Исмегөл апа кәстрүлләрне ничек чистарта?
Исмегөл апа кәстрүлләрне ничек чистарта?
![Исмегөл апа кәстрүлләрне ничек чистарта?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/26/af825e12f72f4e775d33ae0dcd76c131a4824e0db2c22e249c2c33e76744.jpg)
Инстаграмдагы татар блогеры, Сабадан Исмегөл апа кәстрүлләр чистартырга өйрәткән.
"Авылда өемдә чистартканнан соң, Казанда кызларымның кәстрүлләрен дә чистарттым әле. Бик җайлы да, әллә-ниләр эшләтергә дә кирәкми, вакытны да күп алмый. Сезгә дә файдасы булсын! Үзем кулланган ысулны сезнең белән дә бүлешәсем килде", - дип яза Исмөгел апа.
Аның ысулы мондый: төпләре, кырыйлары саргайган кәстрүлгә сода сибәргә дә, өстенә уксус агызырга. Шулай 5-10 минут тотарга. Вакыты кәстрүлнең чиста яки пычраграк булуыннан тора. Шуннан губка белән бераз кырып юып төшерергә дә - кәстрүлләр ялт итеп кала, дип вәгъдә итә блогер. Сода урынына пемолюкс белән дә эшләсәң була.
"Эшләп карагыз әле, кәстрүлләрегез чип-чиста булыр. Бу ысул белән кәстрүлне көн саен, ризык пешергән саен да юып куярга була", - дигән ул.