news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Их алмагачлары, сайрый сандугачлары...» яки «Җәннәт бакчасы»на чакыру

news_top
«Их алмагачлары, сайрый сандугачлары...» яки «Җәннәт бакчасы»на чакыру
фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Милли музеенда биш ай дәвамында «Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» («Җәннәт бакчасы: искусство российского ислама») күргәзмәсе эшләячәк. Әйе, исеме нәкъ шулай – өлешчә татарча куелган. Масштаблы күргәзмәнең беренче кунаклары арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде. Күргәзмәнең кураторлары Әлфрид Бостанов һәм Полина Ёж күргәзмә заллары аша үтеп, рухи дөньяга адым ясарга булыштылар.

Башта символик ак капкалардан керәсең, караңгы «бәрзах» залы – дөньяара киңлек аша үтәсең, ниһаять, адәм баласы (музей кунагын) тулышкан алмалары белән игътибар үзәгендә торган туба агачы эленгән залга килеп керә. Монда инде өч зал... Хәер, әлеге күргәзмә кураторларының берсе, Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры киңәшчесе Әлфрид Бостановны тыңлыйк:

Әлфрид Бостанов: «Бүген, чыннан да, тарихи вакыйга: без «Җәннәт бакчасы» күргәзмәсен ачтык. Биредә без татарлар, кырым татарлары һәм Дагстан халкы арасында таралган бакчалык мәдәнияте турында сүз алып барабыз. Монда музей артефактлары белән хәзерге сәнгать бергә яши, мәсәлән күренекле археолог Владимир Марковин эшләрен күрсәткән вакытта элеккеге әйберләрне хәзерге сәнгать рәвешендә күрсәтәбез.

Бу минем үзем өчен яңалык – шуңа күрә башкаларны да шушы күргәзмә белән танышырга чакырам. Күргәзмәдә бакчалык мәдәниятен төрле яктан күрергә мөмкин. Монда Һаҗәр әби дигән яраткан информантыбыз үз тәҗрибәсен сөйли. Ул үсемлекләрнең дәвалау сыйфатларын өйрәнеп, им-том белемнәрен киң кулланып, кешеләргә файда китергән кеше. Биредә совет заманыннан сакланган фотосурәтләр дә күп. Үзәк залда туба агачын күрә алабыз. Без аны татар мәдәниятендә алмагач буларак беләбез. Ул инде җырлардан алып Коръән тәфсиренә кадәр гел эшли торган метафора. Күргәзмәгә килүче кеше үзәк зал аша өч залны сайлый ала – Мәхәббәт, Им-том һәм Үлем заллары».

Күргәзмәдә Һаҗәр әби тавышы яңгырап тора. Ул Самара өлкәсенең Камышлы авылында яши икән, исән-сау, әлеге күргәзмә өчен фатихасын биргән. Әлфрид Бостанов Һаҗәр әби белән дусты Солтанның туган авылына кайткач танышкан. «Әле безнең андый кешеләр бар. Һаҗәр әби белән ике сәгатьләп әңгәмә кордык. Төшендә Җәннәт бакчаларын күргәнен дә сөйләгән иде. Бу күргәзмә аннан алган белемне күрсәтергә бер форсат булды», – диде ул.

Әлеге күргәзмәдә борынгылык белән заманча сәнгать шулкадәр тыгыз үрелгән ки, әйтик Мәхәббәт залында ХХ гасыр башында Казанда яшәгән шагыйрь Мөхәммәтсадыйк Иманколый мәхәббәт шигырьләреннән башлап Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә кадәр яңгырый. Үлем залында археолог Морковин тарафыннан утызынчы-кырыгынчы елларда очраган кабер ташларының кәгазьгә салып калдырылган төсле рәсемнәре тәкъдим ителә. Аның 100 рәсеменнән 96ысы диварга куелган. Ә им-том залына килгәндә, им-томчыларның үсемлекләр белән хезмәтеннән алып бүгенге галимнәрнең әлеге үсемлекләргә карашына кадәр бар да бар.

Шушы күргәзмәдән соң «Алмагачлары» халык җырына да бөтенләй башка мөнәсәбәт туды миндә. Югыйсә, мәҗлеснең азагына таба кызып киткәч яңгырый торган иң гади җыр кебек кенә иде. Ә бит ул туба дип аталган Җәннәт бакчасы агачының татар халкындагы күзаллануы икән ләбаса. «Их алмагачлары, сайрый сандугачлары...»

«Җәннәт бакчасы – кеше күңелендә яши торган бакча, без аны гомер буе үзебездә үстерергә тиешбез һәм аның алмалары без гомер дәвамында эшли торган яхшы гамәлләр. Шушы күргәзмә минем күңелемнән коелып төшкән бер алма», – диде Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры киңәшчесе Әлфрид Бостанов.

Күргәзмә ТР Милли музеенда сентябрь азагына кадәр эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар