Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изге кичәдә ятимнәр йортына килгән сынау: «Янгыннан соң балалар Коръән китабы тапты»

Узган атнада җомгага каршы кичтә Казанның «Дин энҗесе» («Жемчужина веры – Фатима») ятимнәр йортында янгын була. Бу йорт Тереза Камалова тәрбиягә алган 20гә якын баланы үзенә сыендырган. Янгында балалар зыян күрмәгән. Соңыннан тулысынча янып беткән йортта Коръән китабы табылган.

news_top_970_100
Изге кичәдә ятимнәр йортына килгән сынау: «Янгыннан соң балалар Коръән китабы тапты»

«Мин барыннан да риза. Бу сынау безгә изге Рәгаиб кичәсендә килде. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә балаларны саклап калды», – диде ятим балаларга әни булган Тереза Камалова.

11 гыйнварда, кояш баю белән, мөселман календаре өч мөбарәк көн белән ямьләнде. Берьюлы изге җомга, Рәгаиб кичәсе керде, Раҗәб ае башланды. Шул төндә, сәгать 2гә якынлашканда, йорт яна башлаган. Ялкын телләре 300 квадрат метр мәйданны камап ала.

«Улым: «Мине Аллаһы Тәгалә уятты», – диде»

Беләсезме, бу йортта бик күп бала үсте, бик күп кеше намазга басты, авыр хәлдә калган кешеләр дә монда килә иде. Бу йорт мәхәббәт белән тулган иде. Монда һәрвакыт балалар Коръән укыды. Монда төрле язмышлы балалар җыелды, барысы да әниләрен югалткан. Коръән, намаз аша балаларның йөрәкләре ачылды, алар бөтен кеше өчен һәрвакыт дога кылып тора.

Ул төндә барыбыз да йоклаган идек. Мин ничек уянганымны хәтерләмим дә. Улым: «Мине Аллаһы Тәгалә уятты», – диде. Барысы да бик тиз булды. Янгын сүндерүчеләрне 40 минут көттек. Йорт 4 сәгать дөрләп янды, – дип сөйләде Тереза Камалова.

Шөкер, балалар зыян күрмәгән. Хәзер балаларны авылга кайтарганнар. Бу йортны алганда, гаиләдә 5 тәрбиягә алынган бала булган. Аннан балалар саны арта барган. Хәзер инде балалар арасында үз гаиләләрен булдырганнары да, мәктәп укучылары да, бик бәләкәйләре дә бар. Иң кечкенә балага 3 яшь.

Бик күп кеше килде, беләсезме. Мин үзем бу хәл турында артык сөйләмәскә тырыштым. Беркемнән дә, берни дә сорамадым. Әлхәмдүлилләһ, ярдәм итүчеләр бик күп. Аллаһы Тәгалә бу йортны тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирсен, дигән нияттә яшибез, – диде Тереза ханым.

«Коръән китабы безнең өчен зур билге булды»

Тереза Камалова җомга көнне булган бер могҗиза турында сөйләде.

Янгын урыны җомга көнне дә пыскып тора иде әле, олы балалар карап торды. Шунда балалар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туу тарихы турындагы китапны тапканнар. «Әни – бу могҗиза», – диде бер балам. Алар да гаҗәпләнде. Аннан соң Коръән китабын да тапканнар. Ул да янып бетмәгән. Китап битләренең читләре каралган, әмма ул калган. Юкса, бөтен йорт янып бетте бит. Бу, чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы. Коръән китабы безнең өчен зур билге булды. Балалар нык кайгыра, бу йорт алар өчен кадерле иде. Елыйлар. Куркулары шулай чыгып бетсен иде, дип теләп торам, – дип сөйләде әниләре.

Гаилә Коръән китабын Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабировка күрсәткән. Ул да бу күренеш турында: «Аллаһы Тәгалә могҗизасы», – ди.

«Балаларның барысы да гарәпчә укый белә»

Янгын турындагы хәбәрдә, белешмә өчен дип, Тереза Камалованың ярдәмчесе Венера ханымның номеры күрсәтелгән. Аның сүзләренчә, бу көннәрдә бик күп шалтыратулар булган.

Бу хәбәр мөселманнар чатларына гына таралган иде. Әлеге сынау турында сүзләр җомгада мәчетләрдә яңгырагандыр, чөнки: «Җомгада ишеттек», – диючеләр булды. Җомга көнне бик күп кеше шалтыратты, бик күп ярдәм, продуктлар тәкъдим итәләр. Халык бу хәлне күңеленә якын алган, ул сизелеп торды. Бөтен кеше кайгы уртаклашуын күрсәтә. Җомга көнне мантый алып килгән кешеләр дә булды, балаларны ашаттылар. Әбиләр шалтырата. Халык шундый ачык, ярдәмчел. «Тереза Камил кызы безгә ярдәм иткән иде», – диючеләр дә булды. Апалар: «Без дога кылып торабыз», – дип шалтыраталар. Бу – барыбыз өчен дә сынау.

Тереза Камил кызы да шулай ди. «Шушы сынау аша балаларның иманы артсын», – дип теләп тора. Кешеләрнең иманы артсын. Аллаһы Тәгалә – бирүче һәм алучы. Балаларның барысы да гарәпчә укый белә, Коръән укыйлар, һәр кешенең аларга карата нияте кабул булсын, дип теләп торалар. 1 яшь тә тулмаган, 8 айдан, 6 айдан бу йортта яши башлаган балалар бар, бу йорт аларга шундый якын, – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, олы балалары йорт урынын җыештырырга ярдәм итә. Күршеләре дә күп ярдәм күрсәткән. Балаларны үзләренә керткәннәр, янгынны сүндергәч тә, саклап торганнар.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы номеры - 4276620025231097

Средства получаемого перевода: Российский рубль (RUB)

Получатель: КАМАЛОВА ТЕРЕЗА КАМИЛЕВНА

Номер счёта: 40817810162193116291

Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

ОКПО: 09265993

ОГРН: 1027700132195

SWIFT-код: SABRRUMMNA1

Почтовый адрес банка: 420012, КАЗАНЬ, УЛ. БУТЛЕРОВА, 44

Почтовый адрес доп.офиса: 420043, Г. КАЗАНЬ, УЛ. ВИШНЕВСКОГО, 57

Белешмә өчен телефон :+79625594141- Венера Гарифулловна, +79600489199- Станислав Маркович.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100