Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Реальное время» журналист Искәндәр Сираҗида тентү узу сәбәбен ачыклаган

news_top_970_100
«Реальное время» журналист Искәндәр Сираҗида тентү узу сәбәбен ачыклаган

«Реальное время» бүген Казанда 2 кешедә тентү булуы турында хәбәр итә. Аларның берсе – журналист, «Сираҗи сүзе» гәзите баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи.

«Реальное время» фаразы шундый.

Казан кешесе Ибраһим Зәкиев 2000 елларда 2 кешене үтерүдә гаепләп кулга алына. Бу җинаятьтә гаепләргә нигез – 2 кешенең күрсәтмәләре була. 3 сентябрьдә Татарстан Югары суды, дәлилләр җитәрлек түгел, дип, Ибраһим Зәкиевне азат итү турында карар чыгара. Бүген исә Ибраһим Зәкиевкә тентү белән киләләр һәм Тикшерү комитетына алып китәләр. Шулай ук бүген журналист Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциясендә тентү була, һәм ул да тоткарлана. «Реальное время», бу ике вакыйга бер-берсе белән бәйле, дип яза.

Искәндәр Сираҗи Ибраһим Зәкиев кулга алынган вакытта – август аенда аның турында видеоролик яздырган һәм «Ютуб»та чыгарган. Шушы роликта ул прокуратураны тәнкыйтьли һәм Зәкиевне кеше үтерүдә гаепләгән кешеләр турында сөйли. Ролик чыкканнан соң, исемнәре шушы роликта чыккан бу 2 кеше, үзләренә кагылышлы шәхси мәгълүматны халыкка тараттылар дип гаепләп, Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү комитеты «Кеше турында шәхси материал җыю һәм тарату» факты (137нче маддә) буенча җинаять эше кузгаткан.

Бүген исә журналистның хатыны Эльмира Сираҗи иртәнге 6да тентү узганын, компьютерларга арест салынганын хәбәр итте. Ә Искәндәр Сираҗиның Тикшерү комитетына алып киткәннәр – аның шәхси информацияне таратуда шикләнелүен әйткәннәр. Эшендәге компьютерларны да алып киткәннәр.

Соңрак Эльмира Сираҗи иренең тикшерү изоляторында җибәрелгәнен һәм ачлык игълан иткәнен әйтте.

Искәндәр Сираҗиның өендә һәм эшендә бер тапкыр тентү булган иде инде. Ул чагында ул гәзитне чыгаруда проблемалар булуын хәбәр итте. Соңыннан аңа техниканы кире кайтардылар. Ул чагында аны Россия армиясе турында фейклар таратуда гаепләнгән журналист Алсу Кормаш белән элемтәсе булуда шикләнгәннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100