Изге Болгар җыены – 2022: «Бу бәйрәм безнең диннең нинди хәлдә булуын күрсәтә»
Кичә меңләгән мөселман «Изге Болгар җыены»на җыелды. Быелгы җыен Идел буе Болгарында ислам динен кабул итнең 1100 еллыгына багышланган чараларның кульминациясе булды. Изге җыенда «Интертат» хәбәрчесе булып кайтты.
Көн болытлы, җиләс, яңгырлы булуга карамастан, Болгар музей-тыюлыгына халык агыла. Без мәйданга кергәндә үк төп сәхнә тирәсенә бик күп халык җыелган иде. Килеп бастык – сәхнә күренми дә. Апалар-абыйлар сәхнә алдындагы эскәмияләргә менеп үк баскан. Эскәмия төбендә аяк киемнәре тезелеп тора. Көн яңгырлы булгач, аяк асты пычрак. Былтыр шушы ук җирдә чатнаган кояш астында басып торган идек. Кеше азрак җыелган кебек тоелды. Ничек кенә булмасын, күңелдә бер дулкынландыргыч бәйрәм хисе бар иде.
Сәхнәгә мөхтәрәм кунаклар, дин әһелләре күтәрелде. Минем яндагы бер апа телефонын чыгарып төшерә башлаган иде, алдындагы ханым эскәмиягә баскан да каплаган. «Апай, утыр әле! Бер әйбер күренми бит!» – дип шелтә белдерде тегесе. «Бала-чага кебек басканнар», – дигәне ишетелде. Андый зур кунаклар һәркөнне килми шул, бөтенесенең дә күреп каласы килә.
«Бу бәйрәм - барыбыз өчен дә мөһим вакыйга!»
Ул вакытта сәхнәдән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән кунакларны сәламли башлаган иде.
«Бу бәйрәм – барыбыз өчен дә мөһим вакыйга! – диде Президент. – Безнең белән булганыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Республика гөрләп торсын, дөньялар тыныч, Россиябез көчле булсын».
Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып Болгар җыенын оештыру идеясен алга сөргән мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә, бу җирлекне яңарту эше белән янып йөргән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка рәхмәт сүзләрен әйтте.
Быелгы җыенда ислам дөньясы илләреннән килгән илчеләр дә катнашты. Алар бу көннәрдә Казанда узган KazanSummit форумына җыелган иде. Җылы яклардан килгән илчеләр һава торышын ничек кабул иткәндер инде. Мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясаганда бер кояш чыкты, бер яңгыр сибәләде.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар җирен бөтен дөньяга таныта алуыбызны ассызыклады. 2014 елда Болгар тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән иде.
Без инде ничә еллар дәвамында бу урында җыелабыз. Ел саен «без булдыра ала торган халык бит» дип инанып кайтып китәбез. Киләчәктә дә шулай булачак. Тотынсак, булдырабыз бит! Бу көнне без бик күптәннән көттек. Беренче елларда Болгарга хәзрәтләрне чакырып китерү дә авыр иде, хәзер шатланып туеп булмый. Нык нигез булмаса, бу көн турында хыяллана да алмас идек. Без үзебез бу җирлектә булган үзгәрешләрнең шаһитлары. Нәтиҗәдә, Болгар җирен бөтен дөньяга таныта алдык. Ул безнең көчле ихтыяр көчен, булган халык икәнебезне тасвирлый, – дип сөйләде ул.
Ул көннең яңгырлы булуына карата да җылы сүзләр әйтте: «Һава торышы әйбәт, чөнки яңгыр яуса, икмәк була», – диде ул.
«Без монда кем икәнебезне исбатлар өчен килдек»
Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин үзен игълан иткәч, кул чабуларга каршы булуын күрсәтеп, монда шайтанның кирәге юк дип куйды. Ул татар, гарәп, рус телләрендә сөйләде.
Соңгы вакытта без үзтәңгәллек турында сөйлибез. Нәрсә ул үзтәңгәллек? Һәркем нинди бар - шундый булып калсын. Европада кем белән яшәргә, кемне нәрсәгә алмаштырырга белмиләр. Ничек кенә үзгәртмәсеннәр, ишәккә озын койрык, мөгез бәйләп куйсаң да, ул ат булмый. Без Мичуриннар түгел. Без – Аллаһның коллары, ул биргән җирдә яшибез. Бу бәйрәм – һәр халыкның үзтәңгәллеген торгызу. Аллаһ бөтен халыкларны берләштерде. Бәйрәмнәр күбрәк булган саен сугышлар азрак була, табын корулар күбрәк булган саен, үзара аңлашу арта. Шуның өчен бездә хаҗ бар. Бу бәйрәм дә хаҗ кебек. Радикаллар Болгарда җыелуны мәҗүсилек дип әйтте, алайса өйдә яшәү дә – мәҗүсилек. Тизрәк кабергә керергә дә теге дөньяга…
Без монда кем икәнебезне исбатлар өчен килдек. Татарны болай да бөтен дөнья белә иде, әмма Болгарны белеп бетермиләр иде. Таныдык та, таныттык та, Аллага шөкер», – диде ул.
Тәлгать Таҗетдин Татарстан җитәкчелеге – Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевка Үзәк диния нәзарәтенең «Мөхәммәт рәсүлүллаһ» медален тапшырды. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Әлһәмдү» ордены белән бүләкләнде.
Россия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдин Россия Президентына рәхмәт сүзләрен әйтте. «Бу бәйрәм бөтен Россия Федерациясендә үткәрелә. Татарстан хөкүмәте тырышлыгы белән бүген Болгарда искиткеч затлы чара уза», – диде ул.
«Мәчеткә манара куярга рөхсәт бирмиләр»
Соңыннан Татарстан мөфтие халыкны өйлә намазына чакырды. Халык мәчет ягына ашыкты. Мин бер читкәрәк барып бастым. Анда да ике апа «эләгешеп» алды. «Карале, нишләп йөри анда, намаз укучы ир-атлар каршында йөрергә ярамый», – ди берсе. Икенчесе дә сүзен әйтми калмады. Үзем дә видео төшерә башлагач, тавышланмагыз, дип ишарәләдем.
Намаз вакытында шул турыда уйлап тордым. Аллага шөкер, бездә мәчетләр гел төзелеп тора, бөтен җирдән азан тавышы яңгырый. Көн дәвамында Казанда булачак Җәмигъ мәчетенә истәлек ташын салу да күп тапкырлар искә алынды. Кайбер төбәкләрдә бу сорау кискен тора. Мөселманнар намаз уку өчен мәчеткә җыела алмый.
Җыен алдыннан Болгар ислам академиясендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булды. Анда шәех Равил Гайнетдин РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллинга мөрәҗәгать итте. Мәчетләр төзү өчен җирләр бүлеп бирү мәсьәләсен үз контрольдә тотуын сорады.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев мәчетләр төзүгә кагылышлы проблемаларын әйтте. «Пятигорск шәһәрендә мәчет төзи башладык. Манарасын куярга рөхсәт бирмиләр. Ничек алай була инде ул?! Ул бит кәләшсез зөфаф төне кебек!» – диде ул.
Марат Хөснуллин рөхсәт бирмәүчеләр турында мәгълүмат җибәрергә кушты. Бу сорауга ачыклык кертергә тырышачагын әйтте.
Бу турыда мөфти Әлбир Кргановтан да сорадым.
Төбәкләрдә дини оешмаларга җирләрне бүлеп бирүнең бердәм стандартын булдырырга кирәк. Ул өлкәдә проблемалар булырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне түрәләр карамагына гына калдырырга кирәкми. Күп төбәкләрдә мәчетләргә җир бирмиләр. Мөселманнарга җомга намазын укырга кирәк. Аларга шәхси биналарда җыелырга туры килә. Тикшерүләр башлана, нигә шәхси бинада дини чаралар үткәрәсез, дип проблемалар чыга. Бу мәсьәләгә карата йөзләгән мөрәҗәгать бар, аны чишәргә кирәк», – диде мөфти.
«Бу бәйрәм безнең диннең нинди хәлдә булуын күрсәтә»
Мин сәхнә тирәсендә булганда артымда өч абый басып тора иде. Наил, Камил, Хәмит абый Яшел Үзән районыннан җыелып килгән. Өчәү түгел, дүртәү булып чыктылар, Рәхим абый эскәмиягә утырган иде. Дүрт сәгатькә якын вакытны алган юл, һава торышы да куркытмаган абыйларны. «Күңелең иркен, матур булгач, һава торышына карап тормыйсың. Мондый зур бәйрәмнәр ел да булмый бит». – диде Хәмит абый Нуруллин. Ел саен ук булмаса да, бу җыенга килергә тырышалар икән.
Бу чара бик күп мәгънәгә ия. Беренчедән, ул бөтен мөселманнарны берләштерә. Башка диндәге кешеләр дә мөселманнарга хөрмәт белән карый. Әлеге җыен - тыныч яшәүгә юл күрсәтә торган бәйрәм. Төбеннән үк карасаң, мөселманнар бит изге җаннар, хөрмәтле кешеләр, шуңа күрә бәйрәме дә зур. Бүген дә төрле илләрдән кунаклар килгән. Зурлап, хөрмәтләп безгә нотыклар сөйлиләр.
Бүгенге көндә яшьләр дә дингә тартылмый дип әйтеп булмый. Яшьләр олы яшьтәге кешеләргә караганда да дингә күбрәк тартыла, әмма дөрес юллардан барсыннар иде. Ялгыш юлдан кереп китмәсеннәр, динебезне катлауландырмасыннар, башка тармакларга кереп китмәсеннәр иде», – диде Хәмит абый.
"Нишләп хәләл җефетегезне дә алып килмәдегез?» - дим. «Килә алмады шул, чирләп тора», – диде. Хатынына сәламәтлек, үзләренә хәерле көннәр теләп, автобуслар ягына киттем. Оештырылган рәвештә баргач, вакыт кысан иде.
Юлымда Тукай районы Боерган авылының имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт очрады. Ул да абыстаеннан башка гына килгән, шулай ук чирләп тора диде.
Барысы да бик күңелле булды. Бик күп җирләрдән халык килгән. Бу бәйрәм - безнең диннең нинди хәлдә булуын күрсәтүче бер чара. Оештыручылар бик тырышкан.
Беләсезме, 90нчы елларда бик күп мәчетләр төзелде, бик күп кеше дингә бирелгән иде. Ул кешеләрнең күбесе хәзер юк инде, дингә яшьләрне күбрәк җәлеп итсәк, әйбәтрәк булыр иде. Яшьләр килми дип әйтеп булмый, әмма күп түгел. Авылда укулар булса, бик яхшы булыр иде. Күп кеше укырга тели, әмма барып йөрергә мөмкинлекләре юк, шуңа күрә урында укуларны оештырсаң, күркәм булыр иде. Безнең мәчеттә якшәмбе мәктәбен башлап җибәрә алдык, Аллага шөкер», – диде ул.
«Игезәкләрнең догасы кабул була»
Шул арада көчле җил чыкты. Әле дә мәйданнан чыгып җитеп булмый. Безнең фотограф күренмиме икән дип туктап-туктап, карана-карана чыгып барам. Шулай туктаган арада бер апай мине куып тотты да: «Балам, туңасың бит!» - дип пәлтәмнең якаларын ябып куйды. Эчтән муенлы җылы кофта кигән идем юкса.
«Кайткач сизелә ул, кызым. Күкрәк турларын сакларга кирәк. Күкрәк өшемәсә, башка җирең туңмый. Матур жилет яса үзеңә, үзеңне сакларга кирәк. Тукта әле, матурым, үземчә булсын, мин әби кеше», - дип җилдә тузган чәчләремне яулык астына кертеп, төшә башлаган яулыгымны тартып куйды. Шулай төрендерде да җитәкләп китте. Сүз әйтергә дә өлгермим. Әллә белгән кешемме дип искә төшермәкче булам.
Зәйнәб апа Норлаттан килгән икән. Үзенә 83 яшь булса да, кызлар кебек янып, тыпырдап тора. Егерме ел мәдрәсәдә балалар укыткан. Җыенга ел саен килә икән. «Менә бүген берүзем килдем. Районга автобус биргәннәр, шунда утырып килдем, әмма анда бер танышым да юк иде», - ди. Хәзер мәдрәсәдә укыту эшеннән киткән. Гыйнвар аенда тип-тигез юлда егылып, кулын сындырган булган, шуннан укытудан туктап торган. Эшен дәвам итүчеләр бар, ди. Мин әле журналист булуымны да әйтеп өлгермәгән идем, әйтүгә: «И, кызым, минем дә беренче ирем журналист булды, собкор иде, күптән вафат инде», - ди. Хәзер үзегез генә яшисезме, дим. «Юк, аннан соң хирургка кияүгә чыктым. Хәзер следователь, КГБ белән яшим», - дип елмайды.
Зәйнәб апаның дүрт баласы бар икән. Үзенең игезәк сыңары да булган, былтыр вафат булган. «Игезәк сыңарым мулла иде, декабрь аенда үлеп китте. Намаз укырга дип тәһарәт алган да йөрәге туктаган. Кемгә күпме бирелгән инде. Шуны белеп тор, кызым: игезәкләрнең догасы кабул була», - диде ул миңа.
Президент үтеп китсен өчен, сакчылар юлдан читкәрәк чыгуыбызны сорады. «Бу кемнәр булды соң әле?» – ди Зәйнәб апа. Әле генә сезнең яннан Президент узып китте, дим. Күптәнге танышлар кебек җитәкләнешеп бара торгач, автобуслар җыелган урынны да узып киткәнмен. Кочакланышып саубуллаштык та йөгердем. Автобуска барып җитүгә боз ява башлады. Шуңа да карамастан, кешеләр бирегә килә торды.
«Изге Болгар җыены»ннан Фагыйлә Шакирова видеорепортажы: