Ихтыяр Кыямов: Татар язучысы булу – зур миссия, аның хатыны булу - тагын да зуррак миссия
Тинчурин театрының иртәнге чәендә журналистлар һәм блогерлар Тинчурин театрының «Лу» премьерасы турында фикер алышты.
- Тинчурин театрының «Лу» спектакле Татарстанның халык шагыйре Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскарова тарихына багышланган. Театр аны «Тугрылык турында кыйсса» дип атаган. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров. Пьеса (киносценарий) авторы – Илгиз Зәйниев.
Әлеге фикер алышуда КФУ студенты, «Мирас» журналыныңд баш мөхәррире урынбасары Ихтыяр Кыямов та катнашты. Миңа калса, татар әдәбиятына багыышланган роликлары белән тиз арада татар интеллигенциясенең игътибарын яулаган беренче татар әдәбияты мәгърифәтче-блогерының әлеге җыенда яңгыраган фикерләре аерым игътибарга лаек.
Ихтыяр Кыямов: «Бүген безнең милли мәгариф үз функцияләрен тулысынча үти алмый – сәбәпләре төрле. Шуңа күрә дә бүгенге көндә милли кодыбызны, мәдәниятебезне, тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерүдә театр беренче рольне үтәргә тиеш дип уйлыйм – без шулай эшләргә мәҗбүр. Шул сәбәпле, татар театрында шәхесләребезгә багышланган спектакльләр ишәеп китте – очраклы булса да, бу – табигый.
Димәк, яшьләр дә, мәктәп балалары да театрга килеп азмы-күпме шул шәхесләр белән танышалар һәм Тукай шундый булган, Хәсән Туфан шундый булган икән дип, вак детальләрне истә калдыралар. Спектакль караган 100 баланың берсе генә булса да өенә кайтып, Хәсән Туфан җыентыгын кулына алып, аның шигырьләрен укып чыкса, бу инде милләтебез өчен зур җиңү булачак дип саныйм. Димәк, мондый спектакльләр бик кирәкле.
Шул нисбәттән чыгып караганда, һәр режиссер һәм һәр артист алдында торган иң зур бурычларның берсе – сәхнәгә чыгарыласы персонажны тирәнгә төшеп, әсәрләре һәм истәлекләре аша өйрәнеп, аның үзенчәлекләрен табып, аларны органик рәвештә персонажыңа кертү мөһим. Мәсәлән, Һади Такташ үзе язган пьесада, бер рольдә песине күргән: янәсе, песи сәхнәгә чыгып ниндидер хәрәкәт ясарга тиеш булган. Режиссер ничек песине йөртик дип аптырагач: «Уйлагыз инде берәр ничек», – дигән. Шәхесләргә багышланган спектакльләрдә шундый вак детальләр булса, күркәм булыр иде.

Татар шәхесләре турында китаптан укып өйрәнү бер әйбер, аларны сәхнәдән караганда, мин таныш кешеләрне күргәндәй булдым. Шуңа «Лу» спектаклен хисләнеп карадым, еладым да хәтта, әйтерсең лә, танышларымның, дусларымның тормышын күрсәтәләр.
Ә инде корбанлылыкка килгәндә, татар язучысы булу – милләт каршында зур миссия. Татар язучысының хатыны булу – тагын да зуррак миссия. Шуңа күрә Луиза Салиәскаровалар, бүгенге язучыларның хатыннары, шул ук Нәкыя апа Гыйләҗевалар ул миссияне яхшы аңлаганнар. Бәлки, Луиза Салиәскарова моны аңламыйча да эшләгәндер, ләкин ул аның калебендә булган: «Гомеремне биреп булса да, татар шагыйрен татар халкы өчен саклап калырга тиешмен», дигән фикер белән яшәгәндер дип уйлыйм. Һәм бу бигрәк тә парадоксаль, чөнки «Бер стакан су» теориясе чорында, сәяси шартларның нинди генә булуына карамастан, аның Кол Гали, Гаяз Исхакыйлардан ук килә торган милли идеалларга тугрылыклы булып калуы сокландыра. Ул шул чорның модасына бирелеп, бүген Хәсән Туфан, иртәгә Такташ, берсекөнгә башкасы белән йөрсә, без бүген җыелып Луиза Салиәскарова турында сөйләшеп утыра алмас идек».
- «Бер стакан су» теориясе — ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы тирән хисләрне кире кагып, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне сексуаль ихтыяҗга кайтарып калдыру карашы. Янәсе, бу ихтыяҗны канәгатьләндерү сусауны басу өчен су эчүгә тиң.