“Итагатьле, зыялы, чын татар хатын-кызы иде ул”: Шәмәрдәндә 92 яшьлек Нәсимә апаның гомере ут эчендә өзелгән
Узган атнада Саба районы Шәмәрдән бистәсендә янгын нәтиҗәсендә 92 яшьлек Нәсимә Шәрипованың гомере өзелә.
Комаров урамында урнашкан 28 нче йортка кичке 22 сәгать тирәсендә ут каба. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ялкын инде бөтен йортны камап алган була. Бәхеткә, "кызыл әтәч" телләре ишегалдындагы башка корылмаларга, күршеләрнең каралты-курасына күчеп өлгерми.
96 квадрат метр мәйданда таралган янгынны 45 минут эчендә сүндерәләр. Йорт нигезенә кадәр янып бетә, анда яшәгән ир белән хатын чыгып өлгерсә дә, 92 яшьлек әбекәйне чыгарырга җитешә алмыйлар.
“Интертат” хәбәрчесе Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы – Башкарма комитет җитәкчесе Айдар Гәрәев белән элемтәгә керде. Әңгәмәдәш Шәриповлар гаиләсен бары уңай яктан бәяләде.
– Бик яхшы, тәртипле гаилә иде. Үзләре салып чыккан йортта улы Давыт, килене Роза белән яшәделәр. Дөм яңа булса да, һәрхәлдә төзек, нык йорт иде ул. Нәсимә апа 1925 елгы, 92 яшьтә булса да, әле йөреп тора иде, үз акылында иде. Янгын кичке 10 нар тирәсендә йорт эчендә башланган. Барысы да йокларга яткан булган. Улы Давыт сөйләгәнчә, нәрсәдер шартлаган тавышка уянган, торып чыкса, йөзенә шундук ут бәргән, чәчләре янган. Әни, хатын, чыгыгыз дип кычкырган. Хатыны тәрәзәдән чыккан, карга яланаяк чыгып басып, аякларын өшеткән хәтта. Кызганыч, әниләрен алып чыгарга өлгермәгәннәр. Ут йортның урта бер җиреннән, коридор ягыннан чыккан дип фаразлыйлар. Сәбәбе электроүткәргечтәге кыска ялганышта дип сөйлиләр. Йортка терәлеп салынган мунчада берни юк, эче чип-чиста, түбәсе генә янган. Тәртипсез, эчкече гаилә дә түгел бит, тыныч гаилә иде, бергәләп матур гына тордылар, - ди Айдар Гәрәев.
Нәсимә апа иптәше Рәүф абый белән өч бала үстергәннәр. Былтыр Рәүф абый гүр иясе булган. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, быел вафатына бер ел тулуны уздырмакчы булганнар.
Мәрхүмә Нәсимә апа балалар бакчасында завхоз булып эшләгән. Шәмәрдәндә яшәүче Миңнур апа балаларын нәкъ менә ул эшләгән бакчага йөрткән булган.
– Аның сөйләшүләре йомшак иде, киңәш сорасаң, әйбәтләп аңлатып бирә иде. Яхшы яктан гына беләм мин аны. Бик авыр кичердем бу хәбәрне. Үзем дә олаеп барам хәзер. Нигә әнисен чыгарырга җитешмәде икән, дип уйлыйм инде, - ди ул.
Шәмәрдән мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Рәсимә апа Шәриповлар гаиләсе хөрмәтенә мәдәният йортында берничә ел элек бәйрәм кичәсе үткәрелгәнен әйтте.
– Рәүф абый белән бергә торуларына 50 ел тулуга, алтын туйларына багышлап бәйрәм үткәргән идек. Рәүф абый былтыр үлеп китте. Алар гади, ипле кешеләр иде. Рәүф абый бик гади булса, Нәсимә апада ниндидер зыялылык, төплелек бар иде. Итагатьле, игътибарлы, намуслы, чын татар хатын-кызы иде ул. Акъәби иде ул минем өчен, шуңа күрә шундый үлем белән китеп баруына сәерсенеп тә куйдым. Бер кешегә авыр сүз әйтмәде, балаларын дөрес итеп тәрбияләгән кешеләр. Шаккаттыра торган матур гаилә иде. Сикәлтәләр күп булды, кайгы, авырлыкларны шактый кичерде инде алар, шуларны сабыр булып үткәреп, матур итеп яшәде алар. Киленнәре дә үзләренә охшап килгән. Нигә әниләрен чыгара алмадылар икән, дигән уй борчый үземне, - дип пошына Рәсимә апа.
Форсаттан файдаланып, Шәмәрдән җирлеге башлыгы бер проблеманы да әйтми булдыра алмады.
– Бездә янгын отряды бар, анда ике машина тора. Отрядта бер хезмәткәр, бер водитель. Элек алар бер сменада 4 кеше иде, хәзер 2 кеше калдырдылар. Әйтик, икенче машинаны чыгару кирәк була калса, алмаштагы ялдагы кешене чакырырга мәҗбүр булалар. Өйдән киенеп килгәнче барыбер вакыт уза. Дөрес, бу очракта бу роль уйнамады. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткән. Тик халык белән очрашканда, сүзе ишетелми калмый бит, янгын сүндерүчеләр җитми, теге якта яна башласак, нишлибез, дип хафаланучылар бар, - ди Айдар Гәрәев.
– Шунысы үкенечле: бездә янгыннар чыккаласа да, үлем китергәне юк иде әле. Бу Кемероводагы вакыйгалардан соң монысы тагын өстәлеп, бигрәк авыр тәэсир итте, - ди әңгәмәдәш.
Без Саба һәм Теләче районнары буенча Янгын күзәтчелеге вәкиле белән элемтәгә кереп, янгынның төп сәбәбен ачыкларга тырыштык. Ул, чыннан да, янгынның электрүткәргечтә кыска ялганыш аркасында чыкканы турында әйтте.
– Йорт хуҗасы йоклар алдыннан бар җирне карап чыгуы, бөтен нәрсәнең сүндерелгән булуына инанып йокларга ятканы турында сөйләде. Тик уянып киткәч, коридорда ялкынга тап була, ди хезмәткәр.
Нәсимә апаны Шәмәрдән зыяратында җирләгәннәр. Гомере озын булса да, үлеме үкенечле. Ә балалары аны карар өчен, ялгыз итмәс өчен бер түбә астында яшәгән бит. Шәриповлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.