Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Израильдә яшәүче: «Ирем безне алырга кайтканда, асфальтта кан таплары да күргән»

news_top_970_100
Израильдә яшәүче: «Ирем безне алырга кайтканда, асфальтта кан таплары да күргән»
Екатеринанын социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

8 октябрь көнне Газа Секторындагы ХАМАС хәрбиләре Израильгә бәреп керде. Израильдә дүртенче елын яшәүче россияле Екатерина Казаногова «Интертат»ка хәрби бәрелеш башланган көн вакыйгаларын сөйләде.

Ходай гына саклап калды безне. Ирем – эшкә иртәрәк чыгып китүе, ә мин – ял көнем булганга, озаграк йоклавым аркасында исән калдык, – дип башлады ул сүзен. Екатерина әйтүенчә, ул иртән сирена тавышына уянып киткән.

Әле ул вакытта ни булганын белми идем, этемне алып, бомбадан саклану урынына йөгердем. Ашыгудан телефонымны да өйдә калдырганмын.

Фатирларга кире кайткач, безгә өйдән чыкмаска, ишек-тәрәзәләрне бикләргә һәм беркемгә дә ишек ачмаска куштылар. Этем белән икенче көннең иртәсенә кадәр өйдә утырдык. Ситуация тынычлана төшкәч, ирем кайтты да, без тиз генә җыенып, Эйлатка китеп бардык. Хәзерге минутларда биредә, Сдеротка караганда, күпкә тынычрак.

Без киткәндә, Сдерот солдатлар белән тулы иде. Ирем безне алырга кайтканда, асфальтта кан таплары да күргән. Һәлак булган кешеләрнең мәетләрен ул вакытта җыеп алган булганнар инде.

Эшемдәге хезмәттәшемнең ире дә бер гаепсезгә һәлак булды. Ул иртән балыкка дип чыгып киткән булган. Сирена тавышын ишеткәч, өйгә кайтырга кузгалган. Ләкин өенә кайтып өлгерә алмаган, аны юлда атып үтергәннәр…

Безнең гаиләдә дә фаҗига булу ихтималы бар иде. Ул көнне ирем эшкә иртәнге 5тә үк чыгып китте, бу мәхшәрләр башланганчы эшкә барып җитәргә өлгергән. Нәкъ ярты сәгатьтән шул юлдан мылтыклы кешеләр барган һәм бөтен очраган кешеләрне атып үтергәннәр.

Ял көнем булганга, мин дә ул көнне озаграк йоклаганмын. Гадәттә, иртүк эшкә киткәнче, этемне йөртергә алып чыгам.

Моннан 2 ел элек шушыңа охшашрак хәлләрне кичергән идек инде. Бик борчылабыз.

Без машина белән Эйлатка күченгәндә дә бик куркыныч булды. Килеп төшкәндә, Эйлатта да вазгыять тыныч түгел иде. Яр буе тулы полиция һәм солдатлар күрдек. Аларга кемдер шалтыратып, «яр буенда кораллы гарәпләр» йөри, дип әйткән, ә ул кешеләр бары тик туристлар булып чыккан.

Мондагы халык бик бердәм икән. Алар үзләренең туган илләре өчен бар нәрсәгә дә әзер. Иремнең эшеннән бик күп кешеләр мобилизициягә эләкте. Моны барысы да тыныч, шулай тиеш, дип кабул итте. Илдә булмаганнар да, ничек тә булса кайтырга һәм илне сакларга барырга тели. Бөтен халык берләште, актив рәвештә солдатларга гуманитар ярдәм җыялар, – дип сөйләде Екатерина «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100