Изгелектән күңел тулышканда: Пучы картлар йортында тормыш ничек?
Чит илләрдә картлар йортлары, интернатлар юк, диләр бездә. Караучысыз, ятим-җилпеләрне якыннары тәрбиягә ала, я булмаса, пособие акчаларына башка кешене яллыйлар, ләбаса... Актанышның Пучы картлар һәм инвалидлар йорты – стационар шартларында төп социаль хезмәтләндерү урыны. Оешманың эше белән журналистыбыз Юлай Низаев якыннан танышты.
Ел саен 1 октябрьдә Халыкара дәрәҗәдә өлкәннәр көне билгеләнеп үтелә. Әлбәттә, әлеге бәйрәм әллә ни шатлыклы түгел, ә киресенчә – моңсу! Юкка гына халкыбыз «картлык – шатлык түгел» ди бит! Чыннан да шулай. Инкяр итеп булмый, бәхетле вә хәер-сәгадәтле яшәештә булган өлкәннәребез дә күп ул. Тик шулай да, картлык көннәрендә ялгыз һәм тәрбиясез калган ветераннарыбыз да җитәрлек. Ә бер уйлап карасак, алар да бит кайчандыр шаулатып-гөрләтеп дөнья көткәннәр, тырыш хезмәт куйганнар. Ә хәзер алар ялгыз... Бу очракта ярый әле картлар һәм инвалидлар йортлары һәм интернатлары бар.
Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан, башкалабыздан шактый еракта булган Актаныш районында Пучы авылы бар. Ул Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның туган төяге Әнәк янында гына. Пучы картлар һәм инвалидлар йортыннан төрле жанрдагы язмаларым вакытлы матбугатта еш басылды инде. Биредәге изгелек, хәстәрлекле мөгамәлә, өлкәннәр һәм инвалидлар турында җылы кайгыртучанлык турында күпме генә язсаң да, ихлас хисләрне белдереп бетереп булмыйдыр ул. Менә әле дә оешманың эшчәнлеге, андагы тормыш турындагы тәэссоратларны «Интертат» укучылары белән дә уртаклашырга булдым.
Алар – изгелекле хезмәт ияләре: өлкәннәрне тәрбияләү җиңел түгел ул!
Пучы картлар йорты җитәкчесе Гөлнара Заһретдинова безне бусагадан ук чыгып, мөлаем елмаеп каршы ала. Вазыйфа урынына туры килеп торучы, беренче күрүдән үк үзенә игътибар җәлеп итә белүе, кул астындагы хезмәткәрләр белән дә, төрле төбәкләрдән җыелган төрле характерлы, өстәвенә шулай ук төрле яшьтәге тәрбияләнүчеләр белән дә тиз уртак тел табып эш итүе сокландырды.
Хәзерге вакытта безнең оешма Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында. Картлар йортында 54 өлкән зат яши. Күпчелеге инвалидлар. Кирәк-яраклар, реабилитация өчен җиһазлар кайтарылып тора. Туклану да сыйфатлы, 4 тапкыр ашау каралган. Сөт продуктларыннан торган төшке аш та бар, – дип сөйләде миңа «Пучы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт учреждениесе директоры Гөлнара ханым.
Барлыгы 30 кеше составында махсус белемле персонал өлкәннәргә кирәкле хезмәт күрсәтә икән. Иң мөһиме – медицина ярдәме дә, гигиена эше дә көйле бара.
Процедуралар кабинетында шәфкать туташы Чулпан Хәмидуллинаны эш өстендә таптык. Ул билгеләнгән процедураларны үткәреп тора иде.
2023 елдан алып монда эшлим. Өлкәннәребез белән дустанә эшлибез. Аларның сәламәтлеген кайгыртабыз, медикаментлар җитәрлек, Аллаһка шөкер. Картлар – яшь бала кебек бит. Вакыт белән исәпләшми эшлибез, – диде ул.
Нинди картлар гомер көзләрен кичерә монда?
Әңгәмәдәшем Зәмфирә апа Гыйльманова бу учреждениедә 3нче ел тәрбиядә:
Монда ашыйбыз, эчәбез, рәхәтләнеп йоклыйбыз. Анысына сүз юк. Өстебезне һәм астыбызны көн дә алмаштыралар. Кызлар бөтенесе дә бик әйбәт, яхшы. Үзең әйбәт булсаң – кешеләр дә миһербанлы, әйбәт! Татар Суыксу авылыннан мин. Элек фермада да, каравылда да эшләдем. Аннан соң клубта хезмәт куйдым. Эшләмәгән җирем калмады, эшләнмәгән эш юк, үскәнем. Аннан соң монда килдем. Авылымда өем булса да, ялгыз яшәү бик авыр бит.
Чираттагы әңгәмәдәшем Васил ага Малихов булды. Васил абый – Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан икән.
Монда инде 12нче ел ятам. 2013 елның 23 августында алып килгәннәр иде. Яшәү шартларына риза мин.
Көнегез ничек үтә биредә?
Мәчеткә йөрим, хак динебез яшәүгә көч бирә. Башка өлкәннәр белән аралашып яшим. Инде якын дусларбыз. Бергә гомер итү шактый җиңел бит.
Пучы картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры әйтүенчә, өлкәннәр ункөнлегендә, бәйрәм уңаеннан, үзләренең якларыннан булган әби-бабайларны җирлек хакимиятләре, башлыклары хөрмәтләп торалар. Бүләк каплары китерәләр, ә кайбер мәктәпләр, килеп, өлкәннәргә концерт оештыралар. Әлбәттә, әби-бабакайлар мондый ихтирам чарасына бик нык сөенә.
Күңел төшенке вакытта юатып әйткән бер җылы сүз, бер ягымлы караш та кешеләрнең йөрәкләренә күпме өмет өсти. «Кеше күңеле – пыяла, саксыз тисәң, уала», – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә өлкәннәр күңеле бигрәк тә сак. Алар күңеле яшәгән саен сагая, нечкәрә бара. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Актаныш районының инвалидлар оешмасы җитәкчесе, изге гамәлләре белән абруйлы Фәйрүзә Разетдинова да еш кына агитбригада белән килеп, өлкәннәргә матур мәдәни ял бүләк иткәнен яхшы беләм.
Интернатның социаль эш буенча белгеч Инзилә Уразаева, реабилитолог Алсу Шәмсиева һәм оешманың башка хезмәткәрләре дә эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Өлкәнәйгән көндә язмышларның ничек үзгәреп китәчәген берәү дә белми. Ни кызганыч, касыйберләр картаеп барганда ялгызы да торып калырга мөмкин. Ул чакта инде картлар йорты сыеныр урынга әйләнүе ихтимал. Анда, ни дисәң дә, җылы аш, чиста урын-җир хәстәрләүче кешеләр бар, – ди Алсу Наил кызы.
Бу изге йорт хуҗалары белән саубуллашып кайтырга кузгалганда, күңелемне төрле хисләр биләде. Биредә кемнәр генә юк һәм гомерләрен алар ничек кенә үткәрмәгәннәр... Шулай булса да, дәүләтебез өчен алар бер дә артык түгел, һәркайсына игътибар, күңел назы юмарт өләшелә. Биредә эшләүчеләрне мин һәммәсен дә изгелек фәрештәсенә тиңләр идем. Чынлап та, шундый бит: алар төрле холыклы, һәркайсы үзенә игътибар таләп иткән, юкка гына да үпкәләргә дә әзер торган, күбрәге чирле кешеләр белән көн саен аралашып эшләү зур осталык, сабырлык, күңел җылысын салу таләп итә. Ә биредә нәкъ шундыйлар – үз эшенең чын осталары гына җыелган, дип әйтергә тулы нигез бар.
Актанышта картлар һәм инвалидлар йорты барлыкка килүе тарихы болайрак:
Актанышта 1962 елда колхозара картлар йорты оештырылган була. Актаныш районының төрле авылларында ялгыз, ярдәмгә аеруча мохтаҗ өлкәннәрне карау, тәрбияләү максаты белән Пучыда колхозара картлар йорты ачыла. Ә Зөлфирә апа Исламова 1989 елда дәүләтнеке булып ачылган картлар һәм инвалидлар йортын сафка бастыруда олуг өлеш кертә. Пучы участок хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән Зөлфирә апаны бирегә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Узган гасырның 89нчы елларына кадәр колхозлар бу йортны тоту өчен ярдәм күрсәтеп, взнос түләп торса, илне үзгәртеп кору елларында хуҗалыкларның эше сүлпәнәешкә китә.
– Җиде тапкыр Казанга, Министрлар Кабинетына бардым. Җиденчесендә якташыбыз Минтимер Шәймиев, сине куып чыгарып булмый бит инде, дип, ниһаять, Пучыда дәүләт тәэмин итүендәге картлар һәм инвалидлар йорты ачу турындагы боерыкка кул куйды, – дип, Зөлфирә апабызның хатирәләр белән уртаклашуын коллегам, «Актаныш-информ»да хезмәт куючы веб-мөхәррир Ләйсән Газизова язып чыкканы булды.