Иске Суыксу авылы фермеры Ирек Хәсәнов: «Мин Тямаевка түгел, Тямаев миңа охшаган»
Буа районы Иске Суыксу авылында яшәүче фермер Ирек Хәсәнов янына бардым. Атларын күрдем. Үзен Фирдүс Тямаевка охшатып кайттым.
Ирек абыйны фермасы янында көтеп торам. Бераздан ул килеп туктады. Башта, эш кызу вакытта йөрисез, дип, «ачуланып» алды. Әле урак өсте вакыты иде, тракторы ватылган, шуны ясатырга дип, күрше авылга барып килгән. Аның белән бергә эш урынына үтәбез.
«Хөкүмәт «акча бирәм» дигәндә, алырга кирәк»
Эчке якта малларга азык пешерә торган казан тора. Аннан пешкән бодай исе таралды. Ике ел элек бу ферма урынында бушлык булган. Хәзер исә 50 ат уйнаклап йөри. Ирек абый ферма эшен «Агростартап» программасы буенча грант алып башлаган.
Башта: «Аңа кадәр беркая да эшләмәдем. Мин – ялкау», – дип елмайды, әмма соңыннан алай булмавын үзе үк дәлилләде.
Үземнең акчага гына бу кадәр эшне мәңге башламый идем. Бакчада 10 ат тотар идем инде, ярар. Ферманы булдырганчы ук берничә атым бар иде. Колбаса, казылык ясадым. Алучылар да бар, Аллага шөкер. 2017 елдан ук ул җитештерүне башлаган идем.
2020 елда грант алдык. Аллага шөкер, хөкүмәт ярдәм итте. Хөкүмәт «акча бирәм» дигәндә, алырга кирәк. Ферманы өч атнада салып куйдык. Хәзерге вакытта атлар 50 баш. Быел, Алла теләсә, 80 башка җиткерәбез. Кышка ризыкларны җитәрлек әзерләдек. Икенче елга тагын грантта катнашырга ният бар әле.
Әлбәттә, өч миллион сум акчаны юкка гына бирмиләр, аның артыннан чабарга, кочак-кочак кәгазь тутырырга кирәк. Грантта катнашканыма минем бер тапкыр да үкенгәнем юк. Ул сумманың яртысын төзелешкә тоттым, яртысына тайлар, атлар алдым. Ике эшчем бар, үзебезнең авыл кешеләре. Әйбәт кенә эшләп торалар, Аллага шөкер, – дип сөйләде Ирек абый.
«Бу шомбайларны яратмаска мөмкин түгел»
Атлар – «җирле нәсел», гади авыл атлары инде. Фермер «алар – иң яхшысы» ди.
«Минем йөри торган атым бар. Былтыр алып кайткан идем, менә шуны көтүгә кушмадылар – үтереп талыйлар. Бер явыз ак ат бар, үзе теге аттан ике тапкыр бәләкәй, әмма җилкәсен каера. Шуңа айгыр янын аерып куйдым», – ди фермер. Тагын бер тайның да әнисен аерып куйган иде. Аның баласын башкалар җәберләргә генә тора.
«Яклаучысы булмаганны «махом» сизәләр», – диде дә фермер, бу күренешкә түзә алмады, тайны әнисе янына кертте. Мин дә аның белән атлар арасына килдем. Тайлар шунда ук камап алды. Кайсы иснәп карый, кайсы чәчне ялый.
«Шулай да ни өчен ат, сыер яки башка мал түгел?» – дип кызыксындым.
Мәктәптә укыганда ук минем ат бар иде инде. Җигеп йөрдем, печәнгә бара идем, кыш көне кар ташый идем. Хәзер вакыт булганда, «аппетит төшкәндә» йөреп кайтам.
Атның эшен сыер белән чагыштырып булмый. Атны карау күпкә җиңелрәк. Сыерның эше күп бит аның. Бер җиргә чыгып китә алмыйсың, сыер ике аягыңны, ике кулыңны бәйләп куя. Аны иртә-кич саварга кирәк. Атның алдына азыгын, суын салып куясың да, тора. Атлар тынычландыра. Кич киләм дә, тайлар мине сырып ала, арттан ияреп йөриләр. Мин алар өчен әти дә, әни дә, апа да, абый да. Шулай мәш килеп ятам. Бу шомбайларны ничек яратмыйсың, яратмаска мөмкин түгел. Әле генә тыныч торалар, кояш сүрелүгә, кечкенәләр бер тачка азыкны кабып җибәрәләр дә, башлана куыш, – дип сөйләде фермер.
«Мин Тямаевка түгел, Тямаев миңа охшаган»
Ирек абый: «Дөрес вакытта килмәдегез, без әле ит тә ыслыйбыз, күрсәтеп булмый инде», – диде.
Тагын нәрсә эшлисез?
Казылык ясыйбыз
Тагын нәрсә эшлисез?
Эшләгән эш – «завались»!
Ирек абый әле үзе ит чабучы да икән, башкаларга атларны да «башкарып» бирә, әмма үзенең атларына пычак тоткан кулы күтәрелми.
«Кеше атын суям, әмма үземнекеләрне бер тапкыр да суйганым юк. Жәллим. Күз яше чыга бит аның, елый. Үземнекеләрне суярга кеше яллыйм: Буадан бер малай килә», – ди.
Ул арада аякка кечкенә соры йомгак – песи баласы килеп сырпалана башлады. Хуҗа кеше анысын да күтәреп алып сыйпады.
Ирек абый тиз һәм кискен итеп сөйли. Әллә сөйләме, әллә тавышы, әллә интонациясе белән (нәрсә икәнен тәгаен аңламадым) аны Фирдүс Тямаевка охшаттым. «Охшагансыз дип әйткәннәре бармы соң», – дим.
«Мин Тямаевка түгел, Тямаев миңа охшаган. Мин урамда гармун тартып җырлап йөргәндә, ул өстәл астыннан дүртаякланып кына йөри иде әле», – дип елмайды ул.
Ул үзенең кызу кеше булуын яшерми дә.
Кайнаррак шул мин. Өйдә дә дулап алган вакытлар була. Бер дулап алам да, шуннан бетә дә. Ачу саклый торган гадәтем юк. Кызу кеше инде мин үзем, тик тиз суынам. Мин үзем кешегә каты әйтәм, күтәреп бәрә, тартып торгыза алам, әмма артыннан сөйләмим, – диде үзе турында.
«Аллага шөкер, ятимлекне тоеп яшәмәдек»
Ирек абый 5 балалы гаиләдә төпчек малай булып туган. Ялкау булырга аның хакы булмаган. 5 яшендә үк әтисез калган.
Әти тимер юлда эшли иде. Иртән әни ризык җыеп җибәргән. Эштә чәй эчәргә җыелып утырганнар. Әти ияге белән кулларына таянып утырган. Шул килеш җан биргән, белми дә калганнар. Иң зур апага ул вакытта 18 яшь иде. Биш бала, әби белән бабай, маллар әни кулына калган. Әни колхозда эшләде. Ул безнең өчен әни дә, әти дә була белде. Аллага шөкер, ятимлекне тоеп яшәмәдек, тилмермәдек. Кеше ашаганны ашадык, кеше кигәнне кидек.
Маллар да бар иде, икешәр сыер, үгезләр... Мин әле хәтерлим: ул вакытта колхоз арендага бозаулар бирә иде, менә ул ничек булгандыр инде, аңлап бетермим. Арендага бозауны алып кайта идек. Үстерәбез дә кире колхозга илтеп бирәбез. Аның өчен колхоз безгә нәрсә дә булса биргәндер инде, белмим.
Ул вакытта йортларга су да кермәгән иде. Өйгә суны колонкадан ташыдык. Иртән, мәктәпкә киткәнче, апам белән ике фляга суны алып кайтып куя идек. Аллага шөкер, безне әни эшләтеп үстерде, эшнең кадерен белеп үстек. Эш кушканын көтеп утырмадык. Сыер саумаган, хайваннарга азык бирмәгән, тирес чыгармаган, дигән сүзләрне әнидән бер дә әйттермәдек. Һәрберсен үзебез белеп эшләдек. Хәзер балаларны да шулай тәрбиялибез.
Әни 83 яшен тутырды, әлхәмдүлилләһ, безнең белән беррәттән эшләп йөри. Әни – авылда да остабикә, мәдрәсәдә укып, диплом алды, гарәп телен өйрәтте, шәкертләре бик күп. Әле дә хөрмәт итеп, мәдрәсәгә чакыралар. Кеше булмаганда бара. Үзем аны җибәрмәскә тырышам. Әнигә инсульт булган иде, ә Коръәнне дөрес укырга кирәк, – дип сөйләде Ирек абый.
«Көнләшү – авыру ул»
Ирек абый үзе дә, гаиләсе дә дин кануннарына буйсынып тормыш алып бара.
Аллаһы Тәгалә күңелгә салгандыр. Авылдагы хәзрәт – безнең туган. Башта гарәп хәрефләрен танырга өйрәтте, аннан сүрәләр ятладык. Әкрен генә тартты инде, гаиләбез белән шулай, улым белән кызым да намазда. Мәчет яныбызда гына. Эштән йөгереп кайтабыз, тәһарәт алабыз да мәчеткә йөгерәбез. Мәчеткә яшьләр дә күп йөри, Аллага шөкер. Картлар юк та инде. Без үзебез дә хәзер – урта яшьтәге буын. Яшьләр безгә «абый» дип эндәшә. Алай да, «абый» әйттерәсе килми шул, – дип елмайды ул.
Ирек абыйның тормыш иптәше Гөлнур ханым да – Суыксу кызы. 19 яшьләрендә өйләнешкәннәр.
«Мин аны «школдан» ук тәрбияләп үстердем. Ят күзләр каратмадым, 4-5 ел озатып йөрдем. 19 яшьтә үк өйләнештек. Башка көтәргә чама калмагандыр инде. Яшьли өйләнештек. Мактанып әйтүем түгел, әмма 23 яшемдә йорт салдым. Хәзер 23 яшьлек улым янымда йөри. Ул аларны аңламый да әле, чөнки аның терәге бар», – диде.
Соңыннан ул миңа «тузанын өрмәгән җиргә утыртмый торган кияү насыйп булсын» дип теләде. «Яшь вакытта көнләшүе дә булыр инде аның...» – дигән җиреннән бүлдердем. «Үзегез көнче идегезме соң?» – дим.
Көнләшү – авыру ул. Мин шундый көнче! Минем хатын бик чибәр. Көнче булмас өчен йөрәксез булырга кирәк бит. Көнче булмаган ирнең күкрәгендә нинди йөрәк булырга тиеш?! Мин шулай уйлыйм. Әйе, көнче идем, ну хәзер бетте инде, бер-беребезне аңлыйбыз, Аллага шөкер, бергә эшли торган эшебез бар. Төрле вакытлар булды, иң мөһиме –дәшмичә калырга кирәк. Үтә дә китә ул. Балалар чыгып китә, кем белән каласың – икәү калабыз, – дип сөйләде ул.