Искәндәр Биктаһиров җырлары
24 декабрьдә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров 72 яшендә вафат булды. «Интертат» мәшһүр артистның җырларын туплады.
Искәндәр Биктаһировның репертуарында йөзләгән җыр бар. Ул 1975-1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981-1995 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләренең берсе иде. Җырчы казах, башкорт, үзбәк, төрек, таҗик, итальян, инглиз, рус җырларын да яратып башкарган.
«Кердем карурманнарга»
«Ак яулыклы әнием»
Наил Касыймов сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе
Чәчләреңә япкан ак яулыгың
Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.
Ак яулыгың төсле ак күңелең,
Саф күңелең чагыла күзеңдә.
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә –
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син – якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,
Югалттың шул инде саулыгың.
Кара кайгыларны күрсәң дә син,
Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә –
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син – якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
«Чын ярату»
«Ак каеннар шаулый болында»
«Җир әйләнә, җыр әйләнә
Искәндәр Биктаһиров көе, Лена Шакирҗанова сүзләре
Таныштырды, кавыштырды
Безне яңа җыр, иркәм.
Мәхәббәт канатларында
Очып әйләник икәү.
Җир әйләнә, җыр әйләнә,
Без дә әйләник әле.
Мәхәббәт җепләре белән
Мәңге бәйләник әле.
Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый берләшеп,
Парлашып биик, әйдә!
Җир әйләнә, җыр әйләнә,
Без дә әйләник әле.
Мәхәббәт җепләре белән
Мәңге бәйләник әле.
Бу җыр безне, һәммәбезне
Дәшеп тора биергә.
Мәхәббәт канатларында
Очсак иде гомергә.
Җир әйләнә, җыр әйләнә,
Без дә әйләник әле.
Мәхәббәт җепләре белән
Мәңге бәйләник әле.
«Шахта»
«Әрәмә»
«Кашыңның каралары»
Кашыңның каралары ла,
Карлыган каралары.
Без үзебез аерылмадык,
Без үзебез аерылмадык –
Табигать аралады.
Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем.
Күзләреңнән серең алдым,
Күзләреңнән серең алдым –
Син бит шуны сизмәдең?!
Утырып пар атларга ла,
Киттең кай тарафларга?
Сагышларымнан нишләрмен,
Сагышларымнан нишләрмен –
Килми сәлам хатлар да.
Башымны салдым салларга,
Чайкалдым елгаларда.
Аерылгач җиңел түгел,
Аерылгач җиңел түгел
Яшәргә дөньяларда.
«Имәннәр шаулый»
«Алтын алка»
«Ай-зар гизәм»
«Гармун-гармун»
Гармун, гармун, гармуннарның
Алтын-көмеш телләре.
Урамнарда берәү йөри,
Абау ла, гармуннары.
Ник моңая гармуннары,
Әллә бармы моңнары?
Гармун, гармун,
Гармун, гармун шул.
Моңаюның шул сәбәбе:
Төшкән гармун сәдәбе.
Кызлар белән танышырга
Шул булмасмы сәбәбе?
Сайрашырга тел булсын.
Егет әйтә, тиң булсын, дип,
Кызлар әйтә, үз булсын, дип,
Биргән сүзләр – сүз булсын, дип.
Гармун, гармун, гармун,
Гармун, гармун.
«Сәлам әйт, җил»
«Мәдинәм, гөлкәем»
«Зөя сулары»
Зөя сулары бик тирән,
Карап күзләрем тала.
Хатка язып сүзләр бетми,
Бик күп сүзләрем кала.
Безнен Зөя басуыннан
Алсу гөл өздем сиңа.
Алсу гөлем – саф күңелем
Бүләк итәм мин сиңа.
Уйнап җибәр гармуныңны,
Дуслар җыелган бергә.
Безнең Зөя көйләренә
Күгәрчен кебек гөрлә.
Безнең татар көйләренә
Күгәрчен кебек гөрлә.
«Өнсә»
«Нурия»