news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Испытание аулом» фильмының икенчесе чыкты, өченчесе дә булырга мөмкин: ногайлар булдыра!

news_top
«Испытание аулом» фильмының икенчесе чыкты, өченчесе дә булырга мөмкин: ногайлар булдыра!

«Испытание аулом» фильмындагы Тимурның тарихы дәвам итә – 26 ноябрьдән «Испытание аулом 2» («Ход конем») фильмы прокатка чыгачак, әлегә иҗат командасы аны премьера алдыннан күрсәтә: Уфада, Казанда...

«Испытание аулом 2» («Ход конем») фильмы Казан кинотеатрларының берсендә премьера алдыннан күрсәтелде. Залда Кинога Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, «Татаркино» оешмасы директоры Ильяс Гафаров, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров һәм башкалар бар иде. Төп аудитория – балалар, тамашачы арасында күп балалы гаиләләр дә, төрле социаль оешмалардан килүчеләр дә бар иде.

«Профессиональ төшерелгән, сценарий да әйбәт язылган. Авыл тормышы һәм милләтнең бөтен гореф-гадәтләре бик кызыклы итеп күрсәтелде. Тирән мәгънәле фильм, ипле генә итеп тәрбия моментлары да кергән. Бу менә шундый проектларны тормышка ашыра алуның бер мисалы», – дип беренче тәэсирләре белән уртаклашты Ленар Хәкимҗанов фильмны карагач.

Ильяс Гафаров фильмның Татарстанга да катнашы булуын, беренче фильмның режиссеры, ногай егете Ислам Сатыровның Татарстан музыкантлары белән актив аралашып яшәвен, «Испытание аулом» фильмының операторы Александр Родинның Казан дәүләт мәдәният институтында укуын искә алды.

Ильяска кушылып дәвам итәм: сценарист Вадим Сәетов Башкортстанда туып үскән татар егете. Фильмның беренче өлеше чыкканда ул үзенең Башкорстанның Бүздәк районына кайтып йөрүен һәм ногай теленә якын булган татар телен белүен искә алган иде.

«Испытание аулом» – Карачаево-Черкесиядә төшерелгән беренче тулы метражлы нәфис фильм. Ул 2023 елда чыкты.

Фильм ногай һәм рус телләрендә бара, ногай теле яңгыраганда субтитрлар кулланылган.

Тимур исемле Мәскәү малаен җәйгә авылга (аулга) кайтаралар. Монда ул малайлар белән конфликтка да керә, аннары алар якын дусларга әверелә, бабасы белән атасын да дуслаштыра, атлар ярата башлый, туган телгә мәхәббәте дә барлыкка килә.

Менә ул тагын кайта. Әмма бу юлы аның урынын Батыр исемле икетуган абыйсы алган – хәтта аның бүлмәсендә караватын да алган. Сюжет бу юлы да ат тирәсендә әйләнә – «Тулпар»ны урлыйлар. Башта сугышсалар да, абыйлы-энеле ике малай да, авыл (аул) малайлары да бердәм булып атны эзлиләр. Табалар, әлбәттә. Кыскасы, тәгәрәп үк көлмәсәк тә, рәхәтләнеп көлеп карый торган шәп кенә фильм килеп чыккан. Гореф-гадәтләр дә, йолалар да, әдәп-әхлак та, беренче җылы хисләр дә – барысы да сыйган. Ялыктырмый да.

Иҗат командасы фильмның өченчесе турында да уйлыйлар. Чөнки бу хакта сораулар бар. «Төп геройлар үсте инде, аларга 18 яшь. Әмма без уйлыйбыз», – дип җавап бирде фильмның иҗат командасы вәкилләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар