Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Истәлекләр: Шәүкәт Биктимеровны Ленинны уйнаган өчен кыйнаганнар

Бүген В.И.Ленинның тууына 150 ел. Без Ленинны уйнаган легендар татар артистын - Шәүкәт Биктимеровны искә алабыз.

news_top_970_100
Истәлекләр: Шәүкәт Биктимеровны Ленинны уйнаган өчен кыйнаганнар
Александр Эшкинин/архив

Татар театрында Ленин ролен уйнап халык хәтерендә калган ике бөек артист билгеле. Болар — СССРның халык артисты Габдулла Шамуков (1909-1981) һәм Шәүкәт Биктимеров (1928-2012).

Шәүкәт Биктимеров Н.Погодинның «Баһадирлар» спектаклендә Ленин ролен башкарган.

Шәүкәт Биктимеров интервьюсыннан юллар:

«Әле бит мин коммунист образларында да уйнаган кеше. Сез яшьләрне минем Ленин, Сталин кебек шәхесләргә мөнәсәбәтем дә кызыксындырырга мөмкин. Ленин, идеолог буларак — бөек кеше. Алласыз кеше, әмма ул, Коръән, Библиягә нигезләнеп, үз идеологиясен тудыра: бөтен кеше тигез булсын, кем эшли, шул ашый. Кешелекле, мәрхәмәтле булырга кирәк, ди ул. 

Мин Ленинны хөрмәт белән искә алам. Ул 57 том хезмәт язган, бөтен дөнья фәлсәфәсе белән таныш булган. Ә Сталин — Ленин идеологиясен кирегә бора. Ленинда халык дошманы дигән сүз юк. Ул халык арасыннан дошман эзләми. Сталин — аның иң әйбәт идеяләрен таптаган кеше». 

Рабит Батулла хәтереннән ике истәлек:

Шәүкәт Биктимеровны төнлә спектакль уйнап кайтып барганда төнлә хулиганнар кыйный икән. Шәүкәт ага: «Кыйнамагыз, минем иртәгә Ленинны уйныйсым бар», — ди икән. «Ах, әле син Ленинны уйныйсыңмы?!» дип тегене тагын да катырак кыйный башлаганнар. Ягъни, Шәүкәт Биктимеровны кыйный башлап, Ленинны кыйнап бетерәләр. Бу аларның шәхескә мөнәсәбәте була инде.

Театрда Рәшит дигән сәхнә эшчесе бар иде. Кызык кына кеше иде. Шәүкәт Биктимеров сәхнәдән чыгып Ленин гримыннан бүлмәсенә узып бара икән. «Владимир Ильич, тартырга булмасмы?» дип сорый икән. Шәүкәт Биктимеров «Тартмыйм», дигән. «Сез үзегез эшчеләрне якларга дип речь тотасыз. Үзегез сәхнә эшчесенә бер сигаретыгызны жәллисез», — дигән Рәшит.

Шагыйрь Разил Вәлиевнең Шәүкәт Биктимеровка багышланган шигырендә шундый юллар бар:

«Мин Ленин да,

Әлмәндәр дә булдым,

Булдым һәрчак үзем…

Әлдермешле халык мәңге яшәр, –

Бирсен Ходай түзем».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100