Израиль белән Иран арасында хәрби низаг: экспертлар атом-төш конфликты турында кисәтә
13 июнь көнне Израиль һава көчләре Ирандагы максатларга ракета һөҗүме ясаган иде. Бу һөҗүм – 2 ил арасындагы 40 елга сузылган конфликт тарихында иң көчлесе. Израиль Иранның атом-төш объектларын һәм хәрби җитәкчелеген бомбага тоту максаты белән эш иткән. Нәтиҗәдә Иранда 78 кеше һәлак, 329 кеше яраланган. Иранның атом-төш объектларына зыян килгән, әлеге объектларда эшләүче галимнәр һәм хәрби җитәкчеләр юк ителгән.
Моңа җавап итеп, 13 июнь кичендә Иран Кораллы Көчләре Израильдәге хәрби максатларга ракеталар белән һөҗүм итте. Тиздән баллистик ракеталарның икенче дулкыны җибәрелүе дә билгеле булды. 14 июнь төнендә Израиль оборона Армиясе (ЦАХАЛ) Иран ягыннан ракета һөҗүменең өченче дулкыны турында белдерде. Бүген иртәнгә Иранның Израиль территориясенә инде дүртенче тапкыр һөҗүм итүе билгеле.
Россия президенты Владимир Путин телефоннан Иран Президенты Масуд Пезешкиан һәм Израиль премьеры Биньямин Нетаньяху белән әңгәмә корды. Ул Иран җитәкчелегенең һәм халкының кайгысын уртаклашуын белдерде, ә Тель-Авивны БМО Уставын һәм халыкара хокукны бозуда гаепләде. Шул ук вакытта ул, Мәскәү 2 илнең дипломатик элемтәләрендә арадашчы булырга әзер, дип белдерде.
АКШ президенты Дональд Трамп Иранны атом-төш программасы буенча килешүгә ирешергә чакырды. Аның сүзләренчә, Израильнең алдагы планлаштырылган һөҗүмнәре тагын да рәхимсез һәм җимергеч булачак.
Россия Куркынычсызлык Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Якын Көнчыгыштагы вакыйгалар атом-төш конфликтын китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә. Бу хакта ул Telegramда язган.
«Бу – реаль. Һәм тиз. Андый нәрсә беркемгә дә кирәкми!» – дип ассызыклаган ул.