Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җитәр урман кисәргә» — Руслан Кираметдинов белән Фирдүс Тямаев онлайн концерт куйган

Инстаграм дуслары Русланның беренче онлайн концертын бик җылы кабул иткән.

news_top_970_100
«Җитәр урман кисәргә» — Руслан Кираметдинов белән Фирдүс Тямаев онлайн концерт куйган
Александр Эшкинин

«Җитәр урман кисәргә, кайт халыкка! Син халык җырчысы», — дип язганнар Руслан Кираметдиновка виртуаль дуслары онлайн концертын караганнан соң. Гомумән, инде берничә ел сәхнәдә сирәк күренгән Русланны халык сагынган. Соңгы вакытта гаиләсендә булган күңелсез хәлләр дә аның популярлыгын киметмәгән. Халык Кираметдиновка 300гә якын комментарий калдырган.

Руслан Кираметдиновка концертын оештырырга синтезатор, баянда уйнап, җырчы Фирдүс Тямаев ярдәм иткән.

«Молодец, Фирдүс, авыр чагында Русланны ташламагансың», «Фирдүс, алга таба да Русланның янәшәсендә бул. Төшенкелеккә бирелмәсен», — дип, иң беренче Тямаевка рәхмәт сүзләре яудырганнар. Башка комментарийлар «Русланның искиткеч талантлы егет» булуы турында.

«Татарның атказанган артисты син. Бу исемне бирүләрен көтәбез. Синнән ары моңлы җырчы бармы икән? Вәт булдырасың! Ходай үзе ярдәменнән ташламасын»;

«Җырла, Руслан, синең урының сәхнәдә. Халык сине ярата, хөрмәт итә. Иҗади уңышлар. Җырларыңны тыңлап туймаслык»;

«Каян чыга бу кадәр моң, тавыш? Күз тимәсен. Туганың өчен, булганың өчен рәхмәт сиңа»;

«Руслан, Казан синең белән»;

«Үзеңне сакла, Руслан. Җырла, бирешмә. Акыл белән яшә. Сәламәтлек телибез. Яратабыз»;

«Яңа җырларыңны да көтәбез. Төшмә сәхнәдән, халык сине ярата. Юлыңны гына югалтма, дүрт аяклы ат та абына. Тормыш дәвам итә һәм ничек кенә дәвам итә әле. Син чын ир»;

«Бик тә матур, көчле, моңлы җырлый Руслан. Бу инде борын белән мыгырдап, яисә сәхнәдә кәҗә кебек сикергәләп йөрү түгел. Афәрин аңа», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100