күп кеше җыеп, төрле инструментлар һәм җырчылар катнашында әлеге җырны башкару.
«Быелгы концерт революциягә кадәрге көйләргә һәм Камил Мотыгыйга багышланачак»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Фестиваль кысаларында 1912 елның 29 ноябрендә чыккан «Вакыт» газетасын уку да планлаштырылган. «Безгә әлеге газетаны иске имлядан Илшат Сәетов тәрҗемә итәргә булышты, Айдар Шәйхин барлады, ә Нурбәк Батулла укыйячак», – диде Рәдиф Кашапов.
«Jadid Fest» фестивале кысаларында дүртенче ел рәттән концерт та оештырылып килә.
«Беренче концерт «Сания» операсы буенча әзерләнде, аннан соң тыелган әсәрләргә һәм хатын-кызларга багышланган концертлар оештырылды. Быелгы концерт революциягә кадәрге көйләргә һәм Камил Мотыгыйга багышланачак. Ул татарларга күпме әсәрләр бүләк иткән. Хәтта аның күпчелек җырларын татар халык җырлары дип тә кабул итәбез», - диде Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Ниязов.
Фестивальне йомгаклаучы чарада рэпер, рәссам, нәккаш Нәзыйм Исмәгыйлов Габдулла Тукайның соңгы хатын идәндә зур хәрефләр белән язачак. Тукайның соңгы хаты нәшриятчы Зәйнәб Хәсәниягә язылган була. Соңыннан әлеге язманы кисеп, катнашучыларга тарату мәсьәләсе дә уйланыла.
«Шигъри слэм»
Фестиваль кысаларында «Шигъри слэм» да оештырылачак. Журналист, шагыйрь Зөләйха Камалова аңлатканча, Татар китабы йортында мондый кичәләр даими рәвештә уза. Анда шагыйрьләр, бергә җыелып, үзара шигырь укып ярышалар.
«Хәзер татар шагыйрьләре күп түгел, элек алар күбрәк булган. Шуңа күрә без XX гасыр башы шагыйрьләрен хәзерге шартларга куеп, аларны көрәштереп карарга уйладык. Шагыйрьләр авторларны атамыйча гына шигырьләрне укыячак. Шул рәвешле укучыга таныш булмаган шигырьләр яңа яңгыраш табачак», – диде ул.
«Без XX гасыр башы шагыйрьләрен хәзерге шартларга куеп, аларны көрәштереп карарга уйладык»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Jadidfest – татар мәдәниятен, тарихын һәм заманча иҗатын берләштерүче фестиваль. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыра, милли мирасны яңа күзлектән ача һәм аның белән яңадан таныштыра.