«Итекфест- 2024»: «Казанга Кукмара итеген күтәреп барсаң, бөтен ишекне ачып кереп була»
Елдагыча (инде 9 ел рәттән) Яңа ел ялларында Кукмараның Комсомол мәйданында Итек бәйрәме узды. Бәйрәмдә «Интертат» журналисты да булып кайтты.
Яңа ел салатлары ашалып беткәч, ялларның яртысы узып киткәч, авыздан пар чыгып торган суык көннәрнең берсендә Кукмара районы якын һәм ерак күршеләрен үзенә җыя. Тагын кайсы район үзенең газиз брендын шулай зурлый икән? Кукмара итеге – анда ничектер барысы да бик матур туры килгән, район атамасы да бар, төп һөнәр дә бар. Оренбург шәле кебек. Аларда Шәл фестивале бармы ул? Һәр районда шундый һөнәр булса, елына 43 фестиваль булыр иде.
Чыршы уенчыгы формасында ясалган «капкадан» кергәндә үк мәйданда кеше башлары өстеннән итекләр һавага оча иде. Рәсми ачылыш булганчы ук итекле уеннар башланган. Түгәрәккә баскан халык бер-берсенә итек атыша. Әзрәк игътибарсызрак торсаң, башка да килеп төшә. Юк инде, үзләренекен салып атмыйлар. Уен өчен махсус итекләр әзерләнгән. Хуҗасыз яки парын югалткан, яки асты юкара башлаган итекләр булдымы икән инде, карап тормадым. Таза итек булса, ул уен бик тиз тәмамланыр иде. Ә болай кызык, шалт, итек оча.
Гимназиядә укытучы булып эшләүче Лилия ханым да итек ата.
Бәйрәмгә ел саен киләбез. Балаларым, оныгым да монда. Бөтен уеннарны да яратабыз, катнашабыз. Бәйрәмнән соң күңелләр күтәрелеп китә. Өйдә ятканчы бик әйбәт, укучыларыбыз да килә. Бу бәйрәм безнең бик матур традициягә әйләнде. Итекләрне дә яратып киябез, – диде ул.
«Итек безне кеше итте»
Быел фестивальдә яңалыклар да бар иде. Мәсәлән, ярминкә соңгы еллардагы кебек керүгә уңда түгел, ә сул як буйлап тезелеп киткән. Быел ярминкәдә киез итекләр әзрәк тәкъдим ителгән кебек тоелды миңа. Кукмараның бренд итекләре бар иде әлбәттә, керүгә үк иң беренче торалар. Башка елларда авыл җирлекләре киезләрне күбрәк алып килә иде кебек. Ярминкәдә тактадан ясалган кул эшләнмәләре, җылы оекбаш, бияләйләр, бал, хәлвә, шашлык, мич коймаклары – барысы да бар.
Килгән кунакларны районның башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде. Аның сүзләрендә тормышны җиңеләйтер өчен лайфхак табарга була.
Ел да уза торган бәйрәмебезнең беренче унлыгына җитәбез. 9 ел инде итек фестивален матур итеп үткәрәбез, аны халык көтеп ала. Итекчеләргә, эшмәкәрләргә, катнашучыларга, халыкка хезмәт күрсәтүчеләргә, ярминкәдә катнашучыларга бик зур рәхмәт. Бүген рәхәтләнеп ял итегез. Барыгызны да Яңа ел белән! Яңа бәхетләр, шатлыклар килсен, солдатларыбыз өйләренә әйләнеп кайтсын. Тормышны матур итеп дәвам итәргә насыйп булсын.
20 градустан артык суык, нәкъ итекчеләр көне. Итек – Кукмараны таныта торган төп бренд. Флагта да итек, билгеләрдә дә итек. Итек безне кеше итте, Кукмараны Кукмара итеп танытты. Итекчеләргә дә сабырлык, тырышлык телим. Казанга Кукмара итеген күтәреп барсаң, теләсә кайсы ишекне ачып кереп була. Безнең итекләрне күтәреп, мактанып йөрергә бик рәхәт. Бәйрәм белән сезне! – дип сөйләде ул.
«Таткультресурцентр» директоры урынбасары Әнзия Закирова фестивальнең быел башка дәрәҗәдә узуын әйтте.
Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Кукмара – хезмәт сөючән район. Аларның бик күп проектлары бар. Фестиваль быел беренче тапкыр бөтенроссия дәрәҗәсендә уза. Бу фестиваль турында Татарстан гына түгел, бөтен Россия белсен иде, чөнки суык көннәрне киез итектән башка үткәрү мөмкин түгел. Мин барыгызга да сәламәтлек, иҗади уңышлар телим, – диде ул.
«45 куян килде»
Быел мәйданда бик күп җәнлекләр бар иде. Бер мизгелдә сәхнә тирәсе ак куяннар белән тулды. Куян кызлары һәм егетләре түгел, ә зур куяннар. Бер район командасының җанатарлары актан киенеп, койрык һәм колак тагып килгән иде. Шулай итеп, иң оригиналь җанатар төркеме Саба командасыныкы иде. «Нишләп куян?» – дип сорагач. «Куян елын озатабыз», – диделәр. «Ни өчен аждаһалар түгел?» – дим. «Аждаһа берәү генә килә, ә куян күп», – дигән җавап булды. Кәефне күтәрде куяннар.
Тагын бер яңалык – командалар өчен көч ярышу мәйданын сәхнәгә якынайтканнар. Сәхнә артында итекле футбол гына калган. Чыршы төбендә басып торып, бер күз белән җырчыны икенчесе белән ярышны күзәтеп булырлык итеп ясаганнар, сәхнә артына йөгереп йөрисе түгел. Шуңа да быел ярышларны күзәтүчеләр күбрәк булды.
Гран-при өчен Саба, Кукмара һәм Баулы районнары командалары көч сынашты. Бу инде командаларның һәрберсе җиңүче булачак дигән сүз иде. Ике тапкыр булдым фестивальдә, икесендә дә Саба командасы җиңгән иде. Быелгысын соңрак язам. «Талгын гына, йомшак кына озата Саба җиле, безне җанатарга дип 45 куян килде», – диде Сабалар, ә 45 куян сәхнә алдында биеп торды.
Баулылар быел беренче катнашты. Суыктан курыкмыйча килеп җиткәннәр. «Пусть мороз нам щиплет нос, нагоняет суыклар. Даже если сам замерзнешь, өшемиләр аяклар», – дип җырладылар.
Эстафеталар нәтиҗәсе буенча Кукмара командасы иң күп балл җыйды. «Быел без ныграк әзерләндек, һәм нәтиҗәсе дә булды», – диде команда «Кукмара барслары»ннан Азат Нәҗмиев. I дәрәҗә дипломны «Саба-культура» командасы алды. II дәрәҗә диплом белән «Баулы яшьләре» командасы бүләкләнде.
«Без бик канәгать, бик матур оештырганнар. Безнең быел эксперименталь команда җыелды. Аркан тарту кебек бәйгегә көчлерәк егетләр кирәк булуын аңладык. Мәдәният өлкәсендәге ябыграк егет-кызларны әзерләп килгән идек. Киләсе елда тагын да шәп итеп әзерләнеп, беренче урынны алу максаты белән киләчәкбез», – диде Баулы районы командасы лидеры Кызылъяр авылы мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.
«Җылынырга татарча бию булмады»
Сәхнә яны бушрак булды. Быел хедлайнер юк иде. 2021 елда фестивальгә Фирдүс Тямаев килгән иде, халык кичкә кадәр мәйданда булды. Былтыр Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар килеп җырлады. Быел эстрада артистларын чакырмаганнар. Чакырылган кавер-төркем дәүләт телләренең икесендә дә җыр башкарды. «Руки вверх» төркеме һәм Шурага пародияләр белән Евгений Юджин чыгыш ясады. Иң мөһиме – аягында киез итек иде, Кукмараныкыдыр, шәт.
Бер апа бәйрәм башланган вакыттан диярлек сәхнә алдында булды. Рәмзия апа Сабадан килгән, бу бәйрәмдә беренче тапкыр.
Бәйрәм бик күңелле. Бөтен гаилә белән килдек. Киләсе елда да килербез, насыйп булса. Концертны башыннан ук карадым, 11дә килгән идем, әле дә кайтмадым (авт. – ул вакытта сәгать өченче киткән иде). Татарча җырлар әзрәк булды, аннары җылынырга татарча бию булмады. Бәйрәм ошады, ярминкәдә дә бик әйбәт, бияләй алдым, – диде ул.
Шулай да халык биемәде түгел. Татарчага да, русчага да биеделәр, чөнки селкенми басып торырлык түгел.
«Салкын булса да, очрашулар, табигать күңелне җылытты»
Итекләр җитештерү комбинатының генераль директоры Ләлә Шәрипова сәхнәдән бүген кибетләрендә ташламалар булуын әйткән иде. Төшкә таба кунакларның бер өлеше кибеткә юл тотты. Кибеттә алма төшәрлек урын да юк. Киез итек, башмаклар белән тулы пакетларны күтәреп чыгалар. Кибет янында туристлар автобуслары да туктаган.
Казаннан Тамара ханым Кукмарага беренче килгән.
Экскурсияне алганда һава торышы 7-9 градус салкын булыр дип кенә күрсәтә иде, шуңа суыклар куркытып куйды, тик без кире уйламадык. Шундый ошады, монда шундый матурлык, бик җылы каршы алдылар. Итекләрне киеп карадык. Кибеттә халык бик күп, сайлый алмадык, тагын бер килергә сәбәп булыр, – диде Тамара апа.
Диләрә Шәфигуллина да Казаннан килгән.
Бик күркәм бәйрәм. Минем экскурсияләргә йөрүем, беләсезме, нидән башланды? 3 ел элек ирем вафат булды. Шуннан соң илһам килде – бер елда 70ләп шигырьдән торган китап яздым. Шундый актив тормыш авыр уйлардан коткара. Монда дустым белән килдем. Салкын булса да, очрашулар, табигать күңелне җылытты. Итек басу – бик авыр хезмәт дип беләм. Шундый матур итеп, бизәкләп ясыйлар, – диде ул.
Төштән соң мәйданда халык кимегән иде. Узган елларда бәйрәм караңгы төшкәч кенә тәмамлана иде. Итекле футбол әле дәвам итте.
Рәхмәт Кукмара халкына, ел саен ялларда, суыкта шундый бәйрәм оештырганнары өчен!
Итек фестиваленнән фоторепортаж.