Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл апа табаларны ничек чистарта?

Татар блогеры, Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа инстаграмда рецептлар куеп бара. Аны күзәтүчеләр табаларының чисталыгына игътибар итеп, һаман саен "табаларны ничек чистартасыз?" дип сорап торалар. Бүген ул бу сорауга җавап язган.

news_top_970_100
Исмегөл апа табаларны ничек чистарта?
"Бу табаларыма инде минем 40-45 еллар чамасы, минем әнием, кайнанам табалары алар. Ничек чистартаммы? 

1 чиләк суга:
1 пачка кальцинированная сода
3 флакон кәгазь клее
Ярты кисәк кер сабыны.

Табаларны шушы суга салып, башта бик озаклап кайнатам, аннары пемолюкс ише нәрсәләр белән, тимер щетка белән, шкурка белән кырам.

Бер шулай кайнатканнан соң, гел чистартып торам, гел кайнатып йөрмим.

Хәзер заманча ысуллары бәлки бардыр, мин инде борынгыча эшлим. 

Сезнең дә табаларыгыз һәрвакыт ялтырап торсын", - дип язган Исмегөл апа. 



Исегезгә төшерик, күптән түгел татар җырчысы Лилия Муллагалиева да табаларын күрсәтте. Ләкин аның табалары каралган иде, шуңа да Лилия тәнкыйтькә дучар булды. "Табаңны кешегә күрсәтмә, пирогыңны ашамаслар", - дип яздылар аңа.

Бу табаларыма инде минем 40-45 еллар чамасы, минем энием, кайнанам табалары алар. Ничек чистартаммы? 1 чилэк суга 1 пачка кальцинированная сода 3 флакон кэгазь клее Ярты кисэк кер сабыны Табаларны шушы суга салып башта бик озаклап кайнатам, аннары алып пемолюкс ише нэрсэлэр белэн тимер щетка белэн, шкурка белэн кырам. Бер шулай кайнатканнан сон, гел чистартып торам, гел кайнатып йормим. Хэзер заманча ысуллары бэлки бардыр, мин инде борынгыча эшлим. Сезнен дэ табаларыгыз хэрвакыт ялтырап торсын

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100