Җитлекми туган 995 грамм бәхет (Зилә Батырова)
Язылачак сүзләрем үземне жәлләтү өчен түгел, ә бәлки минем кебек хәлдә калучыларга гыйбрәт булсын дип, аларны ничек тә юату, хәлләрен җиңеләйтү һәм җаннарына тынычлык иңдерү, авырлыклар алдында баш ими, авыр вакытларында көч бирү максатыннан языла.
Бу араларда күңел җилкенгән чак… Хатирәләр тынгы бирми, әйтерсең тагын шул хисләрне кичерәм. Бөтен ваклыклары белән әле кичәгедәй кебек җанны кисеп үтә. Вакыт та хәйран үткән, тән яралары да төзәлгән, әмма җан ярасы төзәлмәгән икән. Кутырлаган ярага кагылсаң, канарга тотына, аннары аңа яңадан төзәлергә күпмедер вакыт кирәк — менә бу да шулай: искә төшкән саен, уйлаган саен сыкрый. Ул вакытта үз-үземә: «исән-сау котылсак, булган вакыйгаларны искә дә алмыйм», дип сүз бирсәм дә, хәзер аңлыйм: минем моны онытырга хакым юк!!! Чөнки мин бу көнне икенче тапкыр әни булу хисләрен кичердем, мин җир йөзенә кыз бала тудырдым!
Һава торышының шыксыз, яңгырлы чагы иде.Өйдән консультациягә дип чыгып киткәндә «хәзер кайтам», дип уйладым. Ә «хәзер»дигәнем ике айга сузылды. Ике ай нигеземнең җылысын, улымның елмаюын, иптәшемнең назын тоймый яшәдем.
Ул чакта мин 30 атналык бәбиле идем. Сентябрьнен усал жилләре кагылдымы, әллә язмыш жилләреме — бик нык салкын тидердем. Шуннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче борылыш алып, минем тормышым юлымны бутады.
Бәби көтүне күзәтеп бара торган табибым карады.Озак карады, җентекләп тикшергәннән соң, «болай булмый, мин сине бала тудыру йортына тапшырам», диде. «Борчылма: атна-ун көн дәвалау курслары аласың да, алга таба йөри бирәсең», дип тынычландырырга да онытмады.
Хатын-кыз консультациясе белән бала тудыру йорты арасы ерак тугел. Уйлана-уйлана бардым: «Хәзер барып керәм дә, яткырабыз дисәләр, тиз генә апага шалтыратып (ул шушы бала тулыру йортында күп еллар хезмәт куя), көндезгегә дәвалау алуны сорыйм», дип уйладым.
Хәлләр бик мин уйлаганнан катлаулырак булып чыкты: балага кислород бармый! Аның яшәү-яшәмәве минем кулда! Җитмәсә, «Без сине монда кабул итә алмыйбыз», дип өй янындагы бала тудыру йортыннан шәһәрнең икенче башындагы Республика клиник хастаханәсенә ашыгыч ярдәм чакыртып озаттылар. «Яраббым, нәрсә соң бу? Киемнәрем дә юк, улым бакчада калды, ашарга пешерелмәгән» дип уйладым ул чакта… Эх, тиле йөрәк…әйтерсең, дөнья беткән… Киемнәр дә килде, улым да бакчадан алынган, әтисе дә ашаган…бәлки ашамагандыр да… «Җитте, тынычлан, кызың турында уйла!» Бу уйларга әмер биреп була димени?! Бу вакытта иң авыры — улым белән аерылу булды… Ул чактагы сагыну хисләремне аңлатып кына бетерерлек түгел… Ярты бәгыремне кисеп ташлагандай булды.Кызым өчен дә борчылдым, ләкин ул борчылу ана инстинкты булмаган икән (бу хакта соңрак).
Минем иң курыккан нәрсәм баланы югалту иде. Менә хәзер әгәр «балаң үлгән дисәләр» нишләрмен? Бу уйлар белән беррәттән өйдә калган улым: еламыймы, ашыймы, әйбәт йоклыймы, җылы киендереп йөртәләр микән… Кыскасы, бу сораулар белән иремнең канын яхшы гына «кайнаттым». Ә табиблар әле берсе кереп карый, әле икенчесе, ул да түгел өченчесе… «Күзәтәбез», диләр, башка берни әйтмиләр.
Аннары кызу вакыйгалар башланды: ялгышып мине 9 нчы палата урынына 10 нчы палатага, бер дәү корсаклы хатын урынына урнаштырдылар.10 минут эчендэ тиз генә аралашырга, сүз алмашырга өлгердек: тулгагын көтеп йөри, җаным. Карынындагы нәниендә ниндидер авыру, баласын «йоклатканнар». Үзе тыштан тыныч, сабыр күренә. Шаккаттым: ничек шулай тыныч кына кабул итеп була икән… Соңрак аңладым: була икән…тормыш барысына да өйрәтә, бигрәк тә шушындый чакта сабыр булырга да өйрәтә икән.
Мин әле кая килеп эләккәнемне чамаламый идем. Монда гадәти бала табу йорты дип уйладым. Ә шушында яткан арада күпме кеше язмышы, күпме күңелсезлек, күпме күз яшьләрен күрдем. Әйләнә-тирәм бик авыр, аяныч булган икән…
Тәмләп ашап утырган җиремнән тиз генә күрше палатага күчереп тә куйдылар. Шунда минем бер көнем үтте. Үзем генә…рәхәт… Дөресрәге: уйларым белән… Ә уйда һаман улым, өй, әтисе, тизрәк моннан таю…
Хастаханәләрдә күп ятарга туры килгәнгә, мондагы халәтне яхшы беләм: йокыга таласың. Менә бу юлы да җаным ялга сусаган булганмы, йокыга бирештем, ял иттем.Тик монда да тыныч кына ятарга ирек бирмәделәр, башкаларга вирус таратасың дип, изоляторга төшереп яткырдылар. Аңа кадәр ул изоляторны бик куркыныч җир итеп сөйләгәннәр иде. Мин үз күзем белән күрмичә исем китә торган кешеләрдән түгел, аннан, булган нәрсәне кешечә кабул итмим: башка күзлектән карый торган булганымны исәпкә алып, «ярый вакытсыз тынычсызланма, барыбер бер уңай ягы чыгар», дип үземне кулга алдым. Ә изолятор дигәннәре нәкъ шундый ук палата: тик яныңа шәфкать туташлары һәм табиблардан башка кеше кереп йөрми, алар күзенә дә әз эләгәсен. Бөтен процедуралар урында гына үтәлә торган бүлмә булып чыкты. Нәкъ минем кебек салкын тиеп авырый торган бер хатын да ята. Ә ятмаса яхшырак булган буласы икән: күп сөйләшә торган кеше белән дә кыен бит… Ярый әле икенче көнне үк аны чыгарып жибәрделәр.
Телсез стеналар белән сөйләшеп үзем генә изоляторда ике көн ятарга туры килде. Дүшәмбе көнне гомуми кешелек палатага чыгаралар дип, җанга әзрәк җылы да салганнар иде…әмма…күпкә өметләнгән әздән коры кала, ди.
7 октябрь көне…башка көннәрдән әллә нәрсәсе белән аерылып тормады дисәм…аерылган икән шул… Бу көнне минем кәефем бик яхшы иде, мин ничектер тынычланып калган кебек булдым. Иртән иртүк ни буласын сизенгәндәй, юынып чыктым, чәчләремне гадәти булмаганча матур итеп ясадым, кыскасы үз-үземне тәртипкә китердем.
Әтисе шалтырата: киләбез, нәрсә ашыйсың килә, ди. Үзең хастаханәдә тик ятып ашарга сорау оят булса да, әтисеннән шулпа сорадым. Алар киләсен белүгә, кулыма бер плитка шоколад тотып передача ишек төбендәге сакчыга юнәлдем. Изоляторның беренче катта булуы шулай файда итте: бүген ял, табиблар да юк, улымны ике генә минут күреп, үбеп алырга рөхсәт итмәсме бу мәрхәмәтле җан дип, аның янына киттем. «Апа, зинһар өчен, бәләкәй улымны бер генә сөеп алырга рөхсәт ит дип, үзем кесәсенә шоколад салам, үзем күзләренә ялварулы караш белән ялынам. Озак сорап торырга кирәк булмады –шоколадны кире кулыма тоттырып: «Улың елармы сине кургәч», ди. «Юк, мин әйтәм, юк еламый. «Кеше-кара күргәнче кереп ят тизрәк, килсәләр чыгарсың», диде үзе усал, үзе бик мәрхәмәтле апаем.
Зур команда белән килделәр минем кадерлеләрем. Әтисе, улым, энем, иремнең сеңлесе. Эх, ул чактагы хисләрне ничек аңлатыйм? Үзенең йөрәк җимеше, шул йөрәк җимеше өчен өзелеп торучы әни кешеләр мине аңлар. Татлы мизгелләр, күңел тула, елыйсы килә — тик ярамый, улыма күз яшьләрен курсәтәсе түгел! Сөйләштерәм: «сагынам», ди, «кайчан кайтасың», ди. «Кайтам», улым, «бик тиз кайтам», дим… Ул мизгелдә: әле ике ай ятасың бар, нинди кайту дисәләр, ышанмас идем. Ярый, хушлаштык, яңадан «ояма» кереп яттым. Шулпа! Кай арада өлгерткәннәр! Шушы шулпага ничек сусаган идем мин! Улымны күрү бәхетенә сөенә-сөенә утырып ашадым. Яшиселәр килеп китте, тәнгә көч, күңелгә тынычлык иңде…
Тәмле, кайнар шулпа ашап, изрәп йоклап киткәнмен. Күпме йоклаганымны да белмим, астын юешләгән бала ничек юешкә чыдый алмый елап уяна, мин дә шулай күкрәгем турысындагы кайнар юешкә уянып киттем. «Я раббым, сөтем төшкән, ни инде бу?» Үз-үземне караштырган арада кизү торган табиб керде, хәлләрне сорады."Борчылма, шулай була, организм алдан хәбәр бирә», ди. Төшке ашлар да авышты, тик кызым гына мина бүген никтер хәбәр бирми…иртән бер генә хәбәрләшкән идек… Шушы вакыйгалар белән кайнашып, мин кызым турында бөтенләй онытып жибәргәнмен. Оят…җир тишегенә кереп китәр дәрәҗәдә оят… Әмма нишлисең, күңелгә әмер биреп булмый. Хәзер күңелне борчу биләп алды: «Ни булды соң? Берәр файдасы тимәсме, дип шоколад та ашап карыйм, чөнки баллы ашаганга бала уяна, тибенә башлый дигәннәре хәтердә, телефоннан музыка да куям — тик бу да булышмады. Бүлмә тутырып яңгыраган музыкага: «Ох, как у вас тут весело, прямо как в дискотеке», дип табиб керде. Сораша, мин әйтәм: «Сәер, бала селкенми, элек алай булмый иде…» Йөрәк тибешен тыңлый: бар да тәртиптә. «Срочно сделать КТГ», дип мине тиз генә бер танышы аркылы сөйләше, КТГ ясатырга җибәрде (билгеле бер вакыт аралыгында баланың селкенүен, йөрәк тибешен күзәтә торган аппарат). Әй, рәхәт тә шуны үтү: нәниеңнең йөрәк тибешен үзең үк ишетеп ятасың…
Йөрәк тибүен тибә, аллага шөкер, тик нәнием тибенми дә, селкенми дә…Күңелне менә хәзер чын мәгънәсендә курку биләп алды…10-15 минутлык КТГ үтәр урынына мин бер сәгать, Аллаһтан ялварып, баламның тибенеп куюын теләп яттым, дөресрәге бастырып та, әле бер янга, әле икенче янга яткырып, утыртып та, приборларны, аппаратны сүндереп тә карадылар, тик…бары бер көчсез талпыну сиздем шушы бер сәгать эчендә. Куркып, калтыранып, инде чын мәгънәсендә өметсезлеккә бирелеп, ямьсез уйлар уйлап әлеге дә баягы телсез стеналар белән сөйләшергә бүлмәмә юл тоттым. Инде кап-караңгы көзге усал җилле, яңгырлы кич тә җиткән…
Ни булыр хәзер? Ни?..
Бүлмәдәге берничә көнлек тынлык юкка чыкты. Табиблар да аякка басты: әле берсе, әле икенчесе кереп, минем хәлемне белә, тикшерә, телефоннан кем беләндер киңәшләшә. Ямьсез уйларны башка китерергә дә куркам, килгән фикерләрне куам, нәрсәдәндер сакланасым килгәндәй, битләремне кулым белән каплыйм. Әле еларлык хәлдә түгелмен, аңгы-миңге халәттә…билгесезлек халәтендә… Соңгы нәтиҗәне, тәкъдимне үз табибым әйтергә тиеш: аны күрергә каралу бүлмәсенә киттем. Тәнем калтырый, колакларым яман сүз ишетмәсә, күзләрем куркыныч нәрсә күрмәсәярар иде, дим. Давыл вакытында диңгез дулаган кебек, тәнем буйлап эчтән кайнар кан кайнап узганын сизәм… Ә табибым тыныч, сабыр гына елмаеп карады. Ннәкъ менә елмаеп, көлеп түгел, бу елмаюда мине тынычландыру да, хәлемә керү дә, шул ук вакытта җаваплылык, борчылу да бар иде. Йомшак тавышы белән миңа бүтән көтәргә ярамаганлыгын, балага бик авыр, кислород бармаганын, берәр чара күрмәсәк, теләсә кайчан югалта алуыбызны әйтте. «Уйла», ди, «ирен, әниең бн киңәш, мин ярты сәгатьтән яныңа киләм, җавабың әзер булсын», ди.
Булуы мөмкин түгел!!! Ничек булды соң әле бу болай? Гаеп кемдә? МИН шушы баламны саклый алмадыммы, Ходаемнан ялварып сораган нәни кызымны югалтаммы инде??? Мин әле бу чакта баланың исән калуына шикләнә идем, исән калуы могҗиза булыр кебек иде. Бүлмәгә кайтыр юлымда ук кызымсыз калуымны күз алдыма китерә идем. Ничек яшәргә??? Ничек күтәрергә моны? Кайдан сабырлык, көч табарга???
Изоляторга кайтуга, телефон тоттым. Телефонны бер алам, бер куям…Әтисенэ ничек хәбәр итәргә??? Үзем дә аңламаган хәлләрне ничек аңлатырга?..
Кич иде инде… Кем өчендер кичнең бу вакыты көн ахыры, кем өчендер гаилә белән үткәрә торган иң татлы ял мизгелләре, кемдер йоклый инде… Калтыранган куллар белэн әтисенә шалтыраттым, сүзне нидән башларга белмим… «Алмам…» (бер-беребезгә исем белән дәшмибез), дидем дә елап жибәрдем. Безне икебезне дә хәзерге минутта борчыган сорау: кесарев кисүенә ризалык бирсәк, нәниебез исән калырмы… Ә бирмәсәк ни була? Бу өлкәдә икебез дә берни аңламыйбыз да, бу турыда ишеткән дә юк, шуңа чыннан да ике юл чатында калдык. Ә юл чаты бик үткен, чукынчык… Бер яктан карасаң, җанда өмет тә бар кебек: бәлки берәр көн түзик, операциягә ризалык бирмик, аннан күз күрер, икенче яктан, ничек инде нарасыеңа сулыш алырга кыен булганны белә торып бернинди чара күрмичә төн чыгарга кирәк?! Әтисенең дә, әниләрнең дә бернинди дә киңәш бирә алмаганнарын хәзер аңлыйм. «Белмим инде, белмим»…Алар да тирән кайгыга батты, шалтыратмый да булмый, бу минутта миңа әнинең хәер-фатихасы кирәк иде — мин аны алдым. «Аллага тапшырдык, хәерлесе булсын», -диде әни. Күз-баш тонган, колак ишетми, куллар калтырый, тез-буыннар ойый.
Алай да тагын берничә якын кешемнән киңәш сорарга булдым. Кемдер көч бирде: андый очраклар күп, ризалаш, андый балалар бик үҗәт, терерәк була, курыкма, диде, ә кемдер киресенчә «насыйп булмагач», дип ярама тоз сипте… Бүлмәдә берүзем, дөресрәге кызым белән икәү: «Ник насыйп булмаска тиеш соң әле?!» — дип акырып еладым бу юлы.
Табибым бер кочак кәгазь күтәреп килеп керде. Алай да кул куйганчы сорарга булдым: «Риза булсам, ул яшәячәкме?» Билгеле, табиблар бернинди гарантия бирми… Кая нәрсә өчен куллар куйганымны белмәдем… Минем өчен дөнья әйләнүеннән туктаган иде, әйтерсең мин үлем карарына кул куям.
Каталка белән минем арттан килеп тә җиттеләр. Миңгерәүгә сабышкан бер җан кебек ничек әйберләремне җыйганмындыр — берни хәтерләмим, лифтта менеп барганда гынамине озатучы апа: «Не волнуйся, не ты одна, вот увидишь, все будет хорошо», дип иңнәремә кагылып күз сирпеде. «Все будет хорошо…» дип бу минем турында әйттеме, әллә хәзер менә берничә мизгелдән дөньяга аваз салачак бала турындамы…шайтан белсен…
Урамда кап-караңгы төн булуга карамастан, операция залы яп-якты булып балкыган иде. Монда тормыш кайный: операциягә әзерләнәләр. Минем өчен, безнең өчен чабышалар… Дөресрәге, бернинди ашыгу, кабалану юк, ә бик тыныч атмосфера… Берсе килеп кан басымын үлчи, берсе тагын ниндидер кәгазьләргә кул куйдыра, берсе сөйләштерә, ул да түгел анестезиологка шалтыратып, «Без әзер», дип аны чакыра… «Болар өчен бу гадәти хәл икән», дип уйлап ятам. Чынлап та, операция залына кергәч барыбер, әз булса да, тынычланып калдым, үземне кулга алдым, кызыма зыян китерә күрмим дип уйладым.
Наркоз бирделәр… Аллага шөкер, гомумине түгел, урынлы наркоз… Болай ичмасам табибларның ни эшләгәннәрен аңлап, карап, сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Аннан, кызымны бик күрәсем килде: «Кызым, нәнием, без синең белән бүген үк күрешәбезмени инде?» Бер яктан сөенәм, икенче яктан, үкенәм: безне аералар…"Болай булырга тиеш тугел иде, тиеш тугел иде…әле вакыт бар иде, күпме вакыт…мин бит әле декрет ялына да чыкмадым!!! Сиңа рәхәт күрсәтә алмадым, җимешем, хаман эш дип чаптым… Гафу ит мине, берәр нәрсә булса, мин үземне мәңге кичермәм! Түз инде, балам, бар да яхшы булыр, син түзсәң мин дә түзәрмен»… Бу сүзләр, әлбәттә, күңелдән сыкрады…
Наркоз үзенекен эшләде: аяклар берни сизми, кулларны да селкетеп булмый — алар богауда… Бу минутта мин көчсез идем, минем тормышым, кызымның язмышы табиблар кулында иде. Барысын да күреп, ишетеп ятам, тик сизмим генә…Эх, кая ул газаплы әмма татлы тулгак тотып тилмерүләр…
Эшнең кызу урак өсте: баланы алалар, менә монысы сизелде генә түгел, җанда гомерлек авырту булып калды. Каерып-каерып тартып алулары ай газаплы булды да соң… Моны язып аңлатып бетереп булмый… «Безнең жепләр өзелде, җимешем… Кая монда бала исән калсын инде», дип уйладым мин. Тик табибларның: «Смотри, какая умница, всё», дигәннәре тиле уйлардан айнытып җибәрде.
Карынымнан алуга баланы аппаратка тоташтырдылар.Билгеле, мин боларын курмәдем: ишетеп кенә яттым. Кызым шулчак хәлсез генә тавыш биреп елап күрсәтте… Андый мөлаем тавыш, матур тавышны беренче ишетүем, шундый да кадерле, йомшак иде ул. «Ишетәсеңме?» ди табиб, ә үзләре эшләрен дәвам итә. Мине дә сөйләндерәләр: «Беренчесе кем: малаймы, кызмы?» Малай, мин әйтәм. «Комплект булды, котлыйбыз», диләр. «Болар миннән көләме соң? Кызымның тормышы кыл өстендә торганын беләме соң болар», дим… Нәниемнең яшисенә әле дә ышанмыйм…
Тагын ниләр эшләткәннәрдер нәниемне, анысын хәтерләмим, чөнки хәзер миңа бик авыр иде: авыр күз кабакларымны күтәргәндә кислород биреп торганнары хәтердә… Шушы халәттән мине кызым коткарды: баш өстемдә нәниемне күтәргән шәфкать туташы басып тора икән… Бу мизгелдән бик курыктым: интернетта бер житлекми туган бала күреп котларым чыккан иде… Имеш, үтә күренмәле тәнле, балык икрасы сыман, башы би-и-ик дәү…Ә минем кызымны күрсәгез, исегез китәр иде, ул шундый матур, шундый гүзәл, җитлегеп туган баладан берни белән дә аерылмый: бары бик кечкенә — 995 грамм гына…Өстәвенә, ничек кенә кыен булмасын, көчен җыеп, «әниемне мин дә күрим», дигән сыман, шомырт кара күзләре белән миңа карап тора. Куллар гына богауда, тотарга рөхсәт итмәделәр, битне биткә генә терәттеләр дә алып та киттеләр… «Кызым минем…» генә дия алдым. Ә битемдә кызым калдырган кайнарлык… Әле дә шул кайнарлыкны суытмый яшим… Менә шуннан соң инде кызымнын исән калачагына иманым камил иде…
Бетте…барысы да артта калды. Иң курыкканымнан да котылдым…Җаным-тәнем ничек түзгәндер, йөрәк ничек күтәргәндер… Барысы да балам хакына!
Ходай Тәгалә көч-сабырлыклар биреп ярдәм итеп торды. Мин инде шактый таушалган, арыган, хәлсез халәттә идем ул чакта. Табиблар өчен бу гадәти хәл булса да, минем өчен бик авыр, коточкыч нәрсә иде. Үзең бөтен тән әгъзаларың белән авыртып, сызланып бала табу мең өлеш артык минем өчен.
Юлым хәзер реанимациягә илтә… Мин шунда төн чыгарга тиеш. Иң беренче сүзем: «телефон… телефонымны бирегез…» Әтисенә хәбәр итәргә, аны да тынычландырырга кирәк… Аның мондый очракларда бик йомшак, миннән көчсезрәк икәнен яхшы беләм. Ичмасам, тынычлап йокласын… Телефонымны кабызып, «Бар да бетте, әтисе, кызыбыз бар, исән пока», дип кенә әйтә алдым. Ул да җиңел сулап куйды. Бүтән бернәрсә дә әйтә алмадым…
Иң зур хатамны шул чагында эшләгәнмен: мин андый сүз әйтергә тиеш түгел идем! Ничек инде «пока»??? Әйтәм бит: мин могҗиза буласына шикләнеп карадым. Минем өчен баламның исән калуы баскыч куеп күккә менү кебек иде ул чакта. Ә бит бу вакыйгалар, башкалар белән чагыштырганда, энә очы кадәр генә булган, мин моны соңрак, вакыт узу белән аңладым.
Бик нык арып, талчыгып йоклап киткәнмен… Төнге бер-икеләр тирәсендә яныма олы яшьтәге бер хатынны китереп салдылар. Аны да әле генә операциядән алып чыктылар. Бик аптыратыйм, кыбырдык, сабырсыз, тыңлаусыз булып чыкты әле бу апа. Мине дә борчып ята: ничә кило, ничә атнада? Тешемне кысып кына теләр-теләмәс җавап бирәм, кайбер сорауларын ишетмәмешкә салышам. «Тик ят инде, төн бит», дип кычкырасым килә, тик әдәп саклыйм. Аңа да җиңел булмагандыр, ул бит олы яшьтә, бәлки борчуын шулай басадыр, бәлки наркозы чыгадыр.
Әмма Ходай Тәгалә юкка гына мине бу апа белән нәкъ менә шушы төндә күрештермәгән: «Түз, менә ничек тә була», дип юлыма чыгарган. «Мин дә 7 айлык булып туганмын, сеңлем, менә кара миңа, әйтәсеңме мине 7 айдан туган дип? Борчылма, бар да яхшы, җир тишегеннән чыккан кебек терекыз була Алла бирсә» дип, жанга өмет орлыклары салды.
Төн шулай тыныч та, тынычсыз да үтте. Анестезиологым иртәнге якта хәлләремне белеп чыгып китте. Иии күңел була икән андый чакта юктан да… Әйтерсең минем хәлне генә шулай белешеп йөри кебек тоелды миңа, үземә игътибар таләп иттерәсе килә шул, җәлләтәсе килә. Ә ул бары үз вазифасын үтәп йөри… Тагын бер юләрлегемне ачтым: ул чакта мин реанимациягә керткә авыруларны озата килгән һәрбер ак халатлы кешедән: «Как там моя дочь?» дип сорый идем. Әйтерсең алар аны күргән дә, хәлен белеп йөргән… Кычкырып көләсем килә шул башбаштаклыгымнан, тик ул чакта мин аны аңлар дәрәҗәдә түгел идем, миңа бер жылы сүз кирәк иде. Ә бит алар да «Каян белим?» дип миңа кычкырмады. Сораган берсе «Бар да яхшы» дип жавап бирә иде… Менә ул чын кешелеклелек, профессионализм кайда!
Ә күңелдән куркыныч уйлар әле дә китмәгән: исән микән??? Хәзер берәү килеп, «үлде» дисә, билләһи акылдан шашам, мин моны күтәрә алмаячакмын. Үз күзләрем белән шул нәниемне, матурымны, шомырт кара күзле кызымны күрдем бит! Минем начар уйлар уйларга хакым юк! Ул яшәячәк, яшәячәк…
Бу дөньяда мин үзем генә яшәмим. Мин менә шундый халәт кичергәндә өйдәгеләр белән, якыннарым белән ни булгандыр, анысын бер Ходай белә. Мин инде хәзер улым турында да, ирем турында да уйларлык хәлдә түгел идем. Тормыш арбасын тартырлык көчем калмады. Өй мәшәкатьләрен тулысы белән әтисе һәм аның сеңлесе карамагына тапшырырга туры килде. Мин хәзер үзем дә менә-менә өзелеп төшәм дип торган яфрак халәтендә.
Икенче көнне сәгать бердә мин кызымны күрергә реанимациягә керергә тиеш идем. Көткән чакта, эх шушы вакытның үтүләре… Сабырсызланып беттем… Ярый реанимациядән палатага күчү вакытның үтүен зә булса да тизләтте.
Менә ул мизгелләр: татлы да газаплы да, көтелгән дә, көтелмәгән дә… Могҗиза менә кайда көтә икән мине: килеп кереп нәниемне одеял белән каплап куйган кювезны ачулары булды, кызым «килдеңме, әни, мин сине бик көттем», дигән кебек шул авыр хәлендә дә бер елмаеп куйды. Күзләрен генә бүген ачмады… Башына бәйләнгән башлык, аякларына җылы оекбаш кидергәннәр. Бик күп датчикларга, приборларга тоташкан. Бер шланг ашата торганы, берсеннән кислород килә, берсе йөрәк эшләвен күрсәтә, тагын бик күпләре без аңлап бетермәгән нәрсәләр… Кызык: кыл өстендәге тормышны шушы шланглар коткарсын инде…
Кызымның табибын күрергә кирәк иде: ниләр әйтер? Әйбәт диярме, начармы? Зомби кебек берни дә аңламас табиб янына кердем. Төскә-биткә бик ягымлы гына, сабыр гына ханым булып чыкты. Татар хатыны… Үз тенедә барысын аңлатып бирде. Тик мондый хәл белән беренче очрашкан кеше буларак, берни дә аңламадым. Сораулар да бирә алмыйм җитмәсә, бик нык тотлыктым. (Бу тотлыгуым минем әле берничә көнгә барды. Баштарак шундый булып калам ахры дип уйладым, соңыннан наркоз шулай чыкканын аңладым.) Кызымның кыл өстендәге тормышын күзәтеп баручы һәм тиешле дарулар биреп дәвалаучы табиб — Мөстәкыймова Гөлназ Хәйдәр кызы миңа баламны ашатырга рөхсәт бирде. Билгеле, күкрәк биреп түгел, ә савып, әлеге дә баягы трубка (зонд) аша.
Өч сәгатьтән өч сәгатькә кабатлана торган берүк күренеш нык алҗытса да (башта дүртенче катка менеп стерильләштерелгән тастымалга төрелгән шприцны менеп аласың, саугач, яңадан меңгереп бирәсең), бу минем өчен бик зур сөенеч иде! Трубкадан гына булса да, нәнием бит минем сөтне ашый! Димәк җепләр әле өзелеп бетмәгән! Без бер-беребезгә кирәк!
Икенче көнне мин врач янына диагнозларны язарга дип кәгазь-ручка тотып мендем. Өченче көнне (ниһаять баш эшли башлады ахры) үземне борчыган сорауларны язып ук мендем. Мине иң борчыганы: «Арты ничек булыр? Балам гомерлек аппаратка тоташкан булмасмы? Гарип булмасмы?» Ләкин шул ук вакытта, ни генә булса да, мин аны беркайчан калдырмаячагыма, хәтта әтисе каршы була калган очракта да (тик моның алай булмаячагына шикләнми идем) аннан баш тартмаячагыма иманым камил иде. Мин түзәчәкмен! Әгәр Ходай миңа шундый сынау бирергә жыенса, мин бар көчемне җыеп түзәрмен. Гарип балаларны да тәрбиялиләр, тормыш моның белән генә туктамый, дип үземне алдан ук әзерләдем. Әлбәттә, Гөлназ Хәйдәровна миңа алтын таулар вәгъдә итмәде, шул ук вакытта төшенкелеккә бирелергә дә юл куймады. «Могҗизага ышанырга кирәк. Берничә елдан буласы хәлләрне күз алдына китер: ничек аның тәпи китүен, урамда бергә уйнап йөрүегезне» дип киңәш бирде. Менә шулар балага көч бирә, ди.
Тагын берничә көннән мин инде реанимация бүлегендә бер без генә түгеллеген, 15-20 гә якын бала барлыгына игътибар иттем. Араларында 500 граммлылар да, үпкәләре үзлегеннән эшләмичә, тулаем аппаратка тоташучы балалар да бар иде. «Карале, дөньяда шундый хәлдә калган бер мин генә түгел, без күпме икән», дип уйлап палатама юл тоттым…
Бер атнага сузылган ачы көзге янгырлардан соң, ниһаять, елмаеп кояш чыкты. Җылысын бирмәсә дә, яктылыгы белән күңелләрдә өмет, ышаныч уятты бу кояш. Әзрәк дөнья хәлләре кызыксындыра башлады. Социаль челтәр битләремә кереп чыктым, статусыма: «Күңелләргә якты өмет өстәп, кояш ача болыт пәрдәсен», дип күңел халәтемне чагылдырган сүзләр дә язып куйдым. Ә депрессиямнең башланган чагы гына булган икән… Нәкъ бер атнадан минем сабырлыклар, түгелмәгән күз яшьләрем бер ямьсез, ялгыш кагылган сүз аркасында елга булып ташып актылар. Әлегә кадәр якыннарымнан бер авыз начар суз ишетмәдем: алар минем хәлемне бик яхшы аңладылар, кирәкмәгән белән борчымадылар, яшереп калган авыр минутлары да булган — мин генә белмәгәнмен. Андый чакта күңел бигрәк нечкә була: саксыз кагылган бер сүз күңелемдә кинәт давыл кузгатты.Хәзер инде мин бөтен дөньясына ачулы, каргышлы идем… Берәү белән дә аралашасым, сөйләшәсем килмәде, минем белән шундый хәл булуын мөмкин кадәр әзрәк кешенең белүен теләдем.Язмасыннар да, шалтыратмасыннар да! Мин юк! Мин беркем өчен дә юк! Мин кызым өчен генә яшим!!! Күпме яшәп мондый хәлгә төшкәнем юк иде, гомумән, үземнең көчле икәнемне белгән очракта да мин мондый хәлдә калырмын дип уйлап та карамый идем. Бу — бәйдән ычкынган усал эт яки акылдан язган хатын халәте… Менә хәзер, шушы уңайдан файдаланып, кызуланып әйткән ямьсез сүзләрем өчен, рәнҗеткән кешеләремнән гафу үтенәм.
Сәгатьтән артык коридорда елап, шешенеп беткәннән соң, кызымны ашатасым барлыгын искә төшереп, аңа да зыян тия күрмәсен дип куркып, үземне кулга алдым. Тик соң булган… Бу юлы савып биргән сөтемне кызымның нәни ашказаны эшкәртмәгән. Менә ничек була икән: бала барысын да сизә. Чынлап та, мин тыныч, сабыр булганда, кызымның да кәефе әйбәт, хәлләре яхшы, мин борчылдым исә, эшләр кирегә бара башлады…
Кызымны ярты төн, ярты көн ашатмадылар: табиблар теленчә әйтсәк, «перезагрузка»ясадылар. Ә ашау, ашказаны эшкәртү бик яхшы курсәткеч дип санала. Гөлназ Хәйдәровна тынычландыра: «Ике адым алга, бер адым артка — шулай алга барабыз», ди.Ярый, көттем. Өч көн дигәндә, барысы да үз урынына кайтты: кызым ашый, авырлык җыя башлады. Бу авырлыкны граммлап жыю бик авыр иде — әнә белән кое-казуга тиң… Безнең өчен ун грамм да бик кадерле иде шулчакта.
Нәни кызыма 5-6 грамм сөтем житә, калганын савам да түгәм, савам да түгәм. Сөтем, сөбханалла, төшеп, ташып тора. «Имәрсең, балам, туйганчы, исән-сау аппаратлардан гына котылыйк», дип уйладым. Тик балам тиешле авырлыкны җыеп, ими тарта алырлык хәлгә җиткәнче (башлап авырлыгы 3 кг булмыйча имезергә ярамады, аннан күзләренә зыян килә дип рөхсәт бирмәделәр), сөтем үзеннән-үзе бетте. Нинди генә алымнар, кыйммәтле дарулар эчеп карасам да, мин инде нәниемә бүтән үз сөтемне бирә алмадым. Шунысы үкенеч, гомерлек үкенеч булып калды…
Улым тугач (беренче балам), күңелемә һаман 7 саны килә иде…7 нче октябрь җитүгә, мин борчуга төшә идем: шушы көнне минем өчен бик кадерле кешенең туган көне, ике ел рәттән шуны һич искә төшерә алмый интектем. Бөтен кешенең туган көннәрен барлап чыктым, тик тәбрикләр кеше генә таба алмадым. Үземне шул чакта бик уңайсыз, гаепле хис итә идем. Менә ул кем булган икән — ул минем кызым булган! Минем өчен бик кадерле кеше…
Беркөнне реанимация бүлегенең тәрәзәсеннән карап торганда табигатькә күзем төште. Көзнең чытырдап, ут янып торган сихри, исерткеч, соклангыч мәле. Менә шушы көннән мин көзгә гашыйк һәм рәхмәтле, аның матурлыгын тоя башладым. Көзләр миңа бәхет китерде — кыз бүләк итте. Бу вакытта үземне алда ниләр көткәнен мин белми идем әле. Билгесезлек күнелемне кимерде. Тизрәк, тизрәк үтеп китсен иде сынау вакытлары. Тизрәк нәнием аппаратлардан котылсын иде, кулларыма алып иркәлисе иде. Сусадым, билләхи кызыма сусадым. Көнгә ике сәгать кенә янында басып тору күпмени инде ул?!
Тагын бер кеше ышанмас могҗизага тап булдым. Балалар янына рөхсәт кәгазе белән әтиләрен дә кертәләр. Безнең әтиебез дә килде. Минем бик тә аларны күрештерәсем килгән иде. Ышанасызмы, юкмы: әтисе кювез янына килеп басуга, нәниебез ниһаять күзләрен ачты. Бу күзләрне бары бер тапкыр — дөньяга килгән мизгелдә генә күргән идем. Атналар буена янына күпме йөреп тә, миңа ачмаган күзләрен кызым әтисенә ачты. Менә нинди сихри көчләр дә бар бу дөньяда. Әлбәттә, бик сөендек. Тик әтисе киткәч, мин әле бу күзләрне тагын бер атна курмәдем…юри генә кызыма үпкәләгән булып та йөрдем…
Шушы урында минем өчен бик тә кадерле булган, минем тормышымда зур һәм мөһим урын алып торган кешемә — тормыш иптәшемә рәхмәт әйтәсем килә. Шушы вакыйгалар дәвамында ул миңа көч биреп торды. Бер генә дә авыр сүз ишетмәдем, син гаепле димәде, үзе дә нык булды, барысы да яхшы буласына үзе дә ышанды, мине дә шикләнергә урын калдырмыйча ышандырды.Улымны мин инде аңа күптән ышанып тапшыра идем, өйне үз кул астына алды. Нәкъ минем кебек язмышлы бүтән хатыннарны ирләре тирги, һаман кычкырышалар, аннары болар үзләре борчыла, аларның кәефләре төшә, шуннан балалары белән ни дә булса була иде…Ә ир кешенең сине хуплап, сиңа көч биреп торуы бик зур терәк ул! Аннан да зуррак терәк булмый бу очракта.
Өең тыныч, ирең хәленә кереп матур сузләр белән хуплап торса, бүтәне яхшы гына барачак!
Һәм, әлбәттә, әнием! Үзе берничек тә ярдәм итә алмаса да, Казан белән авыл арасын хайран таптап, киңәшләрен биреп, мине сабыр гына тыңлап ярдәм итте. Бу ике кадерле кешемнән башка ничек итеп шушыларны жиңеп чыга алыр идем икән?!
Ярдәм итүчеләр дә, йөрәгемә тоз сибеп «әле имезергә китермәделәрме» диючеләр дә күп булды. Шалтыраткан кешегә аптыраткан өчен ачуым килсә, шалтыратмаганына хәлне белмәгән өчен үпкәләдем. Кыскасы, миңа ул чакта тегеләй дә, болай да ярап булмады… Депрессия үзенекен итте…
Ә вакыт үтә торды… Хәлләр гел яхшы гына да, гел начар гына да бармады: чиратлап йөрделәр. Кызыма кан кирәк булды, переливание ясадылар. Бик борчылдым: организмы күтәрә алырмы? Аннан «желтушка» булды, бер көн кислородны киметтеләр, икенче көн арттырдылар… Бер көн бөтенләй сүндерәләр, икенче көн тагын ялгыйлар. Менә шулай көн арты көн үтте, һәм ниһаять ике атна дигәндә, безне тернәкләнүнең икенче баскычына — Республика балалар клиник хастәханәсенә күчерделәр! Бу, әлбәттә, бик зур сөенеч! Димәк, алга барабыз! Димәк бар да яхшы булачак, ышанырга һәм көтәргә генә кала…
ДРКБга күчәр алдыннан миңа анализлар биреп, аларның әзер булганын көтеп берничә көнгә кызымнан аерылып торырга кирәк булды, ләкин янына көн дә барып йөрдем. Бергә терелү беләсезме ничек була икән?! Бөтен энергияненне яраткан кешенә биреп, Ходайдан аңа көч, сабырлык, сәламәтләнүен теләп ике сәгать хәлдән таеп, нәни кулларыннан тотып торудан башлана. Мин нәнием яныннан кайтырга чыкканда бик нык талчыккан була идем, тик мин бик канәгать, бер дә зарланмадым. Бөтен җанымны бирергә әзер идем.
Ә бер көн гомергә онытылмас булып күңелемә кереп калды. Гөлназ Хәйдәровна «тәнне тәнгә» ысулын кулланып карарга булды. Нәниемне беренче тапкыр минем күкрәгемә салдылар. Эх, белсәгез икән ул чакта миңа әйтерсең канатлар куйдылар! Ә кызым хәлсез генә хәрәкәтләр ясап, ашыйсы килгәнне белгертеп минем күкрәкләремә нәни генә почтык борынын төртте. Тик суырырлык кына хәле юк җимешемнең. Рөхсәт итмәсәләр дә, ялварулы күзләрем белән медсестраларга карап, алар исә минем ни соравымны аңлап, ярый дип ым каккач, ике тамчы сөтемне кысып чыгарып кызымның авызына тамыздым. Менә ул күренми торган җепләр кайда! Мәңге өзелмәс җепләр… Канатларымны нык итеп кага-кага очып диярлек өйгә кайттым.
Ә икенче көнне мине тагын бер сынау көтә иде. Килеп керешкә шәфкать туташы, куанычлы хәбәр белән каршы алды: «кислородтан аердык, үпкәләре үзе эшли!» Күзләремнән тәгәрәгән яшьләрне шушы ак күлмәкле фәрештәләр генә күрде. Әмма бу чыннан да, нәниебез белән минем өчен зур сынау булды: кислород җитмәгәнен датчиклар әйтеп тора, мин янында басып торганда гына да кызым ике тапкыр сулышсыз калды.Ходаем…шәфкать туташлары килеп тиз генә кислород биреп ала да, яңадан сүндерә, ясалма сулыш алдыра да, кызым яңадан «яшәп» китә.Моны карап тору гаять куркыныч… Яшәү өчен көрәшү бит бу… Мин килгәнче мондый хәл кабатланмаган: күрәсең, мин килгәч нәнием изрәп тирән йокыга тала да, ничек суларга икәнен оныта. Аны әзрәк чәбәкләп җибәрергә, тәннәренә кагылырга, кытыкларга, селкетергә кирәк дип аңлаттылар миңа. «Кызымны исән килеш соңгы тапкыр күрмәдем микән» дигән уйлар икенче көнгә кадәр тынгылык бирмәде. Телефон шалтырауга да сискәнеп китә идем өйгә кайткач. Куркыныч хәбәр көтүдән дә яманы юк икән. Төнем төн, йокым йокы булмады. Икенче көнне нәниемне күргәч, бүтән андый хәл кабатланмавын белгәч кенә тынычландым.
Ниһаять, җыясы кәгазьләрне җыеп бетереп, ДРКБга күчтек! Монда безне озакка сузылган дәвалану көтә иде. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Бик дөрес сүзләр. Моңа кадәр җитлекми туган балалар, аларның аналары кичергән хисләре турында уйлап та караган юк иде минем. Әйтерсең бу хәлләр я кинода, я кайдадыр бик еракта гына була иде сыман.
Моңа кадәр җитлекми туган балалар, аларның аналары кичергән хисләре турында уйлап та караган юк иде минем. Әйтерсең бу хәлләр я кинода, я кайдадыр бик еракта гына була иде сыман.
Шушы тирәлеккә килеп эләгүгә күзләр бәйләнде: андагы язмыш, андагы нәниләр, андагы авырлык…30 атнада табучылардан кала, 25 атнада табучылар бар…500 граммлы сабыйлар бар! Чәчләр үрә торырлык! Ә аларның күплеге… Менә шуларны күзләрем күреп чыкты!
Атмосфера бик авыр: иртән биштә торып, ак халатлар киеп, башка яулык бәйләп сөт саву бүлмәсенә юнәләбез. Нәниләребезгә ашау барлагач, стерильләштерелгән шешәләрне күтәреп, озын коридор буйлап авыр атлап, безне түземсезләнеп көтеп ятучы нәниләребез янына китәбез. Ашатырга ярты сәгать кала һәммәбез дә балаларга массаж ясыйбыз. Анысына беренче көннән өйрәттеләр. Һәрбер ашатыр алдыннан массаж ясау мәҗбүри, чөнки массаж тернәкләнүгә илтүче бик мөһим фактор булып санала. Ашату һәр өч сәгать саен. Кемнеңдер баласы шешә суыра, кемдер зонд аша ашый. Без дә әлегә зонд аша ашый идек. Әмма шешәдән ашап карау бераздан безгә дә рөхсәт ителде. Беренче тапкыр шешә суыртканны карап тору сөенечнең тагын бер баскычы иде! Тик көнгә бер генә, калганы зонд аша, чөнки энергия сарыф итеп нәнием авырлыгын югалта, ә авырлык безнең өчен иң мөһиме! Шулай тырыша-тырмаша торгач, нихаять без дә тулаем шешәгә күчтек. Моның өчен бик зур көч хәм вакыт таләп ителде. Аллаһның рәхмәте, кызым да бик тырышты.
Хәлләр яхшы гына барганда, мин, авырып китеп, яңадан РКБга эләктем. Бер атна кызымны күрмәдем…бу юлы инде бигрәк тә авыр булды…
Кайгы-хәсрәт үзе генә йөрми, дип белми әйтмиләр. Матур гына җай алган тормышымда тагын бер күңелсез хәл булды: мин дәваланып яткан арада дәү әти үлеп китте. Тагын бер стресс кичердем. Кайта алмавыма, нәни оныкчыгын күрсәтә алмавыма бик борчылдым.Әмма нишлисең, үз хәлем хәл, дәү әтине миннән башка гына озаттылар.
Һәрбер тискәре нәрсәдән уңай якны эзләп таба торган кеше буларак, РКБга эләгүемне дә яхшы якка бордым үземчә. Соң гына үзем генә яткан палатама ялгышып бер бәбиле хатынны кертеп салдылар. Бер генә көнгә! Ул бәби табучылар ягында ятарга тиеш, ә мин хатын-кызлар бүлегендә. Сезгә комачау итмәсә, бер генә көн ятып торсын инде, дип миннән ризалык та сорадылар. Каршы килмәдем, гәрчә ялгызлыкта калып ял итәсем килсә дә. Әлеге дә баягы, сүзгә бик җитез хатын эләкте. Мин башта ук үземә: «булган хәлләр турында берәүгә дә сөйләмим, баламның җитлекми тууы турында гомергә онытам дип вәгъдә бирсәм дә, күреп торганыгызча, вәгъдәмне үти алмадым. Бу хатынның сорауларына да һич алдаусыз җавап бирдем: 30 атнада вакытыннан алда тартым, шулай-шулай булды әле дип сөйләп тә бирдем.
«Минем дә беренче балам 29 атнада 670 граммлы булып туды, ярты ел хастаханәдә ятты, менә хәзер аңа ике яшь, ут шикелле, бер җире авыртмады, хәтта салкын тиеп тә бер генә авырды», дигән сүзләре җанымны айкап, өметләр кабызып жибәрде. Шундый хәсрәт күргән ике хатын без… Күзгә-күз очрашып бер-беребезгә ышаныч бирештек. Аның тынычландыру сүзләре чыннан да дару сыман булды минем өчен. Шушы очракны Ходай Тәгалә юри юлыма чыгарып куеп, миңа үзенчә көч биргән, сабырлык иңдергән дип кабул иттем. Елый-елый әниемә дә сөйләдем: «Аллаһ Тәгалә мине ташламый, инде сүндем, беттем дигәндә генә, сабыр канатлары куя», дим… Чыннан да, шушы хатынның язмышы минем күзләремне ачырып, кызым янына көчле әни булып кайтырга этәрде. Савыгып, яңадан ДРКБга күчүгә, мин бер генә төн ялгыз йокладым — икенче төнне кызым белән бергә палатада үткәрдем…
Бүген чигә турымнан биш ак чәч йолкыдым… ямьсез хатирәләрне искә төшереп тормасыннар өчен. Шуларның берсе — улым, берсе иптәшем, өчесе кызым өчен булгандыр дип юрадым.
Тик мондый хатирәләр тиз генә онытылмас инде. Чәчем йолкып, савыт-сабалар ватып, «болай булырга тиеш түгел иде», дип шашынып елар чиккә җитсәм дә, үземне әлеге көнгә кадәр кулда тотарга тырышам. Авыр вакытларымда үземне шундый шашынган халәттә күз алдыма китерәм дә, чыннан да елап алган кебек булгач, җиңеләеп калам. Ә бит кызым белән бер палатага күчкәч тә авырлыклар булмады түгел. Анда нәниеңә кислород җитмәгәнен белгертеп аппарат та кычкырмый, янда шәфкать туташлары да йөгереп йөрми. Җаваплылык хәзер минем өстемдә! Бу җаваплылык нәниенңе үлемнән алып калуга тиң! Беренче тәүлекләрдә куркытса да, аның белән бергә булу бәрабәренә мин барысын да өйрәнергә тиеш идем. Кислород җитми башласа, бала зәңгәрләнә башлый, йөзе саргайса сары авыруы — лампа астына яткырырга кирәк. Вакытында даруларын бирергә (ә даруларның иге-чиге күренми), шул ук вакытта массаж, лфк өстәлде, өстәвенә, өч сәгатьтән өч сәгатькә памперс алмаштырып, күпме чыгарганын үлчәүдә үлчәп, язып барырга, күпме ашаганының да язасы, болардан тыш төрле процедураларга йөрү… Саный китсәң бик күп… мин боларны кемнәндер үземне жәлләтү өчен түгел, ә Ходай Тәгалә шушы сынауларны җиңеп чыгар өчен сабырлык, көч бирә икәненә ынандыру максатыннан язам. Безгә сынау биргән, сынауны үтү өчен сабырлык та иңдергән. Хәер, мин әле Ходай Тәгаләнең яраткан адәмедер, чөнки ул мине вакытлыча гына сынаган. Шунын өчен гомерем буе рәхмәтлемен Ходаема.Безнең белән булган хәлләр кем өчендер энә очы кадәр генә борчу-хәсрәт ул! Аларга да чын йөрәгемнән җиңеллекләр, сабырлык телим.
Иң кыска вакыт эчендә — ай ярымда безне өйгә чыгардылар. Бәхетле көнебез… Әлбәттә, матур озату да, фотога төшү дә, шарлар, чәчәкләр дә булмады. Өйдә тәмле пешкән кайнар шулпа һәм якыннарыбыз көтә иде. Шуннан да зур бәхет бармы?!
Бар да үзгәргән… Мин киткәндәге кебек түгел: гел кызымның нәни йөзенә карап торып ияләнгәнгәме, улым да хәзер үсеп киткән кебек тоелды, өйдә дә минем җылым сүрелгәнлеге сизелә…
Ә без дүртәү хәзер! Барыбыз да бергә җыелдык, ниһаять! Шушы озак вакыт аралыгында улым стресс кичергән… Беренчедән, ул быел беренче тапкыр бакчага йөри башлаган иде, билгеле, бик авыр ияләнде, елап кала иде. Озак та үтмәде, миннән аерылды… Бар да яхшы дип җиткереп торсалар да, әни әни бит инде ул! Өченчедән, әнисе бәби белән кайтты, аңа игътибар кимүен бик авыр кичерде балакаем. Безнең янга керми дә иде. Берәр атнадан гына әзрәк кызыксына башлады, соңрак бигрәк тә ияләнеп китте. «Кызым», дия башлады. Әле байтак вакыт сеңлем дияргә ияләнә алмый йөрде. Хәзер инде ул сеңлесен беркемгә бирми, бакчадан кайтып керүгә, сеңлесе йоклаган булса, «Ильвина кая?» дип сорый. Аллама мең шөкер!
Бер ел үтте… авыр бер ел…бу елның авырлыгын җитлекми туган балалы гаилә генә беләдер… Табибтан табибка йөрүләр, күп санлы дарулар, кеше белән аралашырга, алар күп булган урыннарга йөрергә ярамау, гомумән, кеше күзе тияр дип берәүгә дә күрсәтмәү… Бала белән бергә үзең дә әйләнә-тирәдән читләшәсең, аралашу аудиторияң тарая, шуның өчен үзеңне кимсетелгән, читлеккә бикләнгән итеп хис итә башлыйсың. Тәүлек әйләнәсе син балаң белән! Бүгенге көнгә кадәр! Әйе, ардыра, ял кирәк, тынычлык кирәк чаклар да күп булды, тик үткәннәр искә төшә дә, Ходайга рәхмәт әйтеп, баламны кулыма алып тагын да ныграк сөям, катырак кочаклыйм. Көч, сабырлык аннан алам, ә сабыем үзен яратканнарын күреп, кирәклеген тоеп, матур итеп елмая, шыркылдап көлә…шулай яшибез!
Минем ин курыккан нәрсәләремнең тагын берсе — күз… Кислород астында яткан балаларның күзләренә зыян килә. ДРКБ да ятканда инде күпме балага операция ясадылар. Без дә күзләрне тикшертеп әле чыккач та, хастаханә юлларын шактый таптадык. Реткамера дигән тикшерү бар –баланың чын туар вакыты җиткәнчегә кадәр күз күремен тикшерәләр. Үзәккә бигрәкләр дә шуның ишек төбендә тикшерү нәтиҗәләрен көтеп торган чаклар үтеп калды. Монысы яланаяк бозда басып торган күк. Башта балаңның ачыргаланып елаганын ишекнең теге ягында ишетеп көтеп торасың, аннары әйтерсең начар хәбәр әйтәләр: «Мамочка, зайдите», дип күзгә сынап кына карап дәшкән шәфкать туташы артыннан Ходайга ялварып атлыйсың… Бу процесс берничә тапкыр кабатланды. Аллага шөкер, дим, монысын да урап уздык шикелле. Арты хәерле булды, алда да хәерле хәбәрләр генә көтсен иде.
Яшермим: бер яшькә кадәр табибларга күренеп күп йөрдек! Әле дә чабабыз, тикшереләбез. Аллага шөкер, карап торалар бит! Ә кемнәрнеңдер йөрәкне чәнчетеп, «андый баланың барыбер бер килмәгән ягы була икән», дип сөенүчеләргә, «бернинди мөгезебез юк, кызыбыз сөбханалла, күзгә күренеп үсә, матурая гына, сау-сәламәт», диясем килә. Кемдер аллергик, кемдер күзлек кия, кемдер дцп, кемдер гомерлек гарип… Тик алар да кеше!
Нәниебез гадәти балалардан әллә ни белән аерылып тормады: бары соңрак кына елмая, безне таный, соңрак борыла, утыра, үрмәли башлады, йөреп китте. Нәнием белән аралар ул миңа карап елмая башлагач тагын да ныгыды. Менә хәзер минем күзләрем ачылып, чын мәгънәсендә кызым барлыгын кабул итә башладым, ә ана инстинкты соңрак — аның туар вакытлары житкәч кенә барлыкка килде.
Вакыт үтсә дә, кызыма ике яшь тулып китсә дә, булган хәлләр онытылмый! Иң мөһиме — балабыз исән-сау!
Арагызда безнең кебек хәлләр кичерүчеләр булса, «Түзегез, бар да вакытлыча, Ходайдан сабырлык сорагыз, аңа ялварыгыз, киләчәгегезне матур итеп күз алдына китерегез, ямьсез уйларыгызны күңелдән чыгарып атып, балагызны нык итеп кочыгыз да, «без сине яратабыз, син безгә кирәк», диегез. Бу шушы хәлләрне җиңеп чыгар өчен беренче мөһим адым. Берәүне дә гаепләмәгез, үзегезне тиргәмәгез, кимсетмәгез. Шулай булганда бар да яхшы булыр. Җитлекми туган балаларыбыз һәрбарчабызга шатлык-сөенечләр китереп яшәсен!