Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Искәндәр Биктаһиров концертларга чакыру турында: «Көтәләр ди, орып бирәләр!»

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров үз йорты белән Казан үзәгендә яши. Алмагачлар шау чәчәктә утырган чак. Легендар җырчы бүген дә формасын югалтмый, тавышы элеккечә күркәм. Хуҗа 70 яшен тутырган димәссең!

news_top_970_100
Искәндәр Биктаһиров концертларга чакыру турында: «Көтәләр ди, орып бирәләр!»
Рамил Гали фотосы

 

Искәндәр Биктаһиров яшьлегеннән аерылмыйча яши кебек. Чөнки туган ягы – Чирмешән районының Чыгтай авылы белән араны һич өзми. Туган нигездә хәзер бертуган энесенең гаиләсе яши, «Мәдәни җомга» журналисты җырчы янында кунакта булды. 

Фото: © "Мәдәни җомга" газетасы

– Әти-әни 12 бала таба! Дүртесе бер яшькә җиткәнче үк вафат була. Сигезебез исән-сау үстек. Нәселдә җырчылар күп. Абыйлар баянда уйнады. Сәнгатькә һәвәслеге зур булгач, әти дә гармунда уйный иде. Әтинең төсе булып калган гармунда уйнаганнарым әле дә истә. Кечкенә чагымда аның яныннан китмәдем. «Арча көйләре»н сузып җибәрүе була, тизрәк әти янына йөгерәм.

Чирмешән ягында аш бүлмәсен «почмак» дип йөртәләр. Әни шунда нидер эшли, үзе җырлый. Салих Сәйдәшевнең «Өмә көе»н көйләгән икән. Соңыннан, сәнгатькә килгәч кенә, нинди җырлар башкаруын аңладым. Авылда барысын да белеп бетермисең бит. Әнинең моңлы тавышына соклана идем. Гөлсем Сөләйманованың тавышы аны хәтерләтә.

Әти-әнинең кайчан ашаганнарын да күргән булмады. Сигез балага ничек ризык әзерләп, ничек киендереп бетергәннәрдер? Үз-үзебезне аклау өчен чират буенча көтү көтәргә йөрдек. Урманга гөмбәгә дә! Кычыткан җыеп, аны киптереп тапшыра идек. Әз-мәз булса да, акча! Аңа китап-дәфтәр ала идек.

Әнием 96 яшен тутырып китте. Үз акылында иде. Урын өстендә авырып та ятмады. Әни ничек барысына да өлгерә иде икән?! Апаларым сөйләве буенча, ул һәр сайгак, һәр почмакны чиста итеп тоткан. Без күп булгач, әни ипине дә тау-тау өеп сала иде. Чүпрәсе дә әйбәт булгандыр, анысын да үзе ясый бит! Шикәр чөгендерен гектар-гектар итеп эшкәртергә бирәләр иде. Көз көне тапшыргач, шикәр белән дә, акчалата да биргәннәре истә. Эштә чыныгып үскән гади авыл балалары инде без, – дип үскән елларын искә ала Искәндәр Биктаһиров.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Казанга тартылу 

Гап-гади авыл егетенең халык артисты дәрәҗәсенә ирешүе дә зур тырышлык билгеседер. Үҗәтлек тә ярдәм иткәндер. Казанга килү тарихы да бормалы. Авылдан туры Казанга түгел, ә юллар аны Лениногорск шәһәренә китерә. Анда бертуган апасы Җәмилә яши. Искәндәр слесарь булып эшкә урнаша. Шәһәрдә теркәлеп, армия сафларына китә. Элек авылдан чыгып китәргә авыр булганга, шәһәргә китеп теркәлә торган булалар.

Карелиянең Петрозаводск шәһәрендә хезмәт итеп кайта да, Лениногорскидагы авиация заводына эшкә урнаша. Нефть һәм газ сәнәгате институтының кичке механика бүлегендә укый.

– Заводта эшләгәндә җырлый башладым, – дип искә ала җырчы.

– Үзешчән коллективта шөгыльләндем. Авыллардагы сәхнәләргә чыктык. Берсендә Казаннан заводка эш сәфәре белән килгән җитәкче: «Искәндәр, сиңа Казанга җыр һәм бию ансамбленә барып карарга кирәк», – диде. 3 курсны тәмамлаганнан соң Казанга киттем бит! Мәскәүгә китеп уку мөмкинлеге дә бар иде, әмма барыбер Казан үзенә тартты. Татарстан башкаласына сәнгатькә якынаермын дигән уйлар белән килдем. Әгәр дә җырчы булмасам, барыбер сәнгать өлкәсен сайлар идем. Казанга химия-технология институтына документларымны тапшырдым. Читтән торып уку бүлегенә укырга кердем.

Казанга килгән елны җыр-бию ансамбленә бик күп яшьләрне кабул иттеләр. Йөзләгән кеше җыелган. Бөтен егетләрне тезеп бастырдылар. Алмаска да тырышканнар иде. Чөнки эшләгән заводта бик күп хезмәт хакын ташлап килгәнмен. «Шуның кадәр хезмәт хакын калдырып, монда 60 сумга киләсеңме?» – диделәр. Укуымны дәвам итәчәкмен дигәч, алдылар. Нәтиҗәдә, бергә кергәннәр арасыннан мин беренче халык артисты булдым. Мактанмыйм, бу – бары тырышлык нәтиҗәсе.

Балаларың әйле-шәйле йөрсә...

Уңышка ирешкән һәр ир-ат артында зирәк, акыллы хатын-кыз торганын беләбез. Факия ханымның да роле зур була. Заманында ул шәфкать туташы булып эшли. Ире белән бергәләп Сәйдәш, Ихтыяр исемле ике ул үстерә. Бүгенге көндә Факия ханым лаеклы ялда, оныклар үстерешергә ярдәм итә.

– Факия сәнгать кешеләре белән аралаша, бөтен татар артистларын белә иде. Шуннан сөйләшеп киттек. Безнең өйдә һәрвакытта да милли рух хөкем сөрде. Факия татар ашлары пешереп каршы алды, балаларны үстерде. Хәтта мин аны 10 ел эшләтмәдем, шулай теләдем. Чөнки артист буларак та танылган идем, бик күп кеше белә. Ә шулвакытта балаларың әйле-шәйле йөри башласа, нәрсә була?! Тәртипле үссеннәр дигән уй белән хатынны өйдә утырттым. Элек бит без айлар буе гастрольләрдә йөрдек.

Хәзер инде олы улыбыз Сәйдәшнең үз гаиләсе бар. Г.Камал театры артисткасы Гөлчәчәк Гайфетдинова белән 8 яшьлек Саҗидә, 6 яшьлек Җәннәт исемле онык­ларыбызны үстерәләр. Кече улыбыз Ихтыяр әле өйләнмәгән. Балет биючесе булырга укыды. Мәскәүгә дә җибәрдек. Әмма биисе килми башлады. Хәзер башка юнәлештә эшли. Сәйдәш заманында төрек лицеен тәмамлады. Төрек телен бик яхшы белә. Тәрҗемәче булып эшли. Төрек футболчысы Карадениз белән дә хезмәт куйды, хәзер башка төрек белән эшли. Дөресен әйтим: ике улымның да сәнгать юлыннан китүен теләдем. Югыйсә, Сәйдәш тә Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган иде. Элегрәк аппаратура куеп, бик җайлы гына минем белән гастрольләрдә йөрделәр. Үз теләкләре белән сәхнәгә чыгып, җырладылар, биеделәр дә.

Бүген инде сәхнәгә тартылу юк. Мин аңа да риза. Хәзерге эшләре үзләренә ошый икән, без, ата-ана, риза булып яшибез. Иң мөһиме – үзләре, балалары сау-сәламәт булсын гына дибез.

Муса Җәлил белән таныш разведчик

– Кайсы ел икәнен төгәл хәтерләмим. Ул вакытта «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире Харис Әшрәфҗанов иде. Редакциягә бер төркем кешеләр килеп керде. Мин дә шунда. Затлы гына киемле, өлкән яшьтәге бер кеше турында «Ул Муса Җәлил белән бергә төрмәдә булган», - диделәр. Алексей Иконников! Бөтен әйберне дә сөйләп бетерми, разведчик булган, ахры. Муса Җәлил аның үзен белгәнме? Әмма ул аның Муса Җәлил икәнен белгән. Соңрак Муса Җәлил йортына Әминә Җәлилова оныклары белән килгәч тә, шунда сөйләп, җырлап уздым да, каршымдагы Рафаэль Мостафин: «Син күрдеңмени, беләсеңмени аны?!» – дип минем сүзләрне раслап куйды. Ул бит күп нәрсә белә. Муса Җәлилгә бөтен төрмә караучылары хөрмәт белән караган, ди. Бүлмәсен чиста тоткан. Аны әллә кайларга алып китеп, матур тормыш күрсәтеп, Берлин буйлап йөрткәннәр. Рес­тораннарда татар бәлешләре пешереп ашаталар иде, ди. Менә шулай Җәлил белән аралашкан Алексей Иконников белән аралашырга туры килде, – дип сөйләде халык артисты.

Рудольф Нуриевның әнисе белән танышу: «Бу хатынның улы чит илгә качкан...»

Икенче истәлек биюче Рудольф Нуриевнең әнисе белән бәйле. Искәндәр Биктаһиров җырчы Римма Ибраһимова белән эшли башлагач, Башкортстанның Яркәй районына гастрольләргә чыгып китәләр. Мәдәният сараенда концерт биргәннән соң, берничә хатын рәхмәт әйтергә дип, артистлар янына җыелыша.

– Көн кояшлы иде, – дип исенә төшерә җырчы. – Берничә ханым арасында аллы-гөлле зур яулык бәйләгән бер апа басып тора. «Бу хатынның улы – бик танылган биюче, чит илгә качкан», – дип әйтеп куйды берсе. Ул вакытта сүзнең мәгънәсен аңламадым да. Гастрольдән кайт­кач кына, качакның Рудольф Нуриев икәнен әйттеләр. Элек илен ташлап качкан, дигән сүз бар иде. Әнисе әллә Яркәйгә кайткан булган. Чыгышы буенча Казан татары, монда үскән, диләр. Ире Хәмит абзый Башкортстаннан.

Мамык җыйган Мәмләкәттә кунакта

Нигериядә, Сенегал, Төркия, Урта Азия республикаларында, АКШта, Италиядә җырлап, андагы милләттәшләребезгә татар моңын тараткан Искәндәр Биктаһировның антиквар әйберләр яратуын күпләр белмидер дә. 2013 елда салып кергән өендә затлы әйберләргә урын мул бирелгән. Дивар сәгате, көзге, өстәл, картиналар кебек өй җиһазларын ул антиквар кибетләрдән сатып алган. Көзгенең пыяласы бераз кырылу сәбәпле, аны яңага алмаштырган. Ул «кешедән калган начар энергетика» дигән нәрсәгә ышанмый. Шуңа да андый әйберләрне курыкмыйча өенә алып кайта.

– Таҗикстан якларында мамык җыю буенча иң алдынгылардан булган, кыска гына буйлы Мәмләкәт Нахангова дигән бер апа бар иде. Язучы Мәхмүт Хөсәен белән Артекта очрашканнар. Мәмләкәт апаны Казанга чакырып алганнар. Аның белән аралаштым. Аңа багышлап җыр яздырганнар, имеш. Сүзләрен Мәхмүт Хөсәен язган. Мәмләкәт апаны Казанга ни өчен чакыр­ганнарын белмим. Шуннан без дә Таҗикстанга гастрольгә бардык. Ул апаның телефонын алган идек, өендә кунак булырга туры килде. Кара агачтан сырлап эшләнелгән өй җиһазы, диварда борынгы картиналар эленеп тора. Арада нәни Мәмләкәтне Иосиф Сталинның алдына утыр­тып сурәтләгән картина бар! Заманында Мәмләкәт апаны Сталин шәхсән үзе кабул иткән булган. Сугышка кадәр үк булган хәл, күрәсең, – дип бәян итте миңа әңгәмәдәш.

 

Фото: © Рамил Гали

Барысына да шоу-бизнес кирәк!

Җырчыны борчуга салган нәрсәләр дә бар. Искәндәр Биктаһиров үзең теләгән җырларны барлык концертларда җырлап булмавына шакката. Чөнки «Әллүки», «Тәфтилләү», «Зиләйлүк»ләрне музейга гына барып җырлый диярлек. Моның белән килешмичә, Габдулла Тукайның гаять зур әсәрләрен үз концертларында да җырларга ниятли. Шулай ук Сара Садыйкованың кайбер әсәрләрен тамашачыга ишеттермичә җаны түзми.

– Хәзер кешеләргә озын көйләр кирәк түгел бит, күңел ача торган җырлар гына тыңлыйлар! Барысына да шоу-бизнес кирәк!концерт оештыручы режиссёрлары да озын җыр белән сузма әле дип, әйтеп тора! Барысына да дәртле җыр кирәк. Әлбәттә, андый җырларым да бик күп. Тамашачы белән милли җырлар аша аралашырга кирәк. Халык көйләрен тупламыйча булмый!

Бүгенге көндә дә берничә халык җыры таптым, алар чиратта тора. Аннары элеккеге җырларны заманчалаштырып җырлауга да уңай карыйм. Милли тембрың, сөйләмең белән күтәреп чыга ала аласың икән, димәк, булдырасың!

Татар эстрадасында шоу эшләр алдыннан, милләт дигән төшенчәне онытмасыннар иде. Беренче чиратта, милләтне кайгыртырга кирәк. Безнең бурычыбыз – татар милләтен саклау! Җиңел җыр белән генә давыл кузгатып булмый. Җырның мәгъ­нәсе – безгә иң мөһиме!

Әңгәмәбез ахырында җырчының бүгенге чыгышлары белән дә кызыксындым.

– Сезне концертлар белән бөтен җирдә дә көтәләрдер инде?

– Көтә, ди, орып бирәләр! Хәтта Сабантуйларга да эләгеп булмый. Үзең тыкшына башласаң, сезне яхшы беләбез, җавап бирербез дип әйтәләр дә, ахырда бер кырыйда торып каласың. Район Сабан туйларына да эләккәнем юк.

– Чирмешән Сабан туена дамы?

– Чирмешәннәргә мин бөтенләй кирәк түгел! Өч ел элек катнашкан идем, анда да үзем сорап! Валлаһи, аптыраш. Югыйсә, Президент мине зурлап машина да бирде, юбилейлар оештырырга да ярдәм итә. Заманында Шәймиев тә зур фатирлар биреп калдырды. Аларга мең шөкер! Ә Чирмешән районында шундый тенденция элек-электән килә, сәнгать кешеләренә хөрмәт бөтенләй юк. Юбилей белән котлап, хәтта районның мәдәният бүлегеннән сыңар телеграмма да сукмадылар! Калган хәлне үзегез чамалагыз.

Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы 1951 елның 12 октябрендә Чирмешән районы Югары Чыгтай авылында туа. 1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982-84 елларда Казан консерваториясендә Зөһрә Хисмәтуллина классында белем ала.

1975-81 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981-95 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист-вокалисты, 1995 елдан Казан шәһәр филармониясе солисты.

Җырчының репертуарында татар халык җырлары (шул исәптән Г. Тукай шигырьләренә) мөһим урын алып тора. И. Биктаһиров үз иҗатында, татар халык җырларының үзенчәлеген тирәннән аңлап, аларны башкаруда яңа алымнар эзли; аңа фольклор музыкасының бөтен нечкәлеген тоеп, халык лирикасын күпьяклап ачу сәләте хас. 

Татарстанның халык артисты.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июль 2022
    Исемсез
    Беләбез, күрәбез...Ләкин киенергә өйрәтегез әле үзен, бәлки берәр стилист ярдәм итәр! Шушы "спецовкасы" белән йөрмәсен инде! Акчасы юкмы әллә?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100