Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевск мәктәбендә атышта имгәнгән ике бала авыр хәлдә

news_top_970_100
Ижевск мәктәбендә атышта имгәнгән ике бала авыр хәлдә
Салават Камалетдинов

Ижевск шәһәре мәктәбендә атыш вакытында яраланган 16 кеше хастаханәдә ята. Ике бала аеруча авыр хәлдә, дип сөйләгән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, пациентларның 14е – атып яраланган балалар.

«Бик авырлары – икәү, алар реанимациядә ята, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылганнар», – ди министр.

Бер баланың хәле яхшыра, икенчесенең гомере өчен борчу бар. Табиблар барлык пациентларга да тулы колачлы ярдәм күрсәтә, ди министр.

  • 26 сентябрьдә иртә белән Ижевск шәһәрендәге мәктәптә дәресләр вакытында атыш була. Фаҗигадә 17 кеше – 11 бала һәм 6 өлкән кеше һәлак була. Атучы – 34 яшьлек Артем Казанцев – шушы мәктәпне тәмамлаган, психоневрология диспансерында хисапта торган. Ул үз-үзенә кул салган.
  • «Укытучы үзенең яралы булуын балаларга сиздермәгән»: Ижевск мәктәбенең өч укытучысы вафат
  • «Әти-әнисенең бердәнбер кызы»: Ижевск мәктәбендә атышта спортчы кыз һәлак булган
  • Ижевск мәктәбендә яраланган килеш батырлык күрсәткән укучы малайны бүләкләделәр 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100