Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Измайлов: «Җүчи Олысында иң зур мәдәни казаныш – төрки әдәбиятның үсеш алуы»

Археолог, тарихчы, этнограф, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Алтын Урда дәүләтендәге мәдәни үсеш хакында күзәтүләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Искәндәр Измайлов: «Җүчи Олысында иң зур мәдәни казаныш – төрки әдәбиятның үсеш алуы»
Салават Камалетдинов

Урта гасырлардагы татар җәмгыятенең төрле аспектларын ачыклау нисбәтендә Алтын Урданы өйрәнүдә соңгы 30 елда тарих фәне сизелерлек алга китте. Хәзер инде Алтын Урданың урта гасырларда Евразия империясе булуын тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Әлеге дәүләт Евразиядәге башка төрки мәмләкәтләрдән ким дә, әллә ни артык та булмаган.

Алтын Урда (яки Җүчи Олысы) Монгол империясенең бер кисәге буларак барлыкка килә, ул исә Чыңгызхан һәм аның варислары тарафыннан оеша һәм Иске Дөньяның зур бер өлешен Евразия белән берләштерә. Алтын Урда безнең планетада кешелек тарихында яшәгән империяләр арасында территория ягыннан иң зурысы булган дип санала. Мин үзем моңарчы Британия империясе иң зурысы булган дип уйлап йөри идем, әмма карталарны һәм квадрат чакрымнарны җентекләп өйрәнүче белгечләр исәпләве буенча, Монгол империясе чәчәк аткан чорында аннан да зуррак булганлыгы ачыкланган.

Әлеге дәүләт чыганакларда төрлечә аталган – «Татария», «Татар ханлыгы», «Урда» һәм башкалар. Россиядә XVII йөздән «Алтын Урда» атамасы өстенлек алган. Әмма аның чын татарча атамасы да бар – Өлуг Улус, турыдан-туры тәрҗемәсе «Бөек дәүләт». Тарихи әдәбиятта тора-бара Алтын Урда яки татар теленә якын булган, анда хакимлек иткән нәсел исеменнән ясалган «Җүчи Олысы» дигән исем белән кереп калган.

Бу төрки-мөселман дәүләте белән Чыңгызхан нәселеннән чыккан ханнар идарә иткән, төгәлрәк итеп әйтсәк, аның олы улы Җүчинең нәсел дәвамчылары нәселеннән булганнар. Башка бик күп урта гасыр дәүләтләрендәге кебек, Урдада феодаль дәүләтләргә хас булганча, тулы социаль структура оешкан була. Аның нигезен кырыс кланнар системасы буенча берләшкән хәрби-йомышлы татарлар сословиесе тәшкил иткән. Хакимлек итүче дүрт төп иң зур клан үзләренең юлбашчылары – карачибәкләр аша хәрби-сәяси һәм административ хакимиятне үз кулларында тоткан. Нәкъ менә шул карачибәкләр ханны ак киезгә утыртып күтәргәннәр. Ханны тәхеткә империянең иң затлы бәкләреннән оешкан корылтай утырткан. Үзенә бер төрле феодаль демократия. Карачибәкләр аша хан дәүләтнең бөтен территориясе белән идарә иткән, аларның сугышчылары ярдәме белән күрше дәүләтләр, фетнәчеләргә каршы яулар алып барган. Әлеге татарлар – хәрби-йомышлы аристократия хакимиятнең үзәгендә булып, дәүләтнең кодрәтен булдырган.

Илнең салым түләүче халкын җир эшкәртүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр тәшкил иткән. Аларның күпчелеге мөселман булып, төрки телдә сөйләшкәннәр. Бу телне иске татар теле дип тә атап була. Нәкъ менә шул тел нигезендә Җүчи Олысында әдәби татар теле килеп чыккан. Бу телдә күренекле галимнәр һәм шагыйрьләр – Сәйф Сараи, Котб, Хәрәзми, Мәхмүт Болгари һәм башкалар иҗат иткән.

Бу бөек дәүләтнең тормышы һәм хуҗалык үсеше нигезе нәрсәдән гыйбарәт була соң? Нәрсә хисабына шулай гөрләп чәчәк аткан? Озак вакыт Алтын Урда күрше дәүләтләргә һөҗүм итеп, аларны талау исәбенә яшәгән дип саналды. Россия һәм совет тарихчылары еш кына аны туры мәгънәсендә «паразит» дәүләт дип атады, имеш, аның байлыгы күршеләрен талау хисабына тупланган. Әмма мондый караш бер моментны исәпкә алмый – әгәр кемне дә булса талыйлар икән, аннан тагын да алырлык әйбер калмый.

Талау – ул вакытлы гамәл, һәрвакыт уңышлы да булмый, талау хисабына байлык туплау мөмкин түгел. Ачыктан-ачык талау белән генә шөгыльләнеп, бер генә дәүләт тә үзен асрый алмый. Евразия археологиясен һәм тарихын өйрәнү барышында шул ачыкланды: Монгол империясе, соңрак исә Алтын Урда да күпләгән сәүдә юллары киселешендә бик уңайлы урнашкан була. Беренче чиратта, әлбәттә, Кытайдан Урта Азиягә чаклы сузылган, Кара диңгезнең төньяк портларына баручы Бөек Ефәк юлы. Тагын берсе – Идел-Балтыйк юлы – Төньяк Европаны Шәрык илләре белән тоташтырган. Кавказ юлы Идел буен Кавказ арты белән бәйләгән. Әлеге сәүдә юллары товар сату-алу, товар ташу өчен процентлар җыю хисабына Җүчи Олысы хакимнәренә бик күп табыш китергән. Әмма иң мөһиме башкада.

Нәкъ менә шушы дәүләт сәүдә юлларына яңалык кертә – һәр күчеш урынында шартлар тудыра, кәрваннарны саклауны, ямчылар хезмәтен оештыра. Җирле халык кәрван-сарайга хезмәт күрсәтә, азык-төлек запасы туплый, атларны асрый, йөк һәм кешеләрне ташучы ямчылар белән тәэмин итә. Аңарчы Евразиянең бу җирләрендә мондый хәл булмаган. Территорияләр үзара чикләр белән бүленгән, аларда төрле акча һәм салым системалары эшләгән. Әлеге сәүдә структурасын (кайбер детальләрен һәм вакыт аермасын исәпкә алмаганда) хәзерге Россиядә федераль трассалар белән чагыштырып булыр иде. Трассаларның буеннан-буена инфраструктура булдырылган – кунакханә, ашханә, кафелар, ягулык салу, техник хезмәт күрсәтү станцияләре һәм башкалар. Ул вакытта да һәр сәүдә юлы буенча инфраструктура үсеш ала, анда авыл-бистәләр оеша. Болар барысы да, әлбәттә, дәүләткә зур табыш китергән, сәүдә һәм һөнәрчелек кенә түгел, шәһәр челтәренең үсешенә дә йогынты ясаган. Азык-төлек, төрле файдалы товарлар җитештерү киңәйгән.

Идел буе Болгар дәүләте җирләрендә казу эшләре алып барганда, мәсәлән, без кытай фарфоры, сирия пыяласы, Иранның бакыр савытлары һәм Һиндстанның алтын акчаларына тап булабыз. Бу табылдыклар – әлеге сәүдә юллары буенча Идел буена килеп ирешкән хәзинәләрнең бик аз өлеше генә әле. Бөек Ефәк юлының бер өлеше, күрәсең, Самара өлкәсенең Камышлы районы тирәләреннән узгандыр, чөнки Урта Азиядән Болгар шәһәренә һәм Болгар Олысына юл нәкъ менә шуннан уза.

Илнең берләшүенә хезмәт иткән тагын бер мөһим фактор – Җүчи Олысы территориясендә сәүдә әйләнешен тәртипкә салучы бердәм акча-үлчәү системасы, акча җыю һәм хокук актлары системалары кертелү. Шәрыктан китерелгән товарлар өчен Европа үзендә артыгы белән тулып яткан бердәнбер товар – көмеш белән түләгән. Алтын Урдага агылган бу көмеш агымның аз проценты гына илдә калган дип санасак та, бик күп табыш турында сүз бара, миллионлаган тәңкә, йөзләгән тонна көмеш белән исәпләнә. Бу көмештән Җүчидә тәңкәләр коялар, ул акча дәүләт буенча тарала. Шунысы кызык, ханлыктагы беренче тәңкәләр XIII йөз уртасында Болгар шәһәрендә коелган. Кытай белән Европадан кала беренче булып, Алтын Урда акчасыз исәп-хисап системасын – вексель сәүдәсен гамәлгә ашырган. Кеше бер шәһәрдән икенчесенә барганда үзе белән вексель алып, аны чын көмеш тәңкәгә алыштырып, яшәренә һәм товар алырга тота алган.

Дәүләт хакимияте, ягъни бердәм идарә системасыннан башка мөмкин булмый. Чиновниклар үзләренә бирелгән грамоталар ярдәмендә илнең теләсә кайсы ягында кирәкле товар алу, дәүләт хакимияте йөкләгән башка эшләрне башкару хокукына ия була. Документта шундый язу да бар: «Хан әмеренә каршы килүче юкка чыгарылачак». Дипломатик документлар урынына ярлыклар – дипломатик нота һәм юлламалар бирелгән. Болар – Евразиядә урта гасырлардан бирле мәгълүм булган беренче дәүләт документлары.

Түбән Идел буе Алтын Урданың үзәген тәшкил иткән. Археологларның ачышлары ярдәмендә без мөселманнар, беренче чиратта төрки халыклар тыгыз урнашып яшәгән территорияне күз алдына китерәбез. Бу җирләрдә игенчелек чәчәк аткан.

Элеккерәк тарихчылар Алтын Урданы күчмә халыклар дәүләте буларак күзалласа да, чынлыкта ул шәһәрләр һәм игенчелек белән шөгыльләнүче халыклар дәүләте булган. Түбән Идел буенда төрле һәйкәлләр, объектларның күплеген күзәтәбез. Биредә зур шәһәрләр яшәгән, дәүләтнең башкаласы – чама белән 75 мең халкы булган Сарай шәһәре дә шушында урнашкан була. Чагыштыру өчен, 1900нче елларда Россия империясендә халкы 100 меңнән арткан шәһәрләрнең саны нибары 12 генә була. Алтын Урдада исә бары Идел буенда гына да кимендә биш шундый шәһәр булган. Россия империясе халыкның мондый тупланыш дәрәҗәсенә нибары 1900нче елларда гына ирешә алган. Төрле исәпләүләр буенча Идел буенда якынча 2-3 млн кеше яшәгәнлеге билгеле. Шәһәрдә яшәүче һәм игенчелек белән шөгыльләнүче халыкның исәбе теләсә кайсы күчмә халыктан ике-өч тапкыр күбрәк булган.

Түбән Идел буенда шәһәрләрнең кискен үсеш алуы шәһәрләрдә генә түгел, гомумән, бөтен территория буенча хуҗалык итүне үзгәртеп коруга этәрә, чөнки шулкадәр күп шәһәр халкының тамагын да туйдырырга кирәк була бит әле. 75 мең халкы булган бер шәһәрне икмәкле итү өчен кимендә 50-70 мең тонна икмәк кирәк булган. Ә бу икмәкне кайдадыр җитештерергә кирәк бит. Шуңа да урта Идел буеның киң территориясендә игенчелек зур үсеш ала, яңа җирләр үзләштерелә һәм эшкәртелә.

Хәзерге вакытта Камышлы районы Алтын Урда чоры һәйкәлләреннән читтә калып килә. Бу факт археологларның әлеге территорияләрне җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәве турында сөйли. Монда бик җитди ачышлар ясарга мөмкин дип уйлыйм, бәлки бу ачышлар хәзерге тарихи картинага үзгәрешләр дә кертер иде. Без Камышлы районында Алтын Урда һәйкәлләренә дә тап булырга мөмкинбез. Әмма кайбер мәгълүматлардан күренгәнчә, Сок һәм Кондырча елгаларының үрге агымы буйларында игенчеләр һәм терлекчеләр гомер иткән.

Иң мөһиме – сәүдә, һөнәрчелек үсеше, ислам диненең таралуы халыкның белемгә омтылышын арттыра, мәдрәсә һәм мәктәпләр системасы барлыкка килә. Бу уку йортларында җәмгыятьнең төрле катлауларыннан чыккан төрле кешеләр белем алган. Алар барысы да төрки (иске татар) телендә сөйләшкән һәм язган. Билгеле бер вакыт җиткәч, халыкның белем дәрәҗәсе үсү мәдәният үсешенә ихтыяҗ тудырган, язма иҗат, язучылык барлыкка килүгә этәргән. Күчмә халыклар китап язу белән шөгыльләнми, үзеннән соң язма мирас калдырмый. Бары тик алга киткән, бай дәүләтләргә генә хас бу. Шулай итеп, Җүчи Олысында иң зур һәм мөһим мәдәни казаныш – төрки әдәбият үсеш алуы бөтендөнья төрки-татар цивилизациясе тарихына иң якты битләрнең берсе булып кереп кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100