Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Измайлов: «Россия дәүләте почта хезмәтен Алтын Урда үрнәгендә оештыра»

14-16 декабрьдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында VII Халыкара Алтын Урда форумы булды. Форумның пленар утырышында Тарих институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Алтын Урданың өч гасырга якын яшәү серен аңлатты.

news_top_970_100
Искәндәр Измайлов: «Россия дәүләте почта хезмәтен Алтын Урда үрнәгендә оештыра»
Искәндәр Измайлов
Салават Камалетдинов

VII Халыкара Алтын Урда форумында катнашырга Россия төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Симферополь шәһәрләреннән тыш, Казахстан, Төркия, Израиль дәүләтләреннән дә Казанга галимнәр килде. Фәнни чарада катнашкан «Интертат» хәбәрчесе Искәндәр Измайлов чыгышының тезислары белән уртаклаша:

Алтын Урда турында Евразия тарихында «гадәти яшәешне туктаткан, үсешне юкка чыгарган, цивилизацияне еракка артка этәргән җәһәннәм» дигән фикер хөкем сөрә. Тарих дәреслекләреннән Алтын Урданы сурәтләгән рәсемнәр җыйдым. Аларга варвар дәүләт, күчмә җәмгыять образы салынган. Без, тарихчылар, мондый карашка ышана алмыйбыз. Безгә чынлыкта нәрсә булганлыгын ачыкларга кирәк.

Җүчи Олысы (Алтын Урда) Чыңгызхан һәм аның нәсел дәвамчылары төзегән Монгол империясенең бер өлеше буларак барлыкка килә. Бердәм империя озак яшәмәгән, дип исәпләнсә дә, ул – Җир йөзендәге иң зур империя. Шундый кыяфәттә ул 50 елга якын яши. Мәсәлән, инглизләр әйткәнчә, беркайчан да кояш баемаган Англия колониаль империясе дә (Җир шарының ике як ярымшарында да колонияләре булган), 40 елга якын гына яши. 1918 елда ул иң зур формасын ала, ә инде 1948 елда таркала – Австралия, Һиндстан, Канада аның составыннан чыга. Александр Македонский империясе аның үлеменнән соң 1 көн дә яшәми – императорның диадохлары (полководецлары) тарафыннан бүлгәләнә.

Империяләрне нәрсә яшәтә? Македонский үлгәннән соң, аның империясе шундук таркалган, ә Чыңгызханның империясе шактый озак яши әле. Алтын Урданы карасак, ул 300 елга якын тора. Күчмә тормыш алып барган империя озак яши алмый. Чыңгызханга якын шәхесләрнең берсе, Кытай императоры Елюйның нәсел дәвамчысы: «Империяне атта утырган килеш төзеп була, ә идарә итеп булмый», – дигән.

Алтын Урда аттан яисә корал көче белән идарә ителсә, яши алмас иде. Моны аңларга кирәк. Димәк, башка механизмнар булган.

Әйдәгез, бу механизмнарны карыйк.

Монгол империясенең социаль структурасы төгәл оешкан була. Хәрби-йомышлы сословие аның тотанагы исәпләнә. Хәрби-йомышлы сословие белән идарә итү өчен, аның вәкилләре ханга лояль булырга, буйсынырга тиеш. Буйсындыру ярлык бирү аша эшләнә. Һәр җир биләүченең, хәрби-йомышлы сословие вәкиленең хокуклары һәм вәкаләтләре ярлыкта билгеләнә. Ярлыкны көчләп буйсындыру коралы дип түгел, ә ханнан вәкаләтләр алу мөмкинлеге дип аңларга кирәк.

Идарә системасы язма мәгълүмат алмашу системасыннан башка эшли алмый. Һәр биләмә турында мәгълүмат язылып бара, чөнки аннан башка ярлык биреп булмый. Реестр китаплары, дәүләт системасында кәгазь әйләнеше урта гасырларда булган.

Үзәк белән биләмәләр арасында кәгазь әйләнешен тәэмин итү өчен юллар челтәре кирәк. Озак еллар яшәгән Рим, Кытай һәм Фарсы империяләре дә юллар челтәрен булдыруга зур игътибар биргән. Юл инфраструктурасыннан башка мәгълүмат алмашуны бүген дә, борынгы заманда да күз алдына китереп булмый.

Эре мегаполислар арасында археология һәйкәлләре чылбыры саклануы юллар системасы булганын аңлата. Харәзмнән Сарайга кадәрле юл бүген дә бар. Һәр 30-50 километр саен, ташландык хәлгә әверелгән булса да, кәрван-сарайлар тора. Шушындый юллар системасы бөтен Алтын Урдада булган.

Мәгълүмат һәм документлар алмашуны тәэмин итү өчен, дәүләт тарафыннан ям хезмәте оештырыла. Кәрван-сарайлар тирәсендә яшәүчеләр ям хезмәтендә эшләүчеләргә хезмәт күрсәтә. Россия дәүләте ям хезмәтен Алтын Урда үрнәгендә оештыра. Тарихта, Россия почтасына XVI гасырда нигез салынган, диелә, ләкин бу дөрес түгел. Чынлыкта, аның тарихы XIII гасырдан башлана.

Рим империясе дипломаты Сигизмунд фон Герберштейн Россиянең ям хезмәтенә соклану белдереп: «Бөек князь почтасы ярдәмендә мин Новгородтан Мәскәүгә 72 сәгатьтә барып җиттем. Хезмәтчеләремнең берсе 52 сәгатьтә барган. Бу – сокландыргыч. Европада мондый тизлек бер җирдә дә юк», – дип XVI гасырда язып калдырган. Чыннан да, урта гасырларда Европада дәүләт почтасы булмаган. Корольләрнең хат ташучылары булган, ләкин теләгән кеше аны куллана алмаган.

Ям хезмәте өчен төзелгән юллардан сәүдә кәрваннары да йөри башлый. Алтын Урдада товар әйләнеше зур булган. Тарихчы һәм нумизмат Андрей Пономарев, Көнчыгыш Европада әйләнештә якынча 5 млн көмеш дирхәм йөргән, дип исәпләгән. Алтын Урдага кадәр 300 ел алда Көнчыгыш Европада көмеш акчалар бөтенләй булмаган. Алтын Урда чорына караган һәр археологик һәйкәлдә көмеш дирхәмнәр табыла.

Алтын Урда территориясе аша Кытайдан Европага Бөек Ефәк Юлы узган. Аннан товарлар шулкадәр күп үткән ки, 4 процент күләмендәге салым дәүләткә 5 млн көмеш дирхәм тупларга мөмкинлек бирә.

Чыңгызханның нәсел дәвамчылары халыктан күпме салым җыярга мөмкин булуын кайгырта. Моның өчен 1250 елларда бөтен Монгол империясе буенча халык санын алу башлана. Керем алырдай барлык биләмәләр дә исәпкә алына. Россиядә XV-XVII гасырларда булган «писцовые книги» да – Алтын Урда мирасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100