
Җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә быел зур үзгәрешләр булган. Үзе сөйләвенчә, «Тямай» командасыннан быел 12 кеше киткән, алар урынына 14 кеше килгән.
Яңа музыкантлар, биючеләр алдык. Изге урын буш тормый, – дип көлде Фирдүс Тямаев. – Төркемгә яшьләр килгәч, миңа да файда. Тагын да дәртләнеп, яшәреп киттем.
Бездә «нагрузка» зур, күпләр андый ритмга түзә алмый. Кемдер башка эш табып, кемдер минем катылыкка чыдый алмый китә. Кемдер мин куйган кагыйдәләрне боза. Кемдер үпкәләп, кемдер рәхмәт әйтеп китә. Тормыш бит инде бу. Үземне изге дип әйтмим, минем дә кызган чакларым була.
Ничек кенә китсәләр дә, барысына да алдагы эшләрендә уңышлар телим, – диде җырчы.