Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исраф (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Бәрәңге әрчеп, кабыгын чүп чиләгенә салган саен үзәкләр өзелә. Африкадагы ач яшәүче балалар күз алдына килә. И, минәйтәм, кемнәрдер шушы бәрәңгене дә ашарга тилмерә бит. Безнең әниләр, әбиләр дә черек бәрәңге коймагы ашап үскән. Алар буыны кабыгына да риза булган, ә хәзер бәрәңге кабыгын чүп чиләгенә ыргытабыз. Авыл җирендә ташланмыйдыр, анда мал бар бит. Фатирда яшәгән кеше кая куйсын. Алай да берничә тапкыр җыеп барып, йорт яныннан ерак түгел агачлыкка алып барып салдым. Табигатьтән килгән – үзендә черер, чүп булып ятмас, дим.

Бәрәңге генәме сиңа, капчык-капчык алмаларга кадәр чүп савытына ташлана. Нишләп ул бакчада череп җиргә ашлама булмый микәнни, нишләп ташлыйлар икән аны. Чүп савытына ташлангач, полигонда яндырыла бит инде ул. Ризыкны яндыру ярамастыр ул.

Алма дигәннән, безгә якын урамда алмагачлык булган элек. Бабайлар 80нче елларда утырткан. Районда халык саны арта башлагач шул алмагачлык урынына да яңа йортлар төзегәннәр. Ул еллардагы алмагачлар инде юк. Кайбер урамда берничә генә калган. Менә шул алмагачлар ел да шаулап чәчәк ата. Ботаклары алмаларны күтәреп тора алмаганнан коелалар.

Берсендә кибеткә барам, ике малай җиргә коелган алмаларны атып уйный. Алмалар асфальт юлга төшә дә изелә, яшел, өлгереп җитмәгән алмаларның әчкелт исе тарала. Шул ис борынга гына керми, күңелне уйната. Их, үсеп килүче буын ризыкның кадерен белми, дип өзгәләнә күңел. Ярамаган эш икәнен аңлаткач, туктадылар үзе.

Кибеттән икенче урамнан кайттым. Анда да бар электән калган алмагачлык. Аның да алмалары коелган, тик аны кәгазь тартмага тутырып куйган алмагач каршындагы йорт хуҗасы. «Берите» дип тә язып куйганнар әле. Күңелең төшенке булса да, елмаеп куясың. Җылы яктан килгән җимеш сатучылар күз алдына килә. Алар тартмаларга шулай язып куйгалый бит базарда.

Ул арада капкадан бер апа чыкты да: «Алма ашамыйсыңмы, ал яратсаң, әчерәк инде, тәмгә бик тәмле түгел, алма – алма инде, бәрәңге тәме килми алмадан», –ди.

– Тротуарга төшкәннәрен үтеп йөрүчеләр типкәләп китә, шуңа күрә тартма чыгарып куйдым, балаларга да «төшкән берсен тартмага салыгыз», дим. Элек кәҗәгә ашата идем, кәҗәнең сөт каналларына килешеп бетми, дигәч, хәзер бакчаның бер башына алып барып салам, җиргә ашлама була», – ди.

Теге урамда күргән күренештән туган әрнүле хисләр бу урамда таралды. Ризыкны кадерләүчеләр, балаларына да өйрәтүче апалар бар икән әле. Исраф шундый күп инде тормышыбызда. Ул кием, ризык дисеңме. Барысы өчен дә җавап бирәсе бар бит, Аллаһка тапшырган.

Бервакыт бер апаның бүлмәсен җыештырырга бардык. Гомере буе кибеттә саткан, ялгызы яшәгән апа иде ул. Иптәш кызның туганы. Мәрзия апа безне күзәтеп кенә йөри. Тимер сиртмәле карават асты тулы тартмалар. Нинди генә аяк киеме юк анда! Бер үк төрле фасондагы, бер үк размердагы 5-6 пар аяк киеме. Элекке шикәр комы капчыгы белән ике капчык аяк киеме тутырып куйдык ташларга.

«Боларны нишләтәсез, кирәге чыгар, – ди Мәрзия апа. – Тузанын гына сөртегез дә кире диван астына тезегез», – ди. Ачуланасы килеп, ике каш арасына «мөгез»ен чыгарып әйтә әле ул аны. Ул күргәндә бушаткан кебек кыландык та аны кибеткә җимеш алырга чыгарып җибәрдек. Әллә ничә капчык чүп ташладык. Көзге-язгы пәлтәләре генә дә дистәгә якын. Биркасы алынмаганнары да бар иде хәтта. Гөнаһ шомлыгы, берсенең путасы төшеп калган бит. Шул путаны күреп алды да, «кая пәлтәсе» ди. Пәлтә таптыра бездән. «Дустым Тәгъзимәдән, фабриканың үзеннән барып алган идем, истәлек ул», – ди.

Кире чыгып алдык чүплектән. Әле ярый чүп түгүче машина килергә өлгермәгән. Башка пәлтәләрне сорамады, ташлаганнар, дип уйламагандыр да инде. Әле анысы гынамы. Җыештырып кайтып киттек.

Икенче атнада иптәш кыз хәлен белеп чыккан. «Кеше әйберенә тими торган дөрес кызлар икәнсез, алтыннарымның барысы да үз урынында – санадым. 23 пар кашлы алкам белән йөзегем бар иде, алтын йөзекләр 17, кашлы алкаларымның санын белмим, аларына әллә ни ис китми хәзер, аларына да тимәгәнсез, кымшанмаган, шуның өчен монысы сезгә», – дип, ике яулык биреп кайтарган. Сандык исе сеңгән йон яулык. Рәхәтләнеп көлдем, шундый рәхәт булды. Чын, Мәрзия апаны гаепләмәдем дә. Элекке кеше шулай әйбер җыеп гадәтләнгән инде. Шулай да, яшь барган саен, кием-салым җыю, йортка җиһаз җыюларны аң кабул итә алмый.

Без чыгарып ташлаган ике капчык аяк киеменә кайчандыр, кемдер мохтаҗ булгандыр. Сатучы «астан» гына танышына әллә ничә пар аяк киеме сатканда, кемдер тишек аяк киеменнән йөргәндер. Элек кием-салым табуы кыен иде бит. Фатыйх абыйның сөйләгәнен хәтерлим әле мин. «Мәктәпкә укырга барганда резин бутый эчендә аягым туңгач, мәктәп юлындагы ат тиресенә чыгып аякны җылыта идем», – дип сөйли иде ул. Мәрзия апаның чордашы дип әйтерлек инде, 10 яшькә генә яшерәк. Ачлык-ялангачлык шулай мал җыйдырамы икән... Ул җыйган маллар арасында бер кирәкмәсләре дә очрый бит аның.

Минем таныш бер әбинең 25 эмаль кәчтерүле бар. Хәләл хезмәт хакына җыйган бит инде ул аларны. Әле ашыйсы килгән ризыгын да алып ашый алмагандыр шуларны җы-җыя. Чәйнек, таба, чокырларын әйтеп тормыйм, алайса күпкә китә. Ул аларны барлап, тузаннарын сөртеп тора. Сөрткән саен «үземнеке» дип куана. Ярар, болары – өлкән буын. Яшьләр арасында да бар ул акча әрәм итеп әйбер җыючылар.

Минем бер таныш кыз өенә картиналар җыя. Ниндиләре генә юк! Ошамый башласа, сатып та җибәрә, бушка да бирә бик якын кешеләренә. Әстәгы, акча әрәме, дим мин. Рәссамнарның матур хезмәте – сүз дә юк. Ник бер бүлмәле фатирга 10-15не тезмәсәң дә, 1-2се генә дә җитәдер.

Икенче берсе ел саен тәрәзә челтәрләрен алмаштыра. «Ел саен матурлары чыга бит, кызыгып алам, шуларны алмаштыргач, күңел күтәрелә», – ди. Артык акчасы булганга җыямы икән ул адәм баласы шуның кадәр матди байлыкны?! Әле ярый ахирәткә алар белән барасы түгел.

Акча янчыгы буш инде ул, тулып торганы да юк аның, иң мөһиме – Аллаһ Тәгалә ташламасын. Ачлыклар күрергә язмасын. Күңелдә, җанда бушлык булмасын инде. Менә шундый «гаепчән»гә әйләндем әле ковидтан соң. Сулыш ала алмый интеккәндә, йөрәгең чыгардай булып какканда иң зур нигъмәт – сәламәтлек икәнен аңлыйсың икән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100