Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исламда музыка тыңлау рөхсәт ителәме? Рамил Юныс җавабы

news_top_970_100
Исламда музыка тыңлау рөхсәт ителәме? Рамил Юныс җавабы

«Зебра»да 3 машина туктый. Һәрберсенең тәрәзәсе ачык: берсе – рэп, икенчесе – Гүзәл Уразованы, өченчесе – классика, мәсәлән, Бахны тыңлый.

Кешенең җаны үскән, тәрбияләнгән саен, аның җанына музыка рәхәтлек китерми башлый. Мәсәлән, «Ни өчен рэп?», чөнки аның җаны шундый. Әйтәләр бит: «Ничек ял иткәнеңне әйт, мин синең кем икәнлегеңне әйтәм», – дип. Әгәр дә кеше рэп тыңлый икән, димәк, аның күңеле әлегә әшәке. Татар җырын тыңлады… Ярар, бер җырны тыңла да сүндереп куй, ләкин ул бит аны Әгерҗегә кадәр – 6 сәгать тыңлап кайта. Алай «ычкынырга» була бит. Әйе, Чайковский, Бахны тыңларга була. Ләкин боларның берсе дә җан өчен ризык түгел.

Кул – тоту өчен яралган, әгәрдә мин кашыкны тота алмыйм икән, димәк, минем кулым авырый. Күз күрү өчен, күрми икән – авырый. Ул үзенең функциясен үтәми. Җанның функциясе нәрсәдә? Аллаһы Тәгаләне ярату өчен, ә мин музыка яратам икән, минем йөрәгем авырый башлый. Әгәр дә мин Аллаһы Тәгаләне яратам һәм көне буена Коръән тыңлыйм икән, димәк, минем калебем шифаланган. Функциональ яктан безнең җаныбыз Коръәнне, Аллаһы Тәгаләне тыңларга тиеш, ә Коръәнне тыңлау рәхәтлек бирмәсә, безнең җаныбыз авырый, дигән сүз.

Хәерле, матур җыр тыңлаудан зыян юк. Ләкин минем өчен хәзерге яшемдә җыр тыңлау рәхәтлек бирми: «Ник мин вакытымны шулай үткәрдем икән, бу вакытта мин 2 сүрә укып чыга ала идем», – дип, җанымны борчый гына. Минем өйдәгеләргә дә шулай. Хәтта минем кызым җырчы иде, Хәния Фәрхи белән бергә җырлап йөрде, төрле лауреатлы урыннарга лаек булды. Аннан соң: «Булды, әти, мин җырлап бетердем», – диде. Шуңа күрә, мин бала вакытында җырлап бетерсен, дип тырыштым.

Ни өчен мин 3 машина мисалында китердем?! Хәзер «юк» дип әйтсәм, аны беркем дә кабул итмиячәк, чөнки күпме кеше театр, спектакльга йөри, бөтенесе дә музыка тыңлый. Башта җанны тәрбияләргә кирәк. Мин күпчелек җырчылар белән дә элемтәдә бит, ә ул аларның – бизнесы, керем чыганагы. Күбесе «китәсе иде, ләкин әлегә юлын күрмибез» диләр. Шуңа күрә, бу – бик күпкырлы мәсьәлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100