«Изге Болгар җыены» – тәүбә кылып, чистарыну урыны»
Кичә Татарстанда зур вакыйга – «Изге Болгар җыены» булды. Чарада катнашкан «Интертат» хәбәрчесе репортаж тәкъдим итә.
Узган атна буе Татарстан федераль һәм халыкара мәгълүмати кырда балкып торды. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» дип аталган ХIV Халыкара икътисадый форум белән башланган киң масштаблы чаралар XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән дәвам итте һәм «Изге Болгар җыены» белән тәмамланды. 80 илдән, Россиянең бөтен төбәгеннән диярлек килгән икътисадчылар, сәясәтчеләр, дин әһелләре Татарстанга җыелды.
Кичә 40лап журналист, фотограф һәм видеооператорлар, шул исәптән «Татар-информ» һәм «Интертат» хәбәрчеләре, бер автобуста Казаннан Болгарга «Изге Болгар җыены»н яктыртырга барды. Үзләре машина юллап килгән журналистларны да исәпләп, Болгарда массакүләм мәгълүмат чараларыннан 100дән артык кеше булган. Алар арасында Малайзия, Бахрейн, Гыйрак илләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә журналистлар, фотографлар бар иде.
Татарстанга зур игътибар юкка түгел иде. Көнбатыш илләре Россияне төрле яклап санкцияләр белән кыскан вазгыятьтә илебез җитәкчелеге төрки дөнья, Гарәп илләре белән якынаерга ниятли. Алар белән уртак тел табу өчен, Россиянең исламга хөрмәтен, бездә шәригать кушканча яшәп булуын күрсәтергә кирәк. Бу эштә иң кулай вариант – Татарстанны һәм татарларны арадашчы итү, чөнки безнең ислам дөньясы белән элемтәләр күп гасырлар элек ныгып калган. Идел буе Болгар дәүләтендә 1101 ел элек ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүе, Алтын Урда чорында Көнчыгыш белән элемтәләрнең үсүе – моңа ачык мисал. Борынгы бабаларыбыз Мисырда, Бохарада, Фарсы илләрендә укып, туган җирләрендә исламны киңәйткән. Алтын Урда ханнары Мисыр патшалары белән кодалашкан. Сәиф Сараи кебек шагыйрьләребез ислам дәүләтләрендә идарәчеләр даирәсендә көн күргән. Безнең чорга якынрак килсәк, Шиһабетдин Мәрҗани, Садри Максуди кебек шәхесләребез гарәп һәм төрки дөньяда бүген дә билгеле.
XVIII гасырда Россия хөкүмәте татарларны Шәрык илләре белән дипломатия һәм сәүдә ныгытуда куллана. Моның өчен патша хакимияте Казан артында яшәгән татар сәүдәгәрләрен, дин әһелләрен, Оренбург шәһәрен төзергә, хәзерге Каргалы авылына күчереп утырта. Әлбәттә, бу – аларның ризалыгы белән эшләнә. Күченеп киткән якташларыбызга дин иреге, сәүдә итү, баю мөмкинлеге бирелә. Тарихка күз салсак, илебезгә авырлык килгән чакларда һәрвакыт татарлар кирәк булган. Хәзер дә безгә үзебезнең тарихи миссиябезне исбатларга вакыт җитте. Татарстанга соңгы көннәрдә булган игътибар – шуның ачык мисалы. Төрле илләрдән килгән кунаклар, һичшиксез, меңләгән кешенең бер урында намазга басканын, хәләл индустриясе чәчәк атканын күреп китте.
«Изге Болгар җыены»на кеше күп җыелган
Быел «Изге Болгар җыены»на кеше бик күп җыелган иде. Төрле чыганакларда, 20 меңнән алып 60 меңгә кадәр халык булыр, дип фаразланды. Аның төгәл санын беркем санап бетерә алмый, чөнки рәсми делегация составына кермичә генә, Татарстан районнарыннан, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар күп иде.
Намаз укыр өчен бүленгән җир бөтен халыкны сыйдыра алмады. Күпләр якын-тирәдә чирәмгә тезләнеп сәҗдә кылды.
«Изге Болгар җыены» Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. Һәр елда аның төрле үзенчәлеге була. Былтыр «Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы»н билгеләп үттеләр. 2012 елда «Ак мәчет» комплексы, 2017 елда Болгар Ислам академиясе ачылды. Быел исә, бирегә Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның якыннарының уникаль ядкарьләре күргәзмәсе китерелде һәм алдагы форумнарда катнашкан чит ил кунаклары күпләп чакырылды.
Җыенның үзенчәлеге күргәзмә булса да, шәхсән үзем анда керә алмадым, чөнки кешеләрне 20ләп кенә керттеләр. Мөхәммәд пәйгамбәрнең ядкарьләрен күрергә дип, меңләгән җыелды. Керергә уйласам, кимендә 3-4 сәгать чират торасы иде.
Җыенның рәсми ачылышына кадәр сәхнәдә күренекле татар язучылары шигырьләр укыды, артистлар мәгънәле җырлар башкарды.
Сәхнәгә таба барганда, каршыма бер төркем шагыйрьләр, язучылар очрады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән сөйләшеп алдык. Ул бәйрәм турында уй-кичерешләре белән бүлеште.
Без ел саен киләбез, – диде Ркаил Зәйдулла. – Бүген, әлбәттә, тарихыбыз, милли, дини темаларга багышланган шигырьләр дә сөйләдек. Күптән түгел Түбән Кама шагыйре Рафыйк Әхмәдиев шалтыратты. «Нишләп анда шагыйрьләр халыкка шигырьләрен укымый?» – ди. Мин программаны төзүчеләр, Мәдәният министрлыгы белән элемтәгә кердем. Безгә төп сәхнәдә чыгыш ясау өчен вакыт бирделәр. Халык бик җылы кабул итте. Киләсе елларда да шигырь укуларны үткәрергә җыенабыз, бәлки, аерым мәйданчыкта ясарбыз.
«Болгар булганда, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәр»
«Изге Болгар җыены»ның рәсми өлешен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. «Бүген зур тантана – ата-бабаларыбыз биредә ислам кабул иткәнгә 1101 ел. Болгар – нигезебез. Болгар булганда, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез яшәр», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул дини традицияләр хәзрәтләрнең эше нәтиҗәсендә сакланып килүен әйтте. «Динсез, Аллаһысыз бернинди киләчәгебез юк», – диде Татарстан Рәисе.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин «Изге Болгар җыены»на ниятләрне яңарту өчен килүне әйтте.
«Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм иткәннән соң, яңадан изге Болгарда җыелдык. Монда ниятләребезне яңартырга киләбез. Намаз уку алдыннан тәһарәт алабыз, чистарынабыз. Ниятләрне гамәлгә ашырыр өчен, әлбәттә, алдан тәүбә кирәк.
Аллаһы Тәгалә каршындагы гөнаһлар өчен дә күпме бәла килә. Тәүбә кылдың – Аллаһы Тәгалә гафу итә. Әмма үзебезнең арадагысы бар. Бәндә каршындагы хакыбыз бар, ул кешене ризалатмасаң, Аллаһы Тәгалә гафу итми. Аллаһыны таныган кеше кул бирешеп күреште икән, бөтен гөнаһлары, агачтан яфрак коелган кебек, коелачак», – дип сөйләде Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, дин әһелләре бердәм булып, дини-рухи терәк булып яшәргә насыйп булсын, дигән теләген җиткерде.
«Татарстан исламны рәсми рәвештә кабул ителүенең 1100 еллыгын шундый тантаналы итеп уздырды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга рәхмәтебезне белдерәбез. Милләт кенә түгел, гомумроссия милләте лидеры булган Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәтебезне белдерәбез», – дип мөрәҗәгать итте Равил Гайнетдин.
Ул 80 илдән делегатларны Татарстан җирлегендә кунак итүләрен билгеләп узды. «KazanForum», Хәләл экспо ярминкәсе, мөселман медицина хезмәткәрләре форумы, «Мәрҗани» мәчетендә, Фәннәр академиясендә фәнни-дини форум узды. Казанда беренче тапкыр массакүләм Коръән Кәрим басыла башлау хөрмәтенә КФУда тарихи такта эленде», – дип, вакыйгаларны санап узды ул.
«1500 имам белән күрештек, милләт, динебез, киләчәгебез хакында фикер алыштык. Бүген исә Болгар җиренә җыелдык. Безнең догачылар булуыбызга Раббыбыз насыйп әйләсен. Дин әһелләре бердәм булып, дини-рухи терәк булып яшәргә насыйп булсын!» – дигән теләген җиткерде Равил хәзрәт Гайнетдин.
Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов Ислам үсеше өчен тырышып йөргән кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән дәрәҗәләр бирелүен билгеләп узды.
«Пәйгамбәр хәдисләрендә гел укыйбыз: Аллаһ юлында никадәр иҗтиһад белән хезмәт итсәң, җәннәтләрдә олы дәрәҗәләр бирермен, дигән. Җәннәттә генә түгел, ул бу дөньяда да күренә. Дингә якыная барган саен, исламның дәрәҗәсен арттырырга тырышкан саен, Коръән Кәримгә хезмәт иткән саен, боларның нәтиҗәсе буларак, Аллаһы Тәгалә шуны эшләгән кешеләребезгә олы дәрәҗәләрен бирә», – дип әйтте Әлбир хәзрәт Крганов.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да Хаҗга, Гомрәләргә барганын искәртте. Әлбир хәзрәт Татарстан дәрәҗәсенә дә игътибар юнәлтте. «Күпме генә төбәкләр булса да, чит илдән кунакларны дәшү, Россия исеменнән бу эшне башкару Татарстанга ышанып тапшырылды. Татарстан җитәкчелеге бу эшне башкара ала», – диде.
«Өченче көнне Президентыбыз Владимир Путин милләтара советны уздырган вакытта, Кырымдагы мәчетне салу турында да әйтеп узды. Аның тарафыннан, бөтен халыкларга эчтән ныгырга, нигезен ныгытырга кирәк, дип әйтелде. Без, имамнар, бу теләкне, өндәүне үтәп, илебезнең нигезен ныгытып хезмәт итәбез. Бу эшләребездә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсә иде», – дигән теләген җиткерде Әлбир хәзрәт Крганов.
Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмаил хәзрәт Бердиев та чыгыш ясады. Ул Дагыстаннан килгән дин кардәшләренә сәхнәдән сәламнәр җиткерде. «Пәйгамбәр (с.г.в.) ядкарьләрен монда алып килү – зур эш. Пәйгамбәрнең чәчен, аның әйберләрен күрү – аның үзен күрүгә тиң. Ядкарьләр илгә бәрәкәт алып килә», – диде ул.
Ул җыенда Луганск мөфтиенең дә булуын искәртте. «Хәзер анда бик авыр. Без барыбыз бергә ярдәм итәргә тырышабыз. Беркем дә, беркайчан да Россияне җиңә алмады. Валлаһи, беркем җиңә алмас», – диде хәзрәт.
Исмаил хәзрәт Бердиев, бердәм, тату булган очракта, безне беркем җиңә алмый, диде. Үзенең дә, дин кардәшләре белән бергә булу өчен, «Изге Болгар җыены»на килүен әйтте.
Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов татар халкының бөеклеген билгеләп узды. «Татарлыгыбыздан оялырга тиеш түгел», – дип мөрәҗәгать итте ул.
«Без – бөтен дөньяга мәгърур булган татар халкы. Татарлыгыбыздан оялырга тиеш түгел. Бүген төрле кешеләр бар, татарны төрле төркемнәргә бүләләр. Татар булып дөньяга танылдык, татар булып Кыямәт көненә кадәр яшәячәкбез. Пәйгамбәребез тормыш, әхлак үрнәге, балалар тәрбиясе, бер-беребезгә мөгамәлә үрнәге булырга тиеш. Шул вакытта гына хакыйкый мөселман булып саналабыз», – диде Нәфыйгулла хәзрәт Аширов.
Бәйрәм чарасының рәсми өлешен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин төгәлләде. Ул Татарстан халкы өчен хәләл тормыш алып бару белән бәйле проблемалар булмавын әйтте.
«Бүген күп чараларга йомгак ясыйбыз, дип әйтеп була. Хәтерләсәгез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, хәләл тормыш рәвеше булырга тиеш, дигән фикер әйткән иде. Аллага шөкер, бөтен җирлектә инфраструктура булдырылды, дип әйтеп була. Мәдрәсәләр, мәчетләр, кафелар – барысы да эшли. Халкыбызда хәләл буенча яшәүдә, хәләл табуда бернинди авырлык юк», – дип сөйләде ул.
Мөфти Дагыстаннан Пәйгамбәр (с.г.с.) әманәтләрен алып килгән дин кардәшләргә рәхмәт әйтте. «Әманәтләр күп. Динебез, Коръән Кәрим, намаз – барысы да әманәт», – диде ул.
«Изге Болгар җыены» – дини һәм милли аңны формалаштыручы бик мөһим фактор
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, халык намазга агылды. Намаз укылгач, күпләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның якыннарының уникаль ядкарьләрен күрергә чиратка тезелде. Спорт сөючеләр милли көрәш ярышын карый алды. Халыкның тагын бер өлеше сәүдә рәтләрендә, ярминкәләрдә, һөнәрчеләрнең сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләрендә йөрде, мастер-классларда катнашты.
Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты вәкилләре яулык һәм чалма бәйләргә, намаз укырга өйрәтте. «Кызлар яулык бәйләргә, намаз укырга өйрәтә һәм шулай ук мехенди ясау буенча мастер-класс үткәрәләр. 126 тапкыр парашют белән сикергән иң атаклы хәзрәтләребезнең берсе Тимур хәзрәт (авт. – Ибраһимов) шулай ук безнең белән, ул чалма бәйләргә өйрәтә. Рәхим итегез! Дини уку йортлары да сезне һәрвакыт көтә, укырга беркайчан да соң түгел», – дип сөйләде институтның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина.
Россия ислам институты мәйданчыгы белән танышып йөргәндә, уку йортының ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшинны очраттым. Ул «Изге Болгар җыены»ның әһәмияте турында сөйләде.
«Изге Болгар җыены» 80нче еллар ахырыннан үткәрелә. Ул вакытта мөселманнарда дини һәм милли аңны формалаштыручы бик мөһим фактор иде. Мөселманнар бирегә килеп, ислам диненең 1000 елдан артык кабул ителүен, дәүләт дине булганлыгын күреп китәләр иде. Бу – чыннан да бик мөһим.
Бүгенге көндә дөнья үзгәрә, бер полярлы дөнья күп полярлыга әйләнеп бара. Шушы шартларда традицион кыйммәтләрне, Әбү Хәнифә мәзһәбен, Матуриди акыйдасын саклау бик мөһим. Шуңа күрә Болгар җыены – традицион кыйммәтләрне саклау өчен зур чара һәм бер зур мөмкинлек дип саныйм», – дип сөйләде Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин.
«Җаным-тәнем белән ял иттем»
«Зур манара» янында Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповны күрдем һәм аның янына килеп, бәйрәм турында фикерен сорадым. Ул «Изге Болгар җыены»на ел саен килүен әйтте.
Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән вакытта, бу объектта безгә эшләргә туры килде. Мин моңа бик шат, горурлык хисе били. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләдек, бүген барысы да сакланган. Ел саен монда киләбез. Алдагы елларда гаиләләр белән дә килдек. Быел төркем белән килдек. Җыен ел саен матуррак уза, кеше арта. Быел табигать шартлары да бик әйбәт. Күңелдә бары тик җылы хисләр, – дип сөйләде Нәҗип Хаҗипов.
Шулай ук «Зур манара» янында Чаллыдан килгән имамнар белән таныштым. «Туфан» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин «Изге Болгар җыены» 30 еллар элек ничек узганын сөйләде.
Элек без, Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга ияреп, колонна-колонна килә идек. Ул вакытта монда күп кенә биналар, тротуарлар юк иде. Без утырып торган җирдә аерым йортлар булганын хәтерлим. Без шушында палаткалар корып, кунып кайта идек. Татар халкы, мөселманнар өчен бу – бик күренекле, тарихи җир. Шушында борынгы бабаларыбыз ислам динен кабул итеп, динебезгә тугры калып, безгә җиткергәннәр. Аларның яшәү рәвеше безгә үрнәк булып тора. Нинди төзелешләр булганын, бабаларыбызның ничек яшәгәнен, монда килеп, тасвирлый алабыз, – диде Равил хәзрәт Нуруллин.
Төрле делегация составында Болгар шәһәрчегендә күп мәртәбәләр булырга туры килсә дә, «Изге Болгар җыены»на тәүге килүем. Бәйрәм атмосферасы бөтенләй башка тәэсир калдырды. Диндар кешеләрнең күпләп җыелуы, күмәк намаз укылуы күңелгә рәхәт хисләр бирде, арганлык бетте. Монда килеп, чын мәгънәсендә җаным-тәнем белән ял иттем. Кешеләрнең күп чакрымнардан (Ульяновск, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән) бирегә ел саен ни өчен килүен үзем барып күргәч аңладым.