Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исле гөл (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Гөлназның йортында әллә нинди төрле гөлләр үсә. Кайберләренең исемнәрен әйткәндә тел көрмәкләнә. «Кайнана теле» дигәне дә бар хәтта. Ни өчен шулай әйткәннәрдер, бер дә матур түгел. Шуңа күрә ул гөлен үзе эшли торган мәктәпкә алып килеп куйды. Гөлләре никадәр купшы, матур булып чәчәк атсалар да, гөлләре арасында иң яратканы – Исле гөл. Аның да, бәлки, үзенчә фәнни әйтелеше бардыр. Булса да белми аны Гөлназ. Әнисеннән калган истәлек ул. Шуңа да кадерләп, саклап кына тора. Кул арты китүдән куркып, сораган кешегә бер бөртек орлыгын да бирми. Шуңа күрә «саран» дип гаеплисе дә килә кайберәүләрнең.

Быел да матур чүлмәкләргә чәчте ул аны. Ел саен яңартып тора. Ярамый дисәләр дә, йокы бүлмәсендәге тәрәз төпләренә дә кертеп куйды Исле гөлләрен. Зал тәрәзләренең һәркайсында диярлек шул гөле хуш исләр чыгарып үсә. Эшкә киткәндә дә Исле гөленә кагылып уза, кайткач та алар белән сөйләшергә вакыт таба. Исле гөлне әнисе кебек күрә Гөлназ. Әнисенең исен тойгандай була шул гөлне сыйпаса. Әнисе дә кадерләп кенә үстерә иде аны. Хәтта кулъяулыкка төреп, үлемтекләре янына да салып куйды.

Үлгәч кәфенләгәндә, шул гөлемне яныма куярга онытма, кызым, каберемдә хуш ис иснәп ятармын, дия иде. Әнисенең вафатыннан соң, ул теләген үти алмады кызы. Мулла абзый «үлгәннәргә гөл түгел, дога кирәк» дигәч, дин кешесенә каршы килә алмады. Әнисе үпкәләп ятыр, дип борчылып та йөрде. Өчесен уздыруга, әнисе төшенә керде Гөлназның. «Кызым, мин оҗмах бакчасында, мондагы хуш исле гөлләрнең хисабы юк», – диде дә үлемтекләре арасында кулъяулыкка төрелеп калган исле гөл орлыкларын кызына сузды. Күргән төшен абыстайга сөйләп күрсәткәч, «анаң җәннәттә, сиңа риза-бәхил, борчылып йөрмә, догаңнан калдырма, үлгәннәргә гөл кирәкми» дип тынычландырды.

Әнисен сагыну хисләрен догалары һәм Исле гөлләре белән генә басып тора Гөлназ. Бик яхшы күңелле иде шул әнисе. Барлык әниләр дә иң яхшысыдыр баласы өчен. Әмма Гөлназның әнисе барысыннан да яхшы кебек. Аларның һөнәрен «икенче әни»гә дә юкка гына тиңләмиләрдер. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган гап-гади авыл хатыны ул, бер караганда. Бакчадан килгән балаларның нәни кулларыннан тотып язарга, хәрефләрне кушып укырга өйрәткән олы йөрәкле ана ул. Гөлназы беренче курсны тәмамлап кайтканда пенсиягә якынлаша иде инде. Шул яшендә дә үз укучыларының киләчәге өчен борчылып яшәде. Пенсиягә чыгып, мәчеткә йөри башлагач та, үз балалары белән беррәттән, укучыларына бәрәкәтле тормыш теләп дога кыла иде.

Бигрәк тә яклаучысыз балалар өчен күңеле әрнеде. Әтиләре эчкече, әниләре авыру балаларны нык кызганды. Хәтерли әле Гөлназ. Мәктәптә укыганда, әнисе кайбер кичләрдә тиз генә урамга чыгып китә иде. Көзге яңгырмы, кышкы буранмы – аңа каршылык түгел. Кайбер көннәрдә озаграк та тора. Борчылып кайтып кергән чаклары күбрәк иде. Икенче көнне иртән күз кабаклары шешенеп торыр иде әнисенең. Әтисе белән икесе иртәнге чәй артында сөйләшкәннәрен Гөлназ йокы бүлмәсенең ачык калган ишегеннән шым гына ишетеп ята.

«Рамилнең әтисе кичә исерек иде, ничек төн чыкканнардыр. Эштән кайтышлый ава-түнә кибеттән аракы алып чыкканын күрдем дә, шуңа әйләндем кичә аларны. Капка төпләренә барып тыңладым, тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Исерек булса да, миннән курыкканын үзең беләсең, үтеп барышым иде, дигән булып кердем. Өч малай да өстәл астына кереп поскан, бәгырькәйләрем. Зөфәр хатынын идән буйлап чәченнән өстерәп йөри. Кулында сарык йоны ала торган кайчы. «Кисәм дә атам чәчеңне!» – ди. Рамил әтисе кулыннан кайчыны алырга маташып караган – беләгенә кайчы очы тигән, шаулап кан ага. Ярый инде, венасына эләкмәгән, канын туктата да алмас идек. Мин кергәч, кайчысын тотып атты Зөфәр. Баланың кулын бәйләдек. Мескен балалар, мине күргәч, үзләре дә сөенеп куйды. Җаеннан гына торып, көйли-көйли, Зөфәрне йокларга яткырдык. Балалар да мин барында китап-дәфтәрләрен тутырдылар да яттылар», – дип сөйли әнисе.

Мондый хәлләр күп булды укытучының тормышында. Һәр бала да якын иде шул аңа. Ул аларның белемле булулары өчен генә тырышмады. Исәнлекләре, саулыклары, тәрбияле булулары өчен дә борчылды. Ул елларда авылларда бигрәк тә күп иде эчкечеләр. Хәтта хатын-кызлар да урам буйлап эчәргә соранып йөрер иде. Берсендә укучысының әнисе Гөлназларга килеп керде. Өйнең ишеген ничек ачып керә алган, диген син. Кече якка килеп тә керде, лап итеп идәнгә сузылып та ятты. Гел эчеп йөргән хатын икәнен белсәң дә, куркыта бит. Тиз арада фельдшерны чакырдылар. Ул карагач, «куркыныч юк, исерек килеш урамга чыгармыйк, шунда йокласын» дип киңәшен бирде. Фельдшер белән икәүләп янында саклап утырдылар шул хатынның уянганын. Тегесе уянгач, елый-елый рәхмәт әйтте. Бик курыккан иде Гөлназ ул чагында. Үз өендә исерек күргәне булмагач, мондый күренеш аңа бик кыргый һәм җирәнгеч булып тоелды.

1 сентябрьдә укучылар кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк итә иде укытучыларына. Георгин, астра, гладиолусларны мәктәптә укучы балалары булган әниләр махсус үстерә. Гладиолуслар җәйге җилләрдә сынмаса ярар иде, дип кадерләп кенә үстерәләр. Рамил 3нчегә барасы елның җәендә әнисе үлеп китте. Исерек атаның кыланмышларына күпме түзсен кечкенә генә ана йөрәге. Зөфәр, хатыны үлгәч, шешәгә тагын да катырак ябышты.

Өч малайның икесен күрше авылда яшәүче әбиләре үзләренә алды. Рамилне дә алып китәргә бик теләсәләр дә, малай каршы килгән, диделәр. «Мин башка мәктәптә укырга теләмим. Әлфия апа укытса гына укыйм», – дигән. 1 сентябрьгә иптәшләре чәчәк бәйләмнәре күтәреп килгәндә, Рамилнең кулы буш иде. Йодрыкка йомарланган учын бәйрәм тантанасында да нык кысып торганына игътибар итте укытучысы. Тантана беткәч, балалар өйләренә таралышты. Рамил, озын кара керфекләрен челт-челт йомып, укытучысы каршына килде. «Апа, мин чәчәкләр үстерә белмим, әни утыртканнарын абзардан сарыклар чыгып ашап бетергән. Әнинең яраткан гөл орлыгын сезгә бүләк итәм», – дип, учындагы гәҗит йомарламын сузган. Әнисе бик еш сөйли иде шушы вакыйганы Гөлназга.

Менә шуның өчен кадерләп, яратып үстерде Гөлназның әнисе Исле гөлне. Укучысының мәхәббәте бит аңарда. Ул уку елын Рамил авылда тәмамлый алмады. Исерек ата янында ни тынычлык, ни ризык юк. Әбисе энеләре янына алып китте малайны.

Әлфия апа пенсиягә чыккач, соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә тагын бер онытылмаслык вакыйга булды алар тормышында. Лаеклы ялдагыларны да бәйрәмгә чакыру гадәте яши мәктәпләрдә. Әлфия апа да ул көнне, мал-туарын карап кергәннән соң, мәктәпкә киеп барырга күлмәкләрен барларга кереште. Газ плитәсенә чәйнеген куеп җибәрде. Сызгыра-сызгыра кайнаган чәйнеге белән дә сөйләшеп алды. «Иртә таңнан кунак чакырып кайныйсың әле син», – дип дәште чәйнеккә. Тәрәз төбендәге Исле гөленә кагылып узды. Мал яныннан керсә дә, берәр кая барасы булса да, шул гөленә кулын тидереп алуга, кәефе күтәрелә аның. Бүген дә шулай сыпырып алды.

Урам яктан ишетелгән матай тавышына тәрәзә челтәрен шудырып карады. Чәйнекнең юкка «сызгырмавына» гаҗәпләнеп, матай хуҗасының кергәнен көтте. «Өйдә кеше бармы, Әлфия апа, сез өйдәме», – дип дәште яшь егет тавышы. «Өйдә-өйдә, керегез», – дип сөйләнә-сөйләнә тоткасына тотынган гына иде, ишек ачылып та китте. Кешесеннән алда иң элек кып-кызыл розалардан торган чәчәк бәйләме килеп керде.

– Бәйрәм белән котлыйм, Әлфия апа, – диде егет. – Сезнең яхшылыкларны мәңге онытмам, безнең быел чыгарылыш бит.

Әлфия апа каршысында басып торучы, чибәр, озын буйлы, ягымлы йөзле Рамилне күреп шаккатты. Онытмаганына рәхмәтләр укый-укый, чәйгә чакырды. Егет ялындырмады, укытучысы белән чәй өстәле артына утырды. Әмма тамагына төер, күзенә яшь тыгылды егетнең, чәен эчә алмады. Уңайсызланса да, хисләренә ирек бирде.

«Әни исе килә сездән Әлфия апа», – диде, күзләреннән чыккан яшь тамчыларын сөртеп, тәрәз төбендәге Исле гөлләргә карап. «Рәхмәт, ташламагансыз, үстергәнсез», – диде.

Ташлап буламы соң инде эчкерсез күңелле баланың яратуы салынган бүләкне. Юк, үлгәнче үстерде Әлфия апасы. Әле кабергә дә алып китмәкче иде бит. Менә хәзер кызы Гөлназы үстерә. Рамил үзе дә гаиләле. Үзе кебек ачык йөзле хатыны, балалары, үз йорты бар. Гөлназ язгылыкта аларга дип атап, өч савытка Исле гөл орлыгы төртеп куйган иде. Матурланып үсеп киттеләр. Авыл белән Казан арасы бик якын булмаса да, ире белән эзләп тапты аларны Гөлназ. «Әниең истәлеге» дип илтеп бирде Рамилгә. «Ничә еллар буена ничек саклап килә алдыгыз», – дип шаккатты ир. «Әни исе килә», – дип йомшарып та алды. Әниләр истәлеге, әни исе – мәңгелек шул. Онытылмый.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 16 июнь 2023
    Исемсез
    Мингерау ирлар ойланган булып хатын, балалар башын катыра инде
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик гыйбрэтле язма, исерек ата аркасында балалар энисез калган....куз яшсез укып та булмый
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Елый елый укыдым минем Дэ энкэй шел исле гол утырта иде.ислэре борынымда тора.урыны ожиахта булсын
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Әй аллам 😢Бик эчтәлекле язылган,тормышчан... шул аталары аркасында....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100