Болгарга мөселманнар җыелды: «Изге җиргә, изге җыенга килә алуыбызга нык шатланам»
Ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» быел 18 майда үтте. Җыенда журналистыбыз Юлай Низаев булып кайтты.

«Изге Болгар җыены»на һава торышы да бик матур туры килде. Җыенга дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар җыелган: мәртәбәле затлар, атаклы дин әһелләре, руханиләр, ерак һәм якын җирләрдән дин кардәшләр…
Җыен башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. сәламләде.
Рөстәм Миңнеханов: «922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүе татар халкының язмышын билгеләде»
Биредә 922 елда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган. Татарстан үзенең уникаль конфессияара һәм милләтара татулык тәҗрибәсе белән горурлана, без аны саклыйбыз һәм яңа буыннарга тапшырабыз. Болгарны торгызу – тарихи хәтерне торгызу гына түгел, ә безнең алга китешкә омтылуыбызның символы да. Ак мәчет, мөселман мәгариф үзәге буларак, Болгар ислам академиясе һәм башка ядкярләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без бу юлны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап һәм арттырып дәвам итәбез.
«Изге Болгар җыены» XVI халыкара икътисади форумның «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» программасын тәмамлый. Бу форум үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең бердәмлеге символына әверелде. Бу бигрәк тә ерак 1945 елда ирекне саклаган ветераннарыбызның һәм хәзерге геройларның – Ватаныбыз мәнфәгатьләрен намус белән яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы уңаеннан ил Президенты тарафыннан игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы»нда әһәмиятле, – диде Рөстәм Нургали улы.
-
Миңнеханов шулай ук «Ибн Фадлан» комплексы төзелеше белән танышты. Биредә эшләр 2023 елда башланган булган. Яңа кунакханә борынгы шәһәрлекнең тарихи өлеше чигеннән читтә, Икмәк музее артында урнашкан. Проект 2 этапта гамәлгә ашырыла. Әлеге вакытка 96 кунакка исәпләнгән 2 йокы корпусы, ресторанлы визит-үзәк, парковка төзелгән. Планда – 48 кешегә исәпләнгән тагын 1 корпус, шулай ук аерым кунак йортлары төзү икән.
-
Җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын тәмамлау чарасы булды. «KazanForum» Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
«Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык»
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:
Телебез белән генә түгел, бөтен барлыгыбыз белән Аллаһка шөкер кылабыз. Атабыз Адәм галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә 40 ел арасында яратканда, ул 40 елның нәрсә икәнен чамалар өчен, бөтен дөньяны Аллаһы Тәгалә 7 көндә яратты, диелә Коръән Кәримдә. Без – Адәм балалары. Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык, чөнки без 1000 елдан артык кардәш булып яшәргә тырыштык, – дип ассызыклады мөфти чыгышы вакытында.
Камил хәзрәт Сәмигуллин:
Сөекле пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел: картлык килгәнче – яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче – сәламәтлекнең кадерен бел, мохтаҗлык килгәнче – байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче – буш вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче – гомереңнең кадерен бел», – ди.
Башка бер хәдистә: «Кем кешеләргә рәхмәтле була алмаса, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый», – диелә. Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен, көферлек кылсагыз, шөкер кылмасагыз, газабым каты булачак, ди Аллаһ. Җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булыйк, шөкерананың иң зур ысулы – намаз кылу, – диде нотык тотканда Камил хәзрәт.
- Ачылыш тантанасыннан соң республика Рәисе һәм хөрмәтле кунаклар Борынгы Болгар Җәмигъ мәчетенә юнәлделәр. Алар анда җәмәгать белән намаз укыдылар.
«Изге Болгар җыены – халык өчен мөһим бәйрәм»
Бу көнне Изге Болгар җиренә килүчеләр өчен матур чыгышлар, күргәзмәләр әзерләнгән иде.
Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган, әлеге вакытта Ханты-Манси округында яшәүче билгеле җәмәгать эшлеклесе Раушания Исхакова:
Изге Болгар җыены – халык өчен мөһим бәйрәм. Монда төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән мөселманнар күрешә, ихлас аралаша. Бу Изге Болгар җирләренә берничә тапкыр килгәнем бар. Соңгы елларда – 3 ел рәттән килдем. Кайбер елларда берничә тапкыр да килергә мөмкинчелек була. Чөнки мин Бөтендөнья татар конгрессы белән дә эшлим. Туган яктан читтә яшәсәм дә, милләтемне – татарлыгымны онытмыйм. Яшьләр, балалар һәм оныклар өчен дә үз телебезне, матур гореф-гадәтләребезне исләренә төшереп торырга тырышабыз.
Быел да бирегә килүем бик шатлыклы булды. Электән белгән дусларым белән очраштым һәм яңа танышлар таптым. Елдан-ел халык саны монда артып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә һәм Диния нәзарәтенә рәхмәтләремне белдерәм. Алдагы елларда да җыен шулай югары дәрәҗәдә узсын, дигән изге теләкләрдә калам, – диде ул.
«Изге Болгар – татар халкының бер мәркәзе»
Башкортстан делегациясен күрү бик шатлыклы булды. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред хәзрәт Дәүләтшин җитәкләде. Делегация вәкиле, БР Борай районы үзәгендәге тарихи мәчетнең имам-хатыйбы, Диния нәзарәтендәге «Гаилә» клубы секторын алып баручы Рифат хәзрәт Зарипов үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Бүгенге көндә Борай районы үзәгендә 4 мәчет эшләп килә. Ләкин Борайның яңа бистәсенә Дүсмәт дигән авыл терәлеп тора. Дүсмәттә үзебезнең ватанпәрвәр егет Редаль Рәвил улы Сәетов та Аллаһ йорты салдырды. Анда да биш вакыт намаз укыла башлады. Аллаһка шөкер, мәчетләребез эшләп тора, җомга намазларына дин кардәшләребез килә, Гаетләр үтә. Төрледән-төрле дини чаралар үтә бездә. Борайда халык дингә тартыла. Бөтенроссия дин әһелләре форумына Борай якларыннан гына да 3 хәзрәтебез килде. Зур автобуста килдек. Изге Болгар – татар халкының бер мәркәзе!
«Гаилә» клубы турында ныграк сөйләп үтсәгезче, хәзрәт.
«Гаилә» танышу-кавышу клубының очрашу кичәләре Уфада да, Борайда да үтеп тора. Әйтергә кирәк, милли гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклауда әлеге клубның әһәмияте зур. Очрашуларыбыз вәгазь белән башланып китә. Безнең кичәләргә татар-башкорт егет-кызлары килә.
Рифат хәзрәтнең тормыш иптәше Зөмәрә абыстай Юнысова – Башкортстанның «Рәйхан» клубы җитәкчесе урынбасары. Ул «Гаилә» клубын ире белән бергә алып бара.
Борайда имам-мөхтәсиб булып 22 ел эшләдем. Монда 12 мәртәбә килүемне төгәл әйтә алам. Мөхәммәт хәзрәт Галләм чакырган чакларда, җирлектән 8 мөселман кардәшебезне алып барган чаклар да булды. Бирегә килеп, без баш мөфтиләрнең күркәм вәгазьләрен тыңлап, башка руханиләр, хәзрәтләр белән ихлас аралашып кайтабыз. Үзебез өчен күп мәгълүмат алабыз, – дип тәмамлады сүзен хәзрәт.
Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин:
Мин 1969 елда Казан педагогика институтын тәмамлагач, монда эшкә җибәрелгән идем. Ул вакытта яңа гына Болгар тыюлыгы оеша иде. Һәм 30 ел биредә җитәкчелек иттем инде. Хәзерге көндә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшлим. Элеккеге заманнарда әле монда «туризм» сүзен дә белмиләр иде. Узган гасырның 70 нче елларында монда сәяхәт кылучылар килә башлады. Шулай да, өлкән яшьтәге әби-бабайлар килеп, гыйбадәт кылып китүләре хәтердә калган.
Алга таба фонд булдырылды, һәм тыюлык үз эшен башлады. Иң башта халык та әллә ни күп килеп йөрмәде. Ә хәзер монда килеп йөрүче халык ничәмә меңләп исәпләнә. Бу күренешне күрүем күзләремне иркәли. Шәхсән мин шатланып туя алмыйм, – диде ул.
Киров өлкәсеннән хезмәт ветераны Әнисә Сәлихкулова:
Балакаем, заводта эшләдем, тормышка чыгып, балалар һәм оныклар үстердек. Монда ачылган гына мәлләрдә килгәнем булды. Бүген бирегә Нократ Аланыннан 40 пассажирлык туп-тулы автобуста килеп төштек. Изге җиргә, изге җыенга килә алуыбызга нык шатланам. Әлһәмдүлилләһи шөкер, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште ул.

Җыенының милли көрәш келәмендә янәдән Радик Сәлахов батыр булып калды
Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында төрле илләрдән спортчылар көч сынашты. Нәтиҗәдә, абсолют баш батыр булып, Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды. Узган елны да ул абсолют авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулаган иде.
«Изге җир булган Болгарда машина оту – бик рәхәт, бик күңелле! Мин бу җиңүгә шат. Безнең Рәисебез Рөстәм Нургали улына, Федерациягә рәхмәт, шундый олы бүләк өчен. Бу егет белән күптәннән көрәшәбез. Беренче тапкыр келәмгә чыгуыбыз түгел. Көрәш кискен барды, Аллаһы ярдәме белән килеп чыкты», – дип сөйләде баш батыр журналистларга.
Шулай ук Сәлахов ярышларга әзерлек ел әйләнәсенә булуын ассызыклады. «Ел буена әзерләнәбез, ел дәвамында ярышлар бара. Спорт залларыннан чыккан юк инде. Сабантуйлар сезоны алдыннан генераль репетиция инде. Әле алда 2 дөньякүләм чемпионатта көрәшәсе бар, әзерләнәбез», – ди ул.
Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды һәм баш батырга төп приз – «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды. Әйтергә кирәк, елның елында җыендагы милли көрәш мизгелләре иң көтеп алынган чаклар була. Аны халык дәррәү җыелып тамаша кыла.
-
Агымдагы елда «Изге Болгар җыены» бәйрәменә барлыгы 25 мең кеше җыелган иде. Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә дә ватанпәрвәрлек рухы, халкыбызның рухи көче өчен горурлык өстәде. Ә инде чарага дин кардәшләребезнең бала-чагалары белән килүе аеруча матур күренеш булды.