news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Сираҗины тикшерү изоляторыннан чыгарганнар

news_top
Искәндәр Сираҗины тикшерү изоляторыннан чыгарганнар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Журналист, «Сираҗи сүзе» газетасын нәшер итүче Искәндәр Сираҗи тикшерү изоляторыннан азат ителгән. Бу хакта «Реальное время» басмасына аның адвокаты Талия Чернова хәбәр иткән.

Искәндәр Сираҗи 2 көн элек Ибраһим Зәкиевнең җинаять эшенә бәйле рәвештә тоткарланган иде. Аның өендә һәм эш урынында тентү узды.

Ибраһим Зәкиев 20 еллар элек 2 кешене үтерүдә гаепләнә. Искәндәр Сираҗи, Зәкиевне яклап, Татарстан прокурорына мөрәҗәгать яздырган. Шушы мөрәҗәгатьтә ул Зәкиевне үтерүдә гаепләгән 2 кешенең – Сабиров һәм Сафиуллинның фотоларын һәм видеоларын күрсәткән. Бу 2 кеше, Искәндәр Сираҗины үзләренең шәхси тормышлары турында мәгълүмат таратуда гаепләп, Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Искәндәр Сираҗиның тоткарлануы шушының белән бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар