Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевскида яшәүче Садыйковлар: «Безнең өйдә русча сөйләшүче юк»

Балалар татар телендә сөйләшеп үссә, мили җыр-биюләргә, әдәбиятка тартылса, динен олыласа гына татар халкының киләчәге ныклы. Моны аңлыйбыз, әмма үзебез саф татарча аралашсак та, балаларыбызны тулы мәгънәсендә татар итеп үстерә алмыйбыз.

news_top_970_100
Ижевскида яшәүче Садыйковлар: «Безнең өйдә русча сөйләшүче юк»

Телләре саф татарча ачылып, дөньяны татарча таный башлаган сабыйларны, балалар бакчасына йөри башлау белән, шәһәр мохите йота. Өйгә кайтып, чит телдә аралашкан кыз-улларыбызга кушылып, үзебез дә рус телендә җавап кайтарганыбызны сизми дә калабыз. Аннары рус телле татар балалары арасында үз телебездә сөйләшүчеләрне очратсак, аларга сокланып туймыйбыз. Алар белән аралашу күңелләрне җылыта...

Менә шундый сөйкемле сөякле, 10 яшьлек татар кызы — Иллария Садыйкова. Ике-өч ел элек аны Ижевсктагы «Йолдызлар яңгыры» бәйгесендә беренче тапкыр күргән идем. Соңгы елларда сәләте күзгә күренеп үсә. Ижевск шәһәрендә нинди генә милли чара узмасын, нинди генә бәйрәм булмасын, аларны Иллария моңлы җырлары белән бизи. Иллариянең әнисе Айгөл Садыйкованың да балачагы, конкурсларда катнашып йөрүе искә төшә. Ул да нәкъ шундый актив, җырларга ярата иде.

«Айгөл, күптән түгел үзең дә милли чараларда катнашып, җиңү яулый идең. Кызыңның да синең кебек сәхнәгә тартылуы гаиләгез белән җыр-моң сөюдән киләме, әллә үзеңнең балаларыңны сәхнәдә күрү теләге көчлеме?» — дип кызыксынам.

«Дөресен генә әйткәндә, балам туганчы ук: «Кыз бала туса иде! Аңа матур күлмәкләр алыр, чәчләрен үрер, җырларга өйрәтер идем», — дип хыяллана идем. Аллаһ мине ишетте. Кызым Иллария, аннары улым Нурислам туды. Алар минем өчен Ходайдан бирелгән зур бүләк», — ди ул.

Иллария Ижевск шәһәренең 215 балалар бакчасының татар төркемендә тәрбияләнеп, бүген 6 татар гимназиясенең 4 сыйныфында укый. Биш яшеннән үк аны әнисе «Асылъяр» җыр һәм бию ансамбленә йөртә. Ансамбль белән Иллария Россиянең төрле төбәкләрендә булырга өлгергән, конкурсларда катнашып, иҗади сәләтен сынаган. 2017 елда республика күләмендә узган «Йолдызлар яңгыры» фестивалендә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаган.

Моннан тыш, Иллария Ижевск шәһәре Ленин районының балалар иҗаты үзәгенә йөреп, синтезаторда уйнарга өйрәнә. Узган ел ул «Энергия звезд» Россиякүләм конкурсында «Инструменталь жанр» номинациясендә катнашып, III дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Ул бу исемгә синтезаторда «Ай, былбылым» әсәрен уйнап лаек булган.

«Апасына карап, Нурислам да җыр-моңга тартыла, Иллария өйрәнә торган җырларны шундук отып ала да көннәр буе җырлап йөри, — ди Айгөл. — Әлегә кечкенәрәк, үсә төшкәч, аны да шушы юнәлештә үстерергә телибез».

Әле бу гына да түгел, Иллария Удмуртиянең «Моя Удмуртия» телеканалында атнага бер тапкыр дөнья күрә торган «Күңелле кыңгырау» татарча балалар тапшыруын алып бара.

«Балаларыгыз саф татарча сөйләшә, җырлый, алар үзара һәрвакыт шулай чиста татарча сөйләшәме?» — дип кызыксынам. «Әйе, безнең өйдә русча сөйләшүче юк бит. Алар русча сөйләшергә күнекмәгән. Бу — безнең туган телебез», — ди Айгөл.

Гаилә башлыклары Радик һәм Айгөл икесе дә Ижевск шәһәрендә туып-үскән, үз милләтебездән читләшмәгән яшьләр. «Балаларга тәрбия бирергә кирәкми, үзең аларга үрнәк булырга гына кирәк. Алар сиңа карап, үзләре бар нәрсәгә дә өйрәнә», — диләр бит. Садыйковлар гаиләсе — әлеге хакыйкатьнең ачык мисалы.

Удмуртия төбәгеннән талантлы татар яшьләре үсеп килүе — сөенеч, өмет. Мондый яшьләрне үстерүгә республикада даими чаралар, бәйгеләр оештырылуы һәм «Асылъяр» кебек ансамблебез булу да зур этәргеч булып тора.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100