Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижауда яшәүче Ләйлә Галимова: «Циркта катлаулы күнегүләр ясаудан тәм табам»

Удмуртия дәүләт циркы Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә билгеле. Цирк  студиясе 2006 елдан бирле эшли. Бүген сүзебез гимнастика белән шөгыльләнүче татар кызы Ләйлә Галимова турында.

news_top_970_100
Ижауда яшәүче Ләйлә Галимова: «Циркта катлаулы күнегүләр ясаудан тәм табам»

Удмуртия дәүләт циркы студиясендә тәрбияләнүчеләр төрле халыкара һәм россиякүләм конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары булдылар. Берничә чыгарылыш сыйныф укучысы Румянцев исемендәге Мәскәү дәүләт цирк һәм эстрада сәнгате училищесына кереп, укуларын дәвам итәләр.

Шунысы аеруча мактауга лаек: Удмуртия дәүләт циркында инде 13 тапкыр цирк сәнгате фестивале узды. Удмуртия халкы һәм кунаклары көтеп ала торган бу традицион фестивальнең даны бөтен дөньяга таралды һәм цирк сәнгате өлкәсендә казанышларны күрсәтү өчен әһәмиятле мәйданчыкка әверелде, халыкара хезмәттәшлек итүне ныгытты һәм үстерде. Чайковский, Калашников автоматы ватаны кебек популяр брендлар белән бергә Ижау дәүләт циркы фестивале Удмуртиянең визит карточкасына әверелде.

Елдан-ел Халыкара фестиваль төрле илләрдән килгән талантлы артистларның яңа исемнәрен ача. Быел да март аенда Ижауга Россия төбәкләреннән, Франция, Испания Аргентина, Финляндия, Украина, Эфиопия, Колумбия сәнгать осталары халыкара фестивальгә җыелдылар.

Әлеге фестивальне караганда, чыгыш ясаучылар арасында бик күп татар фамилияләре да барлыгына игътибар итеп утырган идем. Ә жюри әгъзалары арасында Ләйлә Галимова фамилиясе яңгырагач, аның белән кызыксынуым артты. Күптән түгел миңа аның белән танышу насыйп булды. Ләйлә Ижау шәһәренең 62нче санлы мәктәбендә белем ала. 15 яшьлек кыз Ижау дәүләт циркы студиясендә шөгыльләнә, бүгенге көндә бихисап дипломнар, грамоталарга ия. Тренерлары, укытучылары аның тырышлыгын, үҗәтлеген һәм максатчан булуын тойганга бик хөрмәт итә. Ләйлә Галимова белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

Ләйлә, гимнастика белән ничә яшьтән шөгыльләнә башладың? Циркка ничек килергә булдың?

Дүрт яшемдә әти-әниләрем минем бөгелергә-сыгылырга һәвәслегемне күреп, Ижау шәһәренең Спорт сараена гимнастика түгәрәгенә бирделәр. Биредә бер ел шөгыльләнгәннән соң, тренер әниемә бу өлкәдә киләчәгем өметле булуын әйткән, «Циркка биреп карагыз, бездә бит балалар өчен цирк сәнгате студиясе эшли», — дип киңәш иткән. Шулай итеп, биш яшемдә кабул итү конкурсы аша сайланып, циркка алдылар мине. Физик яктан һәм иҗади сәләтләрне тикшерүгә нигезләнгән иде ул. Дөрестән дә, студиядә шөгыльләнү өчен сәламәтлек яхшы булуы бик мөһим. Йөкләмә зур, күнегүләр катлаулы. Беренче елда без гомуми физик әзерлек, гимнастика, хореография һәм актерлык осталыгына өйрәндек. Мәктәптән соң күпчелек вакыт биредә узды: көн саен диярялек тренировкаларга йөрү, конкурсларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга әзерләндек. Кыен булса да, бик ошый миңа биредә шөгыльләнү.

Мәктәптә дә укуга таләпләр зур, укуыңа зыян килмиме соң?

Цирк белән шөгыльләнү комачауламый, киресенчә, ярдәм итә миңа. Каядыр йөгерәсе, кайвакыт дәресләрдән сорап китәсе, өйгә бирелгән эшләрне тизрәк эшлисе булмаса, үзеннән-үзе сүлпәнләнәсең, тезгенне бушайтасың бит ул. Ә болай мин мәктәптән соң циркка соңга калмас өчен тизрәк дәресемне хәзерлим дә циркка йөгерәм, анда 2-4 сәгать шөгыльләнәбез. Арып кайтып, йокыга талам.

Цирк минем тәнемә иркенлек, адымнарыма ышаныч, кыюлык бирә. Монда шөгыльләнеп, кәеф күтәренкелеге алам. Көннәр буе дәрес укып утырып оешканнан соң, тагын кайтып өйдә утырсам, нишләр идем икән, күз алдыма да китермим.

Цирктагы беренче җитди номер, беренче уңышларың хәтереңдәме?

Әлбәттә, беренче тапкыр циркта 7 яшьтә чыгыш ясадым. Ул номерым «Үрдәкләр» дип аталды, акробатик элементлар белән пирамидалар корудан гыйбарәт булган күңелле дә, үз яшебез өчен бик җапаваплы да номер иде. Шул ук номер белән без халыкара ярышларда катнаштык. «Золотой круг манежа'' дип аталган балалар цирк фестивалендә чыгыш ясадык.  Шуннан бер-бер артлы башланып китте инде катлауланганнан-катлаулана барган номерларга әзерлекләр һәм чыгыш ясаулар. Цирк сәнгатенең төрләре күп. Һәркем үзен күңеленә ошаган һәм сәләтеннән килгән төрдә таба. Мин хәзерге вакытта һава гимнастикасы, акробатика, жонглерлау һәм хореография белән шөгыльләнәм. Миңа акробатика һәм гимнастикада ошый, катлаулы элементлар ясаудан тәм табам.

Бик арыган, җитешмәгән яки нәрсәдер син теләгәнчә килеп чыкмаган чакларда: «Эх, нигә йөрим әле мин монда!» - дип үкенгән чакларың булмыймы?

Цирк тормышында төрле хәлләр була. Чыгыш ясаулар, мәктәптә чирек азагында контроль эшләр — барысы берьюлы өелгән чаклар да, каты күнегүләрдән соң иртәгәсе көнне тән сызлаган вакытлар да… Биеклектән егылып, миңа бик озак дәваланырга да туры килде. Шулай да циркка булган мәхәббәтем кимемәде, бирегә йөрисе килмәгән чагым булмады.

Матур костюмнар, әллә ничәгә бөкләнә алган сыгылмалы тән, төз фигура — чыгыш ясаучыларның матурлыгы тамашачыны әллә каян җәлеп итә. Мондый төз, җиңел гәүдә булсын өчен күнекмәләр ясау гына түгел, диета да сакларга туры кирәкме?

Бар ризыкны да ашыйм, тик чамасын белеп, ипи, камыр ашлары ашамаска тырышам. Әлегә артык авырлык булу проблемасы булмаса да, мин аны киләчәккә үземне алдан әзерләү, күнектерү өчен шулай эшлим.

Димәк, киләчәгеңне цирк сәнгате белән бәйләү максаты ныклы?

Әлбәттә, киләсе елда 9 сыйныфны тәмамлыйм һәм Мәскәүдәге цирк сәнгате училищесына укырга керү теләге белән янам. Моның өчен бар тырышлыгымны куеп әзерләнәм. Мөстәкыйль рәвештә дә шөгыльләнәм. Ел саен әти-әнием һава гимнастикасы һәм акробатика студиясендә шәхси шөгыльләнү өчен Екатеринбургка алып баралар.

Ижау дәүләт циркы студиясе бу юнәлештә миңа бик күп белем, күнекмәләр бирде, әлбәттә. Төрле цирк программаларында һәм конкурсларда, шул исәптән халыкара конкурсларда, цирк сәнгате фестивальләрендә катнашуым булачак һөнәремнең асылын аңларга, үземне сынарга һәм үстерергә ярдәм итә. Беренче тренерларым — Марина Анатольевна Кузьминага, цирк студиясен җитәкләүче Оксана Валерьевна Стерховага рәхмәтем зур, алар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Быел миңа Ижауда узган Халыкара фестивальдә жюри составында эшләү мөмкинлеге бирелде. Бу — дәрәҗәле вазифа. Моның өчен мин Удмуртия циркы җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

Халыкара фестивальләр үзеңне сынау гына түгел, талантлы сәнгать ияләре белән аралашу да бит әле ул…

Әйе, мин инде күп кенә танылган цирк артистлары һәм династияләре белән таныш. Запашныйлар, Корниловлар, Филатовлар һ.б. Моның белән горурланам. Аларның авыр хезмәтен хөрмәт итәм, чыгышларын карап сокланам. Мондый шәхесләр белән очрашу алдыма куйган максатларымны тагын да ныгыта.

Изге максатларыңның чынга ашуын телим! Уңышлар сиңа, Ләйлә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100