Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти-әнисенең бердәнбер кызы»: Ижевск мәктәбендә атышта спортчы кыз һәлак булган

news_top_970_100
«Әти-әнисенең бердәнбер кызы»: Ижевск мәктәбендә атышта спортчы кыз һәлак булган
Салават Камалетдинов

26 сентябрьдә Ижевск мәктәбендә атышта һәлак булучылар арасында 16 яшьлек София Осотова да бар. Ул бердәнбер бала, спортчы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаятьче атарга килгәндә, Соня дүртенче катта инглиз теле дәресендә була. «Фаҗига булгач, мин чатта яздым: «Бөтенегез дә тәртиптәме?» дидем. Соняны таба алмаулары ачыкланды», – ди җиңел атлетика буенча тренер Игорь Воробьев. Соня аның белән шөгыльләнә, ул йөгерүче була.

Аннары Соняның һәлак булуы ачыклана. Чит тел дәресендә балаларны ике төркемгә бүләләр. Үтерүче Соня классына керә, укытучыга һәм балаларга ата. Аннары үз-үзенә кул сала.

«Безнең шат күңелле, көләч, гел башлап йөрүче кызыбыз булмауга ышанып булмый. Тренировкада ул көләргә һәм күңел ачарга гел сәбәп таба иде. Балалар аны яратты, ул бөтен кеше белән аралашты, гел юмор белән карау җаен таба иде. Тренировкада егылып, аягын каты авырттыргач, ярасы бик тирән булганын күргәч тә көлеп утырды, күңелен төшермәде», – дип искә ала тренер.

Соня Бөтенроссия ярышларында да катнашкан, призлы урыннар яулаган.

«Күптән түгел генә киләчәк турында сөйләшкән идек. Ул әле 10 сыйныфка бару-бармауны хәл итмәгән, көллияткә китү карарын да кабул итмәгән иде. Мин аңа: «Тренировкаларны ташлама, йөгер», – дип киңәш иттем», – ди тренер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100