Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җитә бер җылы карашың да… (Сәлия Гарифуллина)

Яңа танышым һөнәре буенча укытучы булып чыкты.

news_top_970_100

Эше, тиктормас укучылары турында шул хәтле яратып-сөеп бәянләде ки, сорамый калалмадым: «Яшерен-батырын түгел, һөнәрегез шактый катлаулы, вакыт-вакыт икенче хезмәт төре сайлау теләге уянмадымы?» Ханым баш какты: «Булгалады андый мәлләр. Соңгы ноктаны куюдан беләсезме нәрсә тыйды? Бер кыз бала тарихы. Бәхетле тарих. Сөйлимме?»

Әлбәттә, мин бик рәхәтләнеп ризалаштым. Хезмәтенә мөкиббән җан ияләре гелән очрап тормый, килешәсездер. Өстәвенә, монда ниндидер сер-хикмәт тә яшеренгән булса… Ишеткәннәремне түкми-чәчми сезгә җиткерәм, кыскасы.

«Институтта укып йөргән чак, — дип башлады сүзен педагог ханым. — Практика чоры җитте. Башкала шәһәр мәктәпләренең берсендә алырга тиешбез «тәүге чирканчыкны». Аңлыйсыздыр, елның елында практикантлар күреп гадәтләнгән укучылар үтә сизгер, «шома» була. Беренче сабакларын биргән яшь кыз-егетләр халәтенә бик тиз төшенүчән алар. Үзләренә күрә «спецлар». Вакытлыча укытучы вазифасында чыгыш ясарга мәҗбүр булган студентка таба әллә күпме кызыксынучан-сынаучан караш төбәлгән. Педагоглар, курсташлар һәм дә… укучылар. Хәлбуки, практикант чисез дулкынлануын, эчке калтырануын ничек тә сиздермәскә, «йөгәнләргә» тырыша. Тора-бара, ниһаять, үз-үзен кулга ала, сулышлары иркенәя…

Шулай көннәрнең берендә курсташ кыз дәрес бирә. Без арткы парталарда утырабыз, игътибар белән тыңлыйбыз, ара-тирә кыз-малайларны күзәтәбез. Ирексездән шундый чагыштыру күңелгә килә: курсташыбыз актер, укучылар — тамашачылар. Чыннан да, охшаш… Дәрес инде ахырына якынлаша, ә мин арткы парталарның берсендә ялгызы утырган кыздан карашымны алалмыйм. Эш шунда, дәрес барышында әлеге кыз җавап бирергә теләп бер генә тапкыр да кул күтәрмәде.

Сыйныфташларыннан нык аерыла иде ул. Ничектер битараф, пошмас… Дәрестән соң, үзем дә сизмәстән, әлеге укучы янына килеп утырдым. Исемен сорадым. Кыз дертләп китте, йөзенә оялчан елмаю йөгерде, йокымсыраган күзләре нурланды. Сөйләшеп киттек. Бик акыллы, зирәк кызый булып чыкты әңгәмәдәшем. Әти-әнисе, сеңел-энекәшләре, яраткан шөгыльләре-мавыгулары турында бәянләде. Тәнәфес сизелми дә үтеп китте. Укучылар, шул исәптән яңа танышым да, башка кабинетка юлланды. Янәшәмә әлеге сыйныф җитәкчесе, олы гына яшьтәге тәҗрибәле педагог килеп утырды. Күзлеген салып, кулына тотты. Беравык фикерен җыйнады ахрысы… “ Бик тә проблемалы укучыга игътибарыңны юнәлттең, молодец. Югыйсә аның белән кызыксынучы юк диярлек. Ярлы гына гаиләдән, укуы да мактанырлык түгел, «өчлегә» көчкә тарта. Көтмәгәндә синең белән аралашу канатлар куйды кебек үзенә. Бала кешегә күп кирәкмени… Рәхмәт. Синнән менә дигән укытучы чыгачак!»

Мәгариф остасыннан мондый да хуплау ишетү кәефемне күтәрде, ышаныч хисе уятты. Шуңадыр, дәресләремне «җырлап», бер тында уздырдым. Укучыларым да сынатмады, сорауларыма җавапларны рәхәтләнеп яудыра гына тордылар. Анысы бер хәл, теге кызыкай аеруча сөендерде. Сабагын менә дигән итеп әзерләп килгән. Чатнатып җавап бирде! «Бишле» куйдым. Шатлыгы йөзенә чыкты балакайның. Сыйныфташлары да гаҗәпләнүен яшермәде. Кайберсе сәерсенеп, башкалары ихлас сөенеп кабул итте сабакташларының көтелмәгән уңышын. Белмим, очраклы хәл булдымы, моңарчы чарасызлыктан «йокымсырап» көн уздырган үсмергә этәргеч кенә кирәк идеме… Һәрхәлдә, кызыбыз тәмам үз көченә инанды, белем үрләрен яулауның ни дәрәҗәдә татлы икәнлегенә төшенде ахрысы.

…Практика тәмамланды, тормыш янә үз җаена кайтты. Ара-тирә укучылар белән очрашкаладык, тик еш түгел. Хәзерге сыман «мобильниклар» юк, гел сөйләшеп булмый. Бәхеткә, теге кыз турында яхшы хәбәрләр ирешеп торды. Бер сайлаган юлыннан кирегә тайпылмады ул, дәртләнеп-чәмләнеп алга атлавын белде. Ә берзаман… инде институт тәмамлар мәлләр якынлашкан иде. Кызу чор. Ял итү, тамак ялгауны да онытып җибәргән чаклар еш була. Шулай ашыга-ашыга курсташ белән урамнан китеп барабыз. Күзгә ак-кара күренми, мин сиңа әйтим… Шулчак каршыга килгән берәү кочаклап алмасынмы үземне! Каушаудан егылып китә яздым…

Бәй, минем укучым ич бу! Кара син аны, тәмам җиткән кыз булган. Матурланган, ыспайланган. «Апа, котлагыз мине, медицина институтына документларымны бирдем. Табиб булачакмын!» Һай бу вакыт дигәнең. Баксаң, кичәге шәкертләребез үзаллы-мөстәкыйль яшәеш мәктәбенә имтихан бирергә әзерләнә. Инде һөнәр сайлау алдында тора. Чем-кара күзләрендә очкыннар «биешкән», бит очлары алсуланган сылуга ихластан уңышлар теләдем. Яшермим, аның өчен горурлык хисе кичердем. Мөгаен, икебез дә чиксез бәхет диңгезендә «йөзгәнбездер» әлеге мизгелләрдә. Кемнең куанычы ныграк булгандыр бит әле…

Гомер үз агышыннан туктамады, билгеле. Дипломнарны кесәгә салып, без дә яраткан уку йорты, дуслар-ахирәтләр белән хушлаштык. Бөтенләй үзгәчә, мәшәкать тулы тормыш башланды. «Ә теге кыз?» - дип сорарсыз, әлбәттә. Медицинскийга керде ул, уңышлы тәмамлап та чыкты. «Бик ошый һөнәрем», - ди иде телефоннан хәбәрләшкән чакта. Аннан ары ничектер элемтә өзелде. Ерак өлкәләрнең берсенә эшкә тәгаенләделәр яшь белгечне. Бәлки әле дә шунда намуслы-тырыш хезмәт куядыр. Гаилә коргандыр, үзе сыман сөйкемле-акыллы кыз-уллар үстерәдер…»

…Педагог ханым тынып калды.

Сагынычлы хатирәләргә бирелү сәбәпледер, үтә тыныч-канәгать сыман тоелды ул миңа бу минутларда. Дәшмәскә булдым. Кай арададыр килеп туган илаһи тынлыкны бозарга батырчылык итмәдем… Вәт бит, әй. Кеше дигәнеңә еш кына җылы караш, чын йөрәктән әйтелгән бер кәлимә сүз җитә. Нилектәндер кыенсынабыз, оялабыз ягымлы-эчкерсез мөнәсәбәт күрсәтүдән. Юашлыкка, йомшаклыкка саныйбызмы… Беркатлылыкта, «җебегәнлектә» гаепләмәсеннәр, имеш, тирә-юньдәгеләр. Көчле булып күренү кирәк хәзерге заманда! Ә бит, төптәнрәк уйласаң, адәми затның куәте, рух ныклыгы нәкъ шул миһербанлыкта, мәрхәмәтлелектә чагыла түгелме? Минемчә, шулай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100